Түбән Новгород татарлары
Түбән Новгород татарлары, ягъни татар халкының аерылгысыз бер өлеше булган мишәрләрнең барлыкка килүе махсус өйрәнүне көтә. Мишәрләр, татарларның мөстәкыйль субэтник төркеме буларак, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең көньягында, көньяк-көнчыгышында, Мордовиядә, Рязань өлкәсенең көнчыгышында, шулай ук Пенза һәм Ульян өлкәләренең төньягында формалаша.
Мишәр халкының борынгыдан табигый яшәү урыны – дала һәм урман-дала. Түбән Новгород өлкәсенең көньяк һәм көньяк- көнчыгыш җирләре – төркиләргә яшәү өчен иң кулай булган табигый тирәлек. Озак вакытлар бернинди кырыс сәяси күзәтчелек булмау сәбәпле, кеше саны да аз булган бу җирләрдә күчмә төркиләр иркенләп үтеп керә, мал-туар асрый алган. Аз сандагы төрки халыклар яшәгән бу җирләргә заманында, мөгаен, хәзәрләрнең һәм Идел буе болгарларының да йогынтысы булгандыр. Күчмә кыпчаклар да Түбән Новгород өлкәсенең көньяк мәйданнарына кадәр килеп җиткән һәм хәзер татарлар күпләп урнашкан җирләрдә яшәгән булса кирәк. Бортасларның да җирләре күршедә генә булган. Мишәрләрнең борынгы бабалары төрки булмаган халыклар, фин-угор һәм славян кабиләләре белән дә тыгыз элемтә урнаштырган. Күршедәге Идел буе Болгарстаны һәм Русь дәүләте, алар арасындагы тыгыз сәяси-икътисади багланышлар да ике арада яшәүче халыкларга йогынты ясамый калмагандыр.
Мишәр татарлары субэтносы формалашуга болгар, бортас, кыпчак ыруг-кабиләләре вәкилләреннән кала, маҗарлар да тәэсир иткән. Түбән Новгород татарларының үзатамаларын санап китик: «татар», «мишәр», «алатор», «мөселман». Хәзерге заманда исә алар үзләрен кайчакта «нижгарлар» дип кенә атый.
Мишәр татарлары барлыкка килүнең беренче чоры дип ХIII гасырга чаклы, ягъни Бату хан җайдаклары Көнчыгыш Европа яссылыгына аяк басканчыга кадәрге дәверне атарга мөмкин. Түбән Новгород җирләрендә яшәүче төркиләр белән бергә фин-угор һәм славян кабиләләре дә монгол яуларына каршы аяусыз көрәшкән.
Урдалыларның мәшһүр ханы Үзбәк сигез ел дәвамында Җучи Олысының бер биләмәсе булган Мухшы каласында (хәзерге Мордовиядәге Наровчат шәһәре) яшәгән. Мухшы районы тирәсендәге Мишәр йортының бу җирләре тарихка Алтын Урданың Наровчат өязе буларак кереп калган. Мишәр йорты җучи баскаклары һәм Русьтан салым җыючыларының тупланган урыны, плацдармы булган. Безгә тыл биләмәле өч урда баскакының исеме билгеле: Тёша һәм Пьяна, Итәк елгалары арасындагы җирләргә ия булган Алач; Мишәр йортының Итәк шәһәрлеге хуҗасы Итәк һәмҮзбәк хан тарафыннан ясак җыяр өчен куелган Сарык (Чарык). Галимнәр Сараклыч шәһәрлегенең башлангыч тарихын Сарык исеме белән бәйлиләр.
Кайбер урда аксөякләренең язмышы Түбән Новгород тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1360 елларда, Алтын Урдада кризис шактый көчәеп киткән дәвердә, Сигез бәй Азов диңгезе ярыннан Пьяна буена күченә һәм үзенә җирле халыкны буйсындырып крепость төзи. Түбән Новгород өлкәсе Сеченов районында Мурзицы авылының тарихы 1361 елда төзелгән шушы шәһәрлеккә барып тоташа. Ул чыганакларда «Грозная крепость» дип теркәлгән. 2008 елда биредә Татарстан һәм Түбән Новгород археологларының берләштерелгән экспедициясе казу эшләре башкарды. Бу тикшеренүләр мондагы халыкның этник составы байлыгын – төркиләр, угро-фин һәм славян кабиләләренең бергә яшәгәнлеген дәлилләде.
1446 елда Алтын Урданың ханы Олуг Мөхәммәтнең улы Касыйм хан Мәскәү кенәзе Василий II тарафына күчә. Василийга ярдәме өчен Касыйм 1450 елларда «Городец Мещерский» (Касыйм, Ханкирмән) һәм аның әйләнә-тирәсендәге җирләр белән бүләкләнә, Касыйм ханлыгы барлыкка килә. Шул дәвердән, Алтын Урда таркалган вакытта, тарихка йомышлы татарлар буларак кереп калган төрки-татарларның күбесе көчәеп килүче Мәскәү кенәзлегенә хезмәт итә башлый.
ХVI гасырга мишәр татарларының этник бергәлеге бортас-маҗар-кыпчаклар һәм соңрак күченеп килгән Алтын Урда кабиләләреннән хасил була. Арзамас һәм Алатырь төбәгендә татарлар иркен көн күргән, алар бу җирләрнең беркемнеке дә булмаудан ирекле файдаланган, ягъни әле бу вакытта Мәскәү тарафыннан күзәтчелек булмый. ХVI гасыр урталарында Сабачай (Сафаҗай) (Пильна районы), шул гасырның икенче яртысыннан Рыбушкино (Рбишча) авылының тарихы башлана. Соңрак исә Петриякс авылына нигез салына.
Шулай итеп, ХVI гасыр азагында биредә йомышлы татарларның авыллары барлыкка килә. Алар Түбән Новгород җирләрендә әүвәлге кебек шәхси яки аерым төркемнәрнең мәнфәгате белән түгел, ә үз чикләрен сакларга омтылган Мәскәү дәүләте кушуы буенча яши башлый. Ә бу чорда Мәскәү дәүләте чигенең бер өлеше Түбән Новгород җирләренең көньягыннан узган.
Түбән Новгород татарлары тарихы авыллардан башлана. Озак еллар дәвамында аларның 1221 елда нигез салынган Түбән Новгород шәһәре белән нык бәйләнеше булмый диярлек.
1560 елда Арзамас, соңрак Алатырь һәм Курмыш өязләре оештырыла. Ичалов һәм Иржин станнарында Явыз Иванга хезмәт итә торган йомышлы кешеләр барлыкка килә. Алар, кагыйдә буларак, Мишәр йортындагы аксөякләрнең нәселеннән булып, тора-бара Алтын Урдадагы кризис вакытында Мәскәү кенәзләренә хезмәткә күчә. Иван IV Арзамаc морзаларына ата-бабаларының әүвәлге җирләрен юридик яктан беркетә, алар исә моның өчен дәүләт чикләрендә каравыл хезмәтен башкарырга тиеш була. Йомышлы татарларның авыллары хәзерге Сатис авылыннан алып, Арзамаска кадәр, дәүләтнең дошманнардан саклану чиге буларак, тезелеп киткән. 1570 еллардан Арзамас янында Томаев, Шехаев, Салтаганов, Бигатов, Акчурин һәм башка унлап йомышлы татар авылы барлыкка килә.
Ярминкә күпере яныннан бер күренеш. В.Рыбинский рәсеме. 1857 ел
Аннары йомышлы татарлар көнбатыштан көнчыгышка күчерелә башлый. 1570-1590 елларда даладан күчмәннәр һөҗүме сәбәпле, хакимият беренче чиратта Арзамас өязенең көнчыгыш чикләрен ныгыткан. Чик буе заставасы төньяк-көнчыгышка таба сузылган. 20 ел эчендә, ягъни 1586-1606 елларда Арзамастан төньяк-көнчыгыш юнәлештә йомышлы татарлардан торган уннан артык авыл барлыкка килә: Яңа Усад, Усад Кутлеяр, Бараш Усад, Чекеев, Лукьян, Ботюк, Алтыш, Камка, Пица, Кучкай-Пожары һәм башкалар. Бу авыллардан бүген бары тик Пица, Камкинов һәм Кучкай-Пожар исемлеләре генә сакланып калган. Йомышлы татарларның бер өлеше тагын да көнчыгышкарак күчерелә, ә бер өлеше XVII гасырның 20-80 елларында чукындырыла. Түбән Новгород җирләрендә йомышлы татарлар авыллары барлыкка килү дәвере XVI гасырның соңгы чирегеннән XVII йөзнең азагына кадәрге вакытны, ягъни тулы бер гасырны иңли. Бүгенге Түбән Новгород татарлары – Мәскәү дәүләтенә тугры хезмәт иткән йомышлы каһарманнарның оныклары.
Түбән Новгород татарларының Россия тарихындагы иң авыр дәвер – Болгавыр замандагы мөһим роле турында да искәртергә кирәк. Йомышлыларның төп казанышы шуннан гыйбарәт: алар Россиянең чик буендагы куркынычсызлыгын тәэмин итәләр. К.Минин һәм Д.Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүдән поляк баскыннарын куып чыгара, Түбән Новгород татарлары Алатырь җирләрендә нугай яугирләренә дә каршы көрәшә. Дала яугирләре Арзамасны алырга һәм Россиянең үзәк территориясенә таба хәрәкәтләнергә тели, әмма морза Баюш Разгилдиев җитәкчелегендәге Алатырь һәм Арзамас йомышлы татарлары баскыннарның һөҗүмен туктата. Шуның өчен алар 1618 елда дәүләт тарафыннан грамота белән бүләкләнә.
XVII гасырның беренче яртысында Алатырь төбәгендә борынгы Пары авылы халкы күчереп таратылу нәтиҗәсендә, йомышлы татарларның тугыз яңа авылы барлыкка килә: Уразова, Ендовище, Триазер, Кадомка, Кузьминка, Антяровка, Красный Яр, Ключищи, Актук. Курмыш җирләрендә дә йомышлы татар авыллары: Базлово, Ишеево, Парша, Андреевка, Татар Моклокасы, Анда, Вакай (хәзер Урга) барлыкка килә. Иң азактан гына, 1674 елда Татар Мәдәнәсе авылына нигез салына. Алда искә алынган авылларга йомышлы татарлар Кадом, Темников һәм башка өязләрдән күчерелгән. Бу җирләр аларга патшага тугры, намуслы хезмәт иткәннәре өчен бүләк итеп бирелгән.
Арзамас, Алатырь, Курмыш өязләрендә яшәүче йомышлы татарлар Россия дәүләте оештырган бихисап сугышларда катнашкан. Иң соңгы мәртәбә алар 1708 елда хәрби хезмәткә каралып, яуга озатыла. Бу вакытта Алатырь өязендәге 28 авылдан 555 кеше сугышка алына.
Ярминкә мәчете су басу вакытында
Петр I заманыннан Түбән Новгород татарларының статусы үзгәрә. Алар йомышлы татар-җирбиләүче, алпавытлардан дәүләт крестьянына – «чабаталы морзалар»га әверелә. Бу чорда татарлар Россия хәрби флоты төзелешендә зур эшләр башкара. Лашман, кораб төзү, урман кисү һәм салны верфьләргә агызу кебек авыр эшләрнең һәммәсе алар җилкәсенә төшә. Керәшен конторының көчле йогынтысына, XVIII гасырда көчләп чукындырырга омтылуларына да карамастан, Түбән Новгород татарларының традицион исламны сакларга омтылышы – зур рухи батырлык. Алар бар көч-куәт белән христиан миссионерларына каршылык күрсәткән, мәчетләр төзегән. 1898 елда Түбән Новгород губернасында 63 мәчет теркәлгән (хәзер безнең өлкәгә, элегрәк Сембер губернасына кергән мәчетләрне исәпкә алмыйча). Мәчет янында мәктәп һәм мәдрәсә эшләгән. Күп кенә имам-хәлфәләр, мөдәррисләр Казан губернасы мәдрәсәләрендә белем эстәп, туган җирләрендә балалар тәрбияләгән. Белем бирү кадими булып, ара-тирә җәдитче хәлфәләр дә күренгәләгән, алар уку-укыту процессын яңартырга омтылган. Икенче чакырылыш Дәүләт Думасында Түбән Новгород депутатлары арасыннан бердәнбер татар – Габдулла Нәҗметдинов та булган. Ул имам гаиләсендә туган, үзе дә мулла вазифасын башкарган. Татар авылларында хәйрия җәмгыятьләре дә колач җәйгән, хәлле кешеләр фәкыйрь-мескеннәрнең язмышына битараф калмаган.
Түбән Новгород татарлары, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү өстенә бик оста сәүдәгәр дә булган. Сәүдә үсешенә Мәкәрҗә ярминкәсе аеруча зур йогынты ясаган. Капитализм үсеше шартларында биредәге татарларның сәүдәсе бөтен Россия империясен, көнчыгыштан-көнбатышка сузылган киң мәйданны колачлый. Бүген Финляндиядә яшәүче татарларның нәсел-тамыры Түбән Новгород өлкәсендәге Актук, Рыбушкино кебек авылларга барып тоташуы һич кенә дә гаҗәп түгел. Заманында Актук халкы Финляндиянең Гельсингфорс, Тампере, Турку һәм башка шәһәр-бистәләренә сәүдә эшләре белән күпләп күченгән.
Түбән Новгород татарлары арасында төбәктә генә түгел, исеме чит җирләргә дә мәшһүр шәхесләр байтак. Садыйк Абдулҗәлилов (1835-1886) – Куй суы авылы мөдәррисе; Хәбибулла Әлмөхәммәтов (1840 еллар уртасы-1896) – ишан, имам-хатыйп, Сафаҗай авылы мәдрәсәсенә нигез салучы; Хәмидулла Алмышев (1855-1929) – мәгърифәтче, «Хаҗнамә» юлъязмасының авторы, Петриякс авылының имам-хатыйбы; Хөсәен Фәезханов (1823-1866) – галим-шәркыятьче, тел белгече, Санкт-Петербург университетында төрки һәм гарәп телләре укытучысы, Россия мөселманнары мәгарифен үзгәртеп кору турындагы проект авторы, аның энесе – Габделгалләм Фәезханов (1850-1920) – икътисадчы һәм мәгърифәтче.
Ука елгасының Иделгә койган урынында урнашкан Түбән Новгород ярминкә мәчете (1817-1926) бер гасыр дәвамында халыкка хезмәт итә. Бу мәчет гади гыйбадәтханә генә түгел, ә Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән бирегә килгән мөселманнар өчен иҗтимагый-сәяси үзәк тә булган. Түбән Новгородта Россия мөселманнарының Беренче (1905) һәм Өченче (1906) корылтае уза. Анда татар халкы, мөселманнар тормышындагы мөһим мәсьәләләр тикшерелә, җитди карарлар кабул ителә. 1911 елда, мәчетне бинасы нык таушалу сәбәпле, капиталь төзекләндерү яки шул ук урында яңасын салу мәсьәләсе кузгатыла. Әмма бу эш кичектерелә һәм Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында гамәлгә ашырылмый кала. Мәчетне төзекләндерү өчен соңгы талпыныш 1926 елның сентябрендә ясала. СССР мөселманнары һәм чит ил (Иран, Кытай, Төркия) сәүдәгәр мөселманнары киңәшмәсендә әлеге бина турында да сөйләнелә.1920 еллар азагында, совет хакимиятенең мөселманнарга каршы алып барган сәясәте нәтиҗәсендә, әлбәттә, гыйбадәтханәнең дә язмышы күләгәдә кала. Бүген исә Түбән Новгород мөселманнары Канаван районында Ярминкә мәчетен яңадан төзү турында уйлый.
Түбән Новгород шәһәренә килгәндә, Д.Хәйретдинов тикшерүләренә караганда, анда кайбер төрки топонимнар очраштыргалый. Әйтик, «Балчуг» – Почаин чокырының түбән өлеше, «Хан ставкасы» – Ильин тауларының тарихи атамасы һ.б. Түбән Новгород шәһәрендә татарларның электән үк булганлыгы 1622 елгы теркәү кенәгәсе, 1630 еллардагы Адам Олеари язмалары һәм башка документлар белән раслана. Аларның саны күп булмаган: 1896 елда 142 татар яшәгәнлеге теркәлгән. Әмма 1912 елга губерна үзәгенә күпләп күченү нәтиҗәсендә татарларның саны 1415кә җитә. Түбән Новгород татарлары Санкт-Петербург һәм Мәскәү кебек калаларның да халык санын шактый арттыра. Түбән Новгород, Сембер губерналары авылларыннан килгән татарлар бу шәһәрләрдә сәүдә иткән, сәнәгать оешмаларында, Иделдәге судно һәм баржаларда эшләгән, халыкка атлы хезмәт күрсәткән, ямщик булганнар. Шул чор чыганакларында татарларның оста, тырыш һәм эшчән булганлыклары теркәлеп калган.
Түбән Новгород җамигъ мәчете 1915 елдан башлап совет хакимияте 1938 елда эшчәнлеген туктатканчы татарларның дини-мәдәни үзәге булган. Бу мәчет татарларның биредә иң борынгыдан яшәү урыны – Иске солдат бистәсендә, Печән мәйданы белән янәшә төзелгән.
Түбән Новгород татарлары төбәк һәм Россия тарихында җитди өйрәнелгән, дип әйтергә мөмкин. Татар халкы, аларның бай рухи дөньясы Түбән Новгород өлкәсе һәм шәһәрендәге социомәдәни тирәлекнең аерылгысыз өлеше булып тора.
________________________________
Әдәбият:
1. Сенюткин С.Б. История татар нижегородского Поволжья с последней трети XVI до начала XX вв. – Нижний Новгород: Издательство Нижегородского государственного университета, 2001.
2. Сенюткина О.Н., Загидуллин И.К. Нижегородская ярмарочная мечеть – центр общения российских и зарубежных мусульман (XIX – начало XX вв. Нижний Новгород: Изд-во Нижегородского исламского медресе «Махинур», 2006. – 182 с.
3. Мухетдинов Д.В. Азан над Волгой: к 90-летию основания Нижегородской Соборной мечети и 15-летию ее возрождения. – Нижний Новгород: Изд-во Нижегородского исламского медресе «Махинур», 2006 – 112с.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА