Журнал «Безнең мирас»

Удмуртия галиме Аяз Гыйләҗевне сизгер психолог дип атады

Удмуртия галиме, филология фәннәре докторы Алексей Арзамасов татар язучысы Аяз Гыләҗевне сизгер психолог дип атады. Бу хакта ул Аяз Гыйләҗевнең “Яра” повестен төрек теленә тәрҗемә итү презентациясендә “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.
Алексей Арзамасов Аяз Гыйләҗевнең “Йәгез, бер дога!” романын өч вариантта - татар, рус һәм венгр телләрендә укып чыкканнан соң шундый фикергә килгән.
“Автор романда геройларның холыкларын тиешенчә ача алган. Аны язучылык өлкәсендә сизгер психолог дияр идем. Ул җирлекне генә түгел, кешеләрнең тышкы кыяфәтләрен сурәтләүдә дә уңышлы алымнар файдалана. Әлеге китапны укып чыкканнан соң, минем Сарман районына бару теләгем уянды”, - ди галим.
“Миңа калса, Аяз Гыйләҗевнең осталыгы – укучыны шунда ук сюжетка алып кереп китә алуында. Романны укыганда да мин үземне Сарман районында булган кебек хис иттем. Бу бик кызык күренеш”, - дип сөйләде Алексей Арзамасов.
Галим фикеренчә, мондый әсәрләрне өйрәнергә һәм тәрҗемә итәргә кыен. “Йәгез, бер дога!” романында автобиографик сюжетны шәрехләү тәрҗемәчегә авырлык тудыра, дип саный ул.
“Аяз Гыйләҗевнең китабын татарча укыгач, татар теленең бай тел икәненә инандым. Китапның венгр телендәге тәрҗемәсен исә бик сыйфатлы дип бәялим. Ниһаять, венгрларның да татар мәдәнияте белән танышырга мөмкинлекләре туды”, - диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175142/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру