Журнал «Безнең мирас»

"Тукай энциклопедиясе" Мәскәү җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителә

26 апрель - Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 132 ел тулган көнне Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре "Тукай энциклопедиясе"н тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

"Тукай энциклопедиясе" - татар телендә эшләнгән беренче персональ энциклопедия.

Проект киң катлау укучыларга юнәлдерлегән. Ул шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән чорны, аның тирәлеген һәм әсәрләрен аңлауда булышлык итәрлек күп төрле ачышларны һәм фикер-күзәтүләрне бергә туплаган фундаменталь хезмәт.

864 биттән торган бу энциклопедия 2358 фәнни-нәзари мәкалә һәм белешмәне үз эченә ала. Алар бүгенге кулланылыштагы татар алфавиты тәртибендә урнаштырылган. Һәр мәкалә азагында әсәрләр һәм әдәбият исемлеге бирелгән. Исемлектә мәкалә, белешмәнең темасы чагылыш тапкан төп чыганаклар күз алдында тотыла. Гарәп яисә латин графикасындагы татар телле чыганаклар барысы да кирилл язуында китерелә. Китапта Тукай дөньясы төп сигез тематик юнәлештә тәкъдим ителә.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру