Тирән тарихлы Азнакай
2009 елдан башлап Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Альберт Борһанов җитәкчелек иткән Алтын Урда комплекслы тарих-археология экспедициясенең фәнни-эзләнү эшләре нәтиҗәсендә республикабызның көнчыгыш, көньяк-көнчыгыш төбәгендә, шул исәптән Азнакай районында да яңа ачышлар ясалды. Тарихчы-археологлар алдагы еллар һәм башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанның көнчыгыш районнарында фәнни-тикшеренү эшләрен комплекслы алып бара башлады. Элек мәгълүм һәм яңа табылган археологик, эпиграфик, архитектура-сәнәгать объектларын өйрәнү белән бергә архив, музей материалларын һәм торак-пунктлар тарихы буенча да мәгълүматларны тупладылар. Экспедиция эшчәнлеге нәтиҗәсендә табылган, тикшерелгән археологик һәм нумизматик материаллар Азнакайның төбәкне өйрәнү музеена тапшырылды. Шунысын да искәртик: Азнакай шәһәренең бу бай музее күптән түгел генә ике катлы яңа агач бинага күчерелде, аны рәсми рәвештә ачу тантанасы ошбу елның август аенда булыр, дип көтелә.
2014 елның 22-23 май көннәрендә Азнакай шәһәрендә район хакимияте башлыгы М.З.Шәйдуллин ярдәме белән «Татарстанның көнчыгышында кеше һәм җәмгыять. Азнакай төбәге: тарих һәм мәдәният мәсьәләләре» дигән беренче халыкара фәнни-гамәли конференция оештырылган иде. Анда Молдавия (Гагаузия), Төрекмәнстан, Украина, Белоруссия, Кырым, Мәскәү, Уфа, Октябрь, Самара, Казан һәм башка шәһәрләрдән галимнәр, укытучылар, музей хезмәткәрләре, төбәкне өйрәнүчеләр катнашты. Әлеге гыйльми чара башланганчы ук кунакларга конференциядә укылган фәнни докладларның җыентыгы һәм А.Борһанов, Җ.Мөхәммәтшин язган «Древности Азнакаевского региона», «Очерки истории Юго-Восточного Татарстана» исемле монографияләр таратылды.
Азнакай районындагы археология һәм эпиграфик ядкярләрне өйрәнүнең кайбер нәтиҗәләре турында сөйләргә сүзне әлеге җыентыкларның авторы, ТРФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, ТРның атказанган фән эшлеклесе, тарихчы-археолог, шәркыятьче Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка бирик.
Азнакай районы археология, эпиграфик, мәдәният һәм архитектура тарихы җәһәтеннән аз өйрәнелгән, бирегә максатчан экспедицияләр дә күптән оештырылмаган. Археологлар исә Азнакай районының Ык елгасы буе, Татарстан һәм Башкортстан чиген, анысын да разведка рәвешендә генә өйрәнгән иде. Биредә бронза чорына (б.э.к. II меңеллык) кадәрге ядкярләр табылган. Районның төньяк өлешендә Алтын Урда дәверенә (ХIII-XIV гасырлар) нисбәтле Чиялек культурасына караган һәйкәлләр булуы теркәлгән. «ТАССРның археологик истәлекләре» исемле җыентыкта Азнакай районында 7 археологик объект булуы әйтелә. Әмма биредә урта гасырларга нисбәтле бер генә эпиграфик һәйкәл дә искә алынмаган.
Безнең эзләнүләр нәтиҗәсендә бүген Азнакай районында 51 археологик объект булуы ачыкланды һәм тагын 30 борынгы зиратта 200ләп эпитафия өйрәнелде. Археологик объектларның 27се вакытлыча кешеләр яшәгән җир, 4се каберлек һәм 3 курган, 11 авыл һәм 7 борынгы предметлар табыла торган урын тәшкил итә. Бу саннар тагын да күбрәк булырга мөмкин, аны без төгәл итеп киләчәктә, киң масштаблы археологик тикшеренүләр үткәреп кенә ачыклый алабыз.
Азнакай районындагы, гомумән Татарстанның көнчыгышындагы иң борынгы археологик һәйкәл таш гасырга нисбәтле. 1997-1998 елларда Ык ярларын ныгыту буенча барган төзелеш вакытында борынгы хайваннарның казылмалары – мамонт, йонлач мөгезборын сөякләре табылган. Хәзерге вакытта Урсай авылының мәктәп музеенда 10 кг авырлыктагы бәрмә теш һәм 8 данә мамонт теше, мөгезборын сөякләре саклана. Шунда ук чакматаш кораллар һәм казылма ташлар бар... 1986 елда Эстәрле елгасы буендагы Митрәй авылы зиратында неолит дәверенә караган кара чакматаштан эшләнгән калып рәвешендәге табылдыкка юлыгалар.
Неолит (яңа таш дәвер) чорына нисбәтле археологик табылдыклар биредә хуҗалык итү рәвеше әзер, табигать биргәнне файдаланудан (аучылык, җиләк-җимеш җыю) җитештерүчәнлеккә (игенчелек, терлекчелек) күчкәнен күрсәтә. Шул ук вакытта йон эрләү, туку, керамик савыт-саба ясау, шомартылган таштан эшләнгән кораллар барлыкка килә. Орнаментлы, түгәрәк яки очланган төпле савыт кисәкләре – неолит дәвере катламында иң еш очрый торган табышлар. Археологик казылмалар төбәктә неолит дәверендә Ык, Зәй, Агыйдел буйларында төньяк боланы, аю, кабан, байбак, күптөрле су җанварлары үрчегәнлеген күрсәтә.
Б.э.к. II гасырда Татарстанның көнчыгыш һәм Башкортстанның көнбатыш районнарында металл эшләнмәләр тарала. Бакыр эретмәләрен файлана башлау кешелек тарихының яңа этабы – бронза чоры үсешенә юл ача. Бронза гасыры башланганлыкның төп билгесе – мәрхүмнәрне курган астына җирләү. Моны Евразия регионнарында, Урал һәм Кубань буйларында киң таралган Бура һәм Андронов культурасы ядкярләре дәлилли. Татарстанда 500гә якын Бура культурасына нисбәтле каберлек барлыгы ачыкланган. Аларның күбесе Кама аръягында, шул исәптән 34е Азнакай районында урнашкан. Урсай, Татар Шуганы, Тымытык, Күктәкә, Сарлы, Сөендек, Сасыкүл (Бүләк), Түбән Эстәрле, Югары Эстәрле, Урманай, Чекан, Константиновка авыллары һәм Җиңү бистәсендәге табышлар Бура культурасына карый.
Күптән түгел генә ачылган, урта гасырларга нисбәтле археологик объектлар аеруча зур кызыксыну уята. Татар Шуганы, Сарлы, Сөендек, Түбән Эстәрле, Константиновка, Урсай, Тымытык, Митрәй, Әсәй һәм Чалпы авылларында урта гасыр торулыклары саклана.
2010 елда Ык елгасының уң як яры буенда, Урсай авылыннан 4 чакрым, иске зираттан төньяк-көнчыгыш юнәлештә 200 метр ераклыкта, Ык елгасының борынгы үзәнлегендәге торфлыкта янгын сүндергән вакытта Иске Урсай торулыгының калдыклары табылды.
2010 һәм 2013 еллардагы тикшерүләр күрсәткәнчә, бу торулык турыпочмак рәвешендә, көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка юнәлгән 5,4 га мәйданда урнашкан. Стратиграфик өйрәнү мәдәни катламның 35 см.дан 95 см.га кадәр җиткәнен күрсәтте. Торулык җирләрен Ык елгасы күтәрелгәндә су баскан. Казу эшләре вакытында таш, кирпечтән төзелгән янган мич калдыклары табылды. Кызыл һәм көрән балчыктан әвәләп эшләнгән, орнаментлы яки орнаментлары аз булган «чиялек» тибындагы савытлар Алтын Урдадагы чүлмәк ясау традицияләренә хас.
Табылдыклар тимер, известь, таш (тегермән) кисәкләреннән гыйбарәт. Тимердән ясалган әйберләрдән урак, дага, пычак, казанның 2 кисәге, керамик орчык башлары, бронза төстәге керамик һәм кара төстәге таш төймә, кайрак таш бар. Табышларның бер өлешен ашханә калдыклары тәшкил итә. Бу вак һәм мөгезле эре терлек, кыргый җәнлекләрнең сөякләре. Топографик һәм стратиграфик тикшеренүләр нигезендә торулыкны ХIV-XV гасырларга нисбәтле, дип әйтергә мөмкин.
Шуны да искәртик, Ык елгасының уң ярындагы төрле җирләрдә, Урсай авылынан ерак түгел, су баса торган үзәнлектә төбәкне өйрәнүче Р.Зарипов һәм җирле халык тарафыннан археологик предметлар җыелды. Урта гасырларга караган әлеге табышлар бүген авыл музеенда саклана. Алар арасында Алтын Урда керамикасыннан эшләнгән чүлмәк кисәкләре, тимер әйберләр, авыл хуҗалыгы кораллары, тоткалар, кадаклар бар.
2013 елдагы эзләнүләр нәтиҗәсендә Урсай авылының үзәк өлешендә, бакчаларда ХVII-ХIХ гасырларга нисбәтле коллекцияләр табылды. Болар кызыл балчыктан шомартып ясалган куе яшел һәм көрән төсле керамика калдыклары, тимердән эшләнгән әйберләр – дага, йозак, боҗра, соскыч, коелган кадаклар һ.б. Безнең тарафтан Азнакай туган якны өйрәнү музеена тапшырылган әлеге предметлар Урсай авылына ХVII гасырда нигез салынганлыгын күрсәтә, моны язма чыганаклар да исбатлый.
Археологик һәм язма чыганаклардан кала, Урсай авылының һәм күрше-тирә торак пунктларның тарихи үткәне авыл читендәге өч иске зиратның ХVII гасыр-ХVIII йөз башына нисбәтле кабер ташларында да чагыла.
Урсай, Тымытык, Сарлы, Чалпы, Татар Шуганы, Азнакай, Сәпәй, Митрәй, Әсәй, Уразай, Урманай, Кәкре Елга һәм башка авыллардагы борынгы зиратларда да гарәби язулы, орнаментлы татар эпиграфик ядкярләре саклана. Шулай ук Бөгелмә, Әлмәт, Мөслим, Лениногорск, Ютазы районнары зиратларындагы кабер ташлары да фотога төшерелде, җентекләп өйрәнелде.
Татарстанның көнчыгыш һәм Башкортстанның көнбатыш районнарындагы иске зиратларда сакланучы эпиграфик истәлекләрнең 1960 елларда ук Һ.Йосыпов, 1980-1990 елларда М.Әхмәтҗанов, Җ.Мөхәммәтшин һәм Г.Хисамиева тарафыннан өлешчә өйрәнелгәнен дә әйтергә кирәк.
Татарстанның көнчыгышындагы аеруча әһәмиятле ядкярләрдән Иске Урсай каберлегенә аеруча игътибарны юнәлтәсе килә. Ул Урсай авылыннан 4 чакрым ераклыкта, Ык елгасының уң ярындагы борынга урнашкан. Биредә ике дистәгә якын гарәби язулы татар кабер ташы бар, шуның 15е яхшы сакланган. Бер ташның артына баш рәвешендәге кояш сыман түгәрәк баш (күзе, борыны да бар) сурәтләнгән. Баштан ике якка, түбәнгә ике елан төшеп китә. Иске Урсай зиратындагы кабер ташларының төп үзенчәлеге – тамгаларда һәм алар безгә рун алфавитындагы хәрефләрне хәтерләтә.
Борынгы төрки мәдәнияттән үк килгән тамгалар тәңречелек традицияләренең ислам сәнгате белән кушылып яшәгәнлеген күрсәтә. Бу тамгалар Татарстанның көнчыгышындагы татарлар тарихына үзенчәлекле төсмер бирә, аларның мәдәниятендә борынгы төрки катламның нык сакланганлыгын дәлилли.
Әүвәлге төрки бабаларыбызның традицияләре Азнакай төбәгенә күчмә дала кабиләләре кыпчаклар һәм нугайлар, ә ислам диненә мөнәсәбәтлеләре Идел-Урал буенда яшәүче мөселманнар белән үтеп кергән. Барлык бу мәгълүматлар Татарстанның көнчыгышы, Башкортстанның көнбатышы һәм көньягында, Казакъстанның төньяк-көнбатышында Идел-Урал буеның бердәм халкы формалашуда Алтын Урдадагы, соңгырак Нугай Урдасындагы этник төркемнәрнең ролен тагын бер мәртәбә ассызыклый. Археологик, этнографик материаллар, комплекслы эзләнүләр дә моны дәлилли.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА