Журнал «Безнең мирас»

Тукай турында

Мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукай белән без бик якыннан таныш идек. Аның белән якын танышлыкка «Гасыр» көтепханәсе тарафыннан чыгарылган «Аң» журналы зур сәбәпләрнең берсе булды. Мин «Аң» журналының гыйльми секретаре булып эшли идем. Шуңар күрә аның белән бик еш күрешергә туры килә иде. Мәрхүм бик оялчан, бик җуаш кеше иде.Хәтта анда кеше күп була дип, «Гасыр»га да сирәк төшә иде. Мәрхүм гомеренең актык көненә кадәр «Аң»да язышты, ул аның иң кадерле сатруднигы иде. Иртәгә үләсе дигән көнне «Аң»да иң соңгы шигырен язды. Тукай Казанга килгәндә үк авырый иде. Каты авырып Кләчкин балнитсасына кергәч, татар зыялылары, укучылар чиратлашып дежур тордык. Бәхетсезлеккә каршы, ул үләсе көнне мин аның янына бара алмый калдым. Ул мине бик сораган. «Кәрам әфәнде кайда соң?» – дип күзләре белән эзләгән. «Ул нигә кирәк соң, сүзең булса, әйтербез», – дип әйтүчеләргә: «Юк инде, үзенә генә йомышым бар иде», – дип әйткән. Аның шул сүзе минем йөрәгемдә зур төен булып калды. Аны күрми калуыма үкенеп бетә алмадым. Мин ул вакытта: «Китапларыңны миннән барып ал, мин үләм», – дип әйтмәкче булгандыр, дип уйладым. Чыннан да анда минем шактый күп төрек әдәбияты калды. Үзеннән соң ул китаплар югалды. Белмим, иптәшләренә биреп торгандырмы, мәгълүм булмады. Шагыйрь мәрхүм авыруын яшерергә тырыша, ул турыда сөйләргә ярамый иде. «Болгар» нумирында торганда янына менгәндә күп вакытта ятып торган була. «Нихәл?» – дип сорасаң: «Әле менә бу арада салкын тиердем бугай, йөткереп торам», – дип әйтә иде.


Соңгы вакытларда аның янына фәлсәфә сатарга яратучы күп кенә аттис­татчылар килеп йөри башлаганнар иде. Алар Тукайга комачаулыйлар, аның күп вакытын алалар иде. Аның янына кайчан гына барсаң да ике-өч егет була иде. Хәтта ул миңа: «Шул дус-ишләр аркасында күпме вакытым әрәм була», – дип зарланган иде. Мин: «Алай булгач, ник аларны кертәсең соң, куалап чыгар, авырыйм, вакытым юк, дип әйт», – дигәч, ул: «Мин алай булдыра алмыйм шул, алар барыбер миннән сорап тормыйлар», – дип әйткән иде. Бервакытны мин барып кергәндә, нумирда өч егет карта уйнап утыралар, үзе бизгәк тотып ята иде. Мин аларның өчесен дә куып чыгардым.


Шагыйрь мәрхүм ривалүтсиун рухлы, яхшы йөрәкле, аптимист бер кеше иде. Шулай да сәгатьләр буенча сөйләшми утыру яки бертуктаусыз көлеп-шаярып тору кебек табигате бар иде.


Без аның белән хатын-кыз мәсьәләсе турында күп сөйләшә торган идек. Ләкин ул хосусый тормышында бу мәсьәләгә артык әһәмият бирми иде. Мин аның яратып йөри торган кызы барлыгын ишетеп, ул турыда сүз ачкач, ул: «Әй, ул минем белән юри генә йөри торгандыр ла. Хатлар язгаласа да, бер дә аермачык бер сүз әйткәне юк», – диде. Шуннан соң, авыр сулап: «И Кәрам иптәш! Мине кайсы кыз яратсын соң, үзем кечкенә, үзем ябык, үзем... (авыру дип әйтмәкче булгандыр инде)», – дип куйды.


Шагыйрь мәрхүм бик беркатлы кеше иде. Кайвакытта бик кызык сүзләр әйтеп куя иде. Мәсәлән, бервакытны: «Кәрам иптәш, кара инде син бу «Мәгариф»тәге («Мәгариф» көтепханәсе) җүләрләрне! Минем бер тапкыр басылган шигырьләремне икенче кат бастырмакчы булалар. Бер басылган әйберне яңадан бастыру нигә кирәк инде! Шуның өстенә тагын акча да бирмәкче булалар. Әле элек басылганы да сатылып бетмәгән, мин аны буш бастырырга риза булган булыр идем», – дигән иде. Мин, аның бу сүзләренә каршы көлеп: «Юк, алар бик акыллылар, менә син үзең җүләр. Син тагын буш бастырырга риза булып куйма», – дип, үзен яхшы гына орыштым. Шуннан аның бу җүләрлеге турында бик озак көлештек.


Бу югарыда язылганнар, билгеле, шагыйрьнең тормышындагы вак-төяк фактлар гына. Безнең ике арада күтәрелгән бәхәсләр, фикерләр башлыча шигырь, матур әдәбият турында була торган иде. Баштарак күбрәк төрек әдәбияты турында фикер йөртүләр була иде. Истанбулдан Уральскига качып килгән бер төрек ривалүтсиунирының Тукайга бик зур тәэсире булган. Ул һәрвакыт аның турында сөйли, аның шигырьләрен китерә иде. «Төрек әдибе ул минем остазым, – дип атый, – ул минем дөньяга карашымны киңәйтте, фикеремне ачты», – дип сөйли торган иде. Шуның тәэсире астында булса кирәк, ул баштарак әсәрләрен дә төрекчәрәк яза иде. Билгеле, бара торгач, ул моны ташлады һәм саф татар телендә яза башлады. Төрек шагыйрьләре турындагы мәсьәләгә килгәндә, ул аларның телләре Анатулы төрекләре аңлый алмаслык дәрәҗәдә тәкәллефле, авыр, эчпошыргыч, дип сөйли. Алар бик артык писсимизмгә бирелгәннәр, бөтен шигырьләре җылау, аһ-фәган белән тулган яки мәхбүбәләренең зифа буйларын, кара күзләрен мактаудан гыйбарәт булып кала.


Шигырь дигәч, әйтерсең лә гый­шык­тан гына бәхес ителергә тиеш дип беләләр, һичбер төрле актуаль мәсьәләләрдән бәхес итмиләр, тормыштагы көндәлек әһәмиятле вакыйгалардан ерак торалар, дип сөйли иде. Төрек шагыйрьләре арасында ба­ры тик Мөгаллим Наҗи гына башка шагыйрь­ләрдән аерыла. Теле садә, күптөрле мәсьәләләргә кагыла. Ләкин ул андый шигырьләренең күбесен француз шагыйрьләреннән икътибас итеп яза, дип сөйли иде. Шушы фикерләрдән соң ул төрек әдәбиятына аз әһәмият бирә, аннан ераклаша башлаган иде.


Рус әдәбиятына килгәндә, Тукай аңар бик зур кыйммәт бирә, Пушкин белән Толстойны артык ярата иде. Ул бервакытны Грибоедовның «Горе от ума» камидийәсен укыганда аның теленең, өслүбенең гүзәллегенә хәйраннар булган. Шуның тәэсире белән ул бу әсәрне тәрҗемә итәргә хәзерләнгән иде. Ул шул турыда минем фикеремне сорагач, мин аның бу турыдагы фикерен куәтләмәдем. Чөнки бу әсәр русның иң югары катлау аристакратиясе турында язылган, шуның өчен бу әсәрнең безнең татар массасы өчен артык әһәмияте булмас, дидем. Шуннан соң русча зур паемалардан кемнең әсәрен тәрҗемә итү муафикъ булыр икән, дигәч, мин аңар Пушкинның «Руслан һәм Людмила» исемле фантастик әсәрен тәрҗемә итүне тәкъдим иттем. Ул моны үзе дә укыган һәм бик яраткан икән. Шуны тәрҗемә итәргә хәзерләнгән иде. Һәм аны, тәрҗемә итеп, «Аң» журналына бүләк итәсе иде. Ләкин әсәр зур булганга, «Аң» да айлык журнал булганга моңа бик артык озакка сузылачагын игътибарга алып, аны аерым китап итеп бастырырга карар бирелгән иде. Ләкин мәрхүмнең гомере вафа итмәде, ул әсәр дөньяга чыкмый калды.


Мәрхүм Тукай царизмга, буржуа­зийәгә дошман иде. Аның «Яңа Кисекбаш» китабы басылып чыккач, татар бай­лары, Печән базары сәүдәгәрләре арасында дошманнары шактый күбәйде. Шәмче Вәли, Карәтмән Шакир, Кадыйр Сәйдәшев кебек карагруһлар аны Казаннан кудырырга тырыштылар, аның өстеннән губернаторга дануслар ясадылар, имгәткәнче кыйнарга дип шымчылар ялладылар, Казаннан китмәсәң, үтерәбез, дип бүлмәсенә хатлар ташладылар. Шуннан соң Тукай кичләрне урамга чыгып йөрмәс булды, үзенең тормышы өчен чыннан да курка башлады. Карәтмән Шакир дигән Печән базары сәүдәгәре «Гасыр» көтепханәсенә кереп безне сүкте: «Ул Тукай дигәнегез малай башы белән олыларга, голәмага тел тиерә, сез шуны яклыйсыз, аның шәйтан такмазаларын акча түләп бас­тырасыз, сез акча бирмәсәгез, ул такмазаларын бастыра алмас иде. Сезнең үзегезнең өстегездән губернаторга жалоба бирергә кирәк. Мөселманнар арасында дошманлык тараталар, патшага тел-теш тиерәләр, дип, менеп әйтергә кирәк», – дип дулап чыкты.


Тукай мәрхүм халык яклы, изелгәннәрне яклаучы татар шагыйре иде. Шуңар күрә дә ул һаман чын халык шагыйре булып калачак, үзе үлсә дә, аның шигырьләре мәңгегә безнең арабыздан югалмаячак!
___________________________________________
Истәлекнең авторы Габдерахман Хәбибулла улы Кәрам (Рәхмәтуллин) (1878-1947) – театр тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче, Г.Тукайның замандашы һәм якын дусларыннан берсе. Химик карандаш белән гарәп хәрефләрендә язылган (1944 елның 14 апрель) аның бу истәлеге хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр Академиясе Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас фондында саклана: 9 ф., 4 тасв., 70 сак. берәмлеге. Текст шуннан алынды.


«Тукай — ядкярләрдә» сәхифәсен Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин әзерләде

Теги: Габдерахман Кәрам Яңалыклар Тарихи мирас Тукай - ядкярләрдә

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру