Тукайның педагог икәнен аңладым – Розалина Шаһиева
Яшем барган саен, Тукайның искиткеч зур феномен икәненә инана башладым. Ул шагыйрь генә дә түгел, ул - чын мәгънәсендә, педагог, - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Розалина Шаһиева.
«Тукай - ул минем иҗатыма биографиямә бәйле рәвештә килеп кергән шәхес. Миңа 5 яшь тулганда, әти безгә Тукай әсәрләрен укый торган иде. Бервакыт өебезгә сыер кергән (апам белән көтүне каршы алмаганбыз). Әти безгә, «Кәҗә белән Сарык» әкиятендәге кебек, ике таякка ике төенчек бәйләп бирде дә: «Барыгыз, өйдән чыгып китегез,» - ди. Менә Тукайны без шулай кабул итә башладык. Ә 1990 елларда без авангардлыкны кайтарырга тырыштык. Ул вакытта мин Тукайдан аерылдым, чөнки кискенлекне ярата башладым. Этнофутуризм белән мәшгуль идем. Сул як шагыйрләрне якынрак күрдем».
Сәнгать белгече, шагыйрә Розалина Шаһиеваның «Мәңгелек гөлләр» быел Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде. Бу китапта галимә-шагыйрәнең төрле елларда вакытлы матбугатта һәм тупланмаларда басылып чыккан иң үтемле мәкаләләре урнаштырылган. Әлеге хезмәтен Шаһиева гомер китабым, дип атый. Татар сәнгате үсешен борынгы чорлардан алып хәзерге көнгә кадәр яктырта. Биредә республика мәдәнияте турында гаять бай мәгълүмат тупланган. 100дән артык рәссам иҗатына, Татарстанның сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренә бәя бирелә. Китапта Р. Шаһиеваның шәхси архивындагы фотосүрәтләр тәкъдим ителә.
«1969 елдан бирле сынлы сәнгатькә хезмәт итәм, ди Розалина Шаһиева. - Шигърият белән сәнгатьне аермыйм. Урманче да бит үзен шигърияттән аера алмаган. Ул - гаҗәеп мәгърур кеше. Ләкин Вернадский әйтмешли, кешенең психология системасы бер әгъза кебек. Бер нотага бассаң, икенче нота да яңгырый башлый, ди. Бу китапта 1969 елдан бирле язган материалларым тупланган. Ике дистә альбомнарым, күпсанлы монографияләрем бар. Үземне, гомумән, милләткә хезмәт итәм дип саныйм. Үзем рәссам да булганга күрә, рәссамнарның психологиясен дә яхшы аңлыйм».
«Татар-информ»
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА