XIX гасырда хаҗга юл ачкан татар генералы турында фильм Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк
Бүген, 26 ноябрьдә, Мәскәүдә дәүләт һәм мөселман өммәте алдында зур казанышларга ия, әмма киңкүләм танылмаган шәхес турында “Мәккәгә юл. Абдулазиз” фильмы тәкъдим ителәчәк. Фильм Мәскәүнең мәдәни-мәгърифәтчелек һәм күңел ачу үзәгендә күрсәтеләчәк. Хәрби разведка генералы Абдулгазиз Дәүләтшин кем ул – аның шәхесе турында “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә фильм идеясе һәм сценарий авторы Әхмәд Макаров сөйләде.
Режиссеры Абдулла Исса булган әлеге фильм мөселман җәмгыятенә зур өлеш керткән Россия хәрби разведкасы җитәкчеләренең берсе – Абдулгазиз Дәүләтшин турында. Ул – Габделнасыйр Курсави укучысы Дәүләтша ишан, Оренбургта Кәрван-Сарай төзүчесе Абдулла Дәүләтшин улы. Презентация чарасы Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәрҗани фондының Исламны өйрәнү үзәге ярдәмендә узачак.
“Дәүләт алдында хәрби тәрҗемәчеләр институты һәм мөселман өммәте алдында мәчет төзетү, Хаҗга баруны чикләүне бетерү кебек казанышлары була торып, бу кешене бүгенге көндә белмиләр дә диярлек. Аның исемен төптән казып чыгарасы булды. Берничә фотография дә зур авырлык белән генә табылды. Шундый казанышлары булган кеше тар даирәгә генә билгеле. Минем максат – шушы фильм аша аның исемен популярлаштыру”, – дип белдерде Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Әхмәт Макаров.
Әңгәмәдәш Абдулгазиз Дәүләтшинның әтисе Оренбургта Неплюев кадетлар корпусында укытса да, аның Павловский кадетлар корпусын тәмамлаганын, аннан соң Каспий буенда комиссар булып хезмәт иткәнен билгеләп узды. “Хезмәт вакытында шушы ук Павловский кадетлар корпусын тәмамлаган Куропаткин дигән кеше Абдулгазиз Дәүләтшинга Россия мөселманнарының Хаҗ кылуы Россия империясе өчен куркыныч тудырамы дигән темага доклад әзерләргә куша. Ул вакытта штабс-капитан Абдулгазиз Хаҗ кылып, доклад яза – анда империя өчен бернинди куркыныч юк дигән нәтиҗә ясала. Доклад буенча фикер алышу өчен берничә генерал-губернатордан, министрдан торган комиссия төзелә. Докладтан чыгып, император Николай II тарафыннан имзаланган резолюция языла – бөтен чикләүләр бетерелеп, Хаҗ православие вәкилләренең Иерусалимда гыйбадәт кылуына тиңләштерелә. Күз алдыгызга китерәсезме – хаҗилар саны елына 1,5 меңнән 10-15 меңгә кадәр үсә. Бу Беренче бөтендөнья сугышына кадәр шулай була. 1900-1914 елларда якынча 100 меңгә кадәр кеше бер каршылыксыз хаҗ кыла алган”, – дип сөйләде Әхмәт Макаров.
Аннан соң Абдулгазиз Дәүләтшин Санкт-Петербургка күчерелә. Генштабның Азия департаментында хезмәт итә, тиз арада анда җитәкче урынбасары була. “Монда ул 1908 елда Санкт-Петербург Җәмигъ мәчетен төзү буенча попечительләр советы рәисе була. Попечительләр советы аңа кадәр дә гамәлдә булган. Бу мәчет төзү омтылышы аңа кадәр дә яалган, әмма нәтиҗәсе генә булмавы турында сөйли. 1913 елда мәчеткә беренче нигез ташы салына. Революциягә кадәр ул инде төзелгән”, – диде Әхмәт Макаров. Алга таба Дәүләтшин 1917 елда Генштабның Азия департаменты җитәкчесе итеп билгеләнә. Әхмәт Макаров әйтүенчә, Абдулгазиз Дәүләтшинның хәрби тәрҗемәчеләр институты проектының чишмә башында торганлыгы да ачыкланган.
Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, танылган дәгъватчы, мөфти Илдар хәзрәт Галәветдинов фильмның төп герое турында фикерләрен җиткереп: “Абдулгазиз Дәүләтшин Россия Империясендә тышкы разведка җитәкчеләренең берсе генә түгел, ул илгә һәм мөселман өммәтенә хезмәт итүнең иң яхшы үрнәген күрсәтүче дә. Аның Хаҗ турында докладыннан соң, хаҗиларның Мәккәгә бару хокуклары православие вәкилләренеке белән тигезләшә. Санкт-Петербургта хезмәт иткәндә ул беренче мәчет төзелешенә рөхсәт алуга ирешә. Шул вакыттан бирле мәчет төньяк башкаланың төп бизәкләренең берсенә әверелә. Кызганычка каршы, Абдулгазиз Дәүләтшин исеме бик тар даирәдә генә билгеле. Бүген мөселманнар өммәтебез өчен катлаулы вакытларда аның үсеше өчен бөтен көчен куйган геройларын белергә тиеш”, – дип белдерде.
Абдулгазиз Дәүләтшин 1861 елның 20 июнендә туган. Павлов хәрби училищесын, Генерал Штабның Николаев академиясен, Тышкы эшләр министрлыгының Азия департаменты каршындагы офицер курсларын тәмамлаган. Кавказ һәм Төркмәнстан хәрби округларында, Генераль Штабта хезмәт иткән. 1913 елда генерал-майор исеменә лаек булып, ул гарәп һәм төрек телләрен дә белгән. Бохара ханлыгы әмире Сәед Абдул-Әхәд-хан кулыннан аңа III дәрәҗә Алтын Йолдыз тапшырылган булган. Дәүләтшин, шулай ук, I дәрәҗә Изге Станислав ордены иясе. 1920 елда вафат булган.
Абдулгазиз Дәүләтшин мөселманнарны Россиянең бер өлеше дип әйтеп, “Россиядә мөселман дөньясы” төшенчәсе авторы булган. Аның өчен Россия Империясе һәм мөселман дөньясы бербөтен булган.
“Татар-информ”
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА