Журнал «Безнең мирас»

Тетрәндереп киткән алиһә!

Дамирә Кузаева – үткән гасырның алтмышынчы елларында театр сәхнәсендә пәйда булган олуг талантларыбызның берсе. Әлмәт дәүләт театрына ул 1964 елда, мәктәпне тәмамламаган килеш килеп керә, унынчы классны читтән торып укый. Театр белән саташкан кызда тыелгысыз дәрт ташый. Аны сәхнә кысаларына кертү кыен булачагын аңлап алган баш режиссёр Габдулла Йосыпов берәүгә дә, шул исәптән яшьләргә дә, буразнадан чыгарга, эленке-салынкы йөрергә мөмкинлек бирми.


Сәхнә эшенә тугры калып, җигелеп иҗат итәргә өйрәтә, хәтта мәҗбүр итә. Чөнки актёр эше зур тәрбиялелек, бирелеп эшләүне таләп иткән, нык тәртип сорый торган четерекле һөнәр – иләс-миләс йөрүне, кайбер үзешчән сәнгатьтәге кебек эленке-салынкы карашны, иҗатка җитди карамауны күтәрә алмый. Профессиональ театрның кануннары бик кырыс һәм ул һәрбер актёрдан эшләгән иҗатыңа тулысынча буйсынуны сорый. Габдулла Йосыпов та, соңрак килеп эшләгән Гали Хөсәенов та бу мәсьәләгә килгәндә чын профессионаллар, бик таләпчән сәнгатькярләр иде. Яшьләрне дә йөкне төптән тартып баручы, чын фидакярьләргә янәшә куеп, мичәүгә җигә торган булалар, Дамирәгә дә, театрга килгән мәлдә үк, ул чакта әйдәп баручы «Ләлә апаң Садыйкованы ял иттерергә кирәк», диеп, «Кияүләр» спектакленә, сынау йөзеннән, аның урынына Софья роленә китереп кертәләр. Сирәк-мирәк кенә уйнарга туры килсә дә, бу рольдә кыз үзенең табигый сәләтен күрсәтеп өлгерә, ышаныч казана, тиздән аңа аерым образлар иҗат итү мөмкинлеге тудыралар. Шул рәвешле, «Ак калфак»тагы Гафия, «Көзге ачы җилләрдә»ге Рәҗәп, «Зәңгәр шәл»дәге Малай рольләре аның профессиональ иҗатындагы тәүге эшләре була. Ул, тора-бара, театр сәнгатен әле төбеннән аңлап бетермәвен, сәхнә кануннарына тулысынча төшенмәвен дә сизеп ала. Актёрлык осталыгын, сөйләм культурасын күтәрер өчен укырга кирәклеген аңлап алган кыз Казан театр училищесына белемен күтәрергә китеп бара. 1966 елда биредә Рифкать Бикчәнтәев, Марсель Сәлимҗанов кебек режиссёрларда дәрес ала башлый. Дамирә Кузаева театр училищесына шактый гына актёрлык осталыгы туплаган шәкерт буларак килеп керә. Күпчелек очракта кайдадыр, ниндидер өйрәнү алган абитуриентларны: «Төзәтеп булмый, йә булмаса үзгәртергә кыен булачак», дип укырга алмыйлар иде. Ә Дамирәне театр сәнгатенең даһие Марсель Сәлимҗанов сыгылмалы зифа гәүдәсенә, тибрәнебрәк чыккан тембрына, татарның классик йөзен чагылдырган төс-битенә сокланыптыр инде, укырга чакыргандыр, күрәмсең.


Дамирә Кузаева (сулда) сыйныфташы белән. Төнгүк авылы. 1960 нчы еллар Дамирә Кузаева (сулда) сыйныфташы белән. Төнгүк авылы. 1960 нчы еллар

«Уку йортына Дамирә инде әзер актриса буларак килеп керде. Чөнки ул Әлмәт дәүләт театрында эшләп, ул чактагы баш режиссёр Гали Йосыпов ачкан студиядә дә белем алырга өлгергән икән. Уку чоры башланып, этюдлар эшләргә тотындык. Дамирә, үзенең әзерлеген күрсәтеп, безне шаккатырды. Кулына утын пүләннәре күтәргән ханым, ишектән килеп керә дә, аягы белән генә этеп аны яба, күтәрелеп караса, югалган ире кайткан икән! Кулындагы пүләннәре идәнгә коела, ике бите буйлап күз яшьләре ага, безгә бу этюд нык тәэсир итте, тетрәнү кичердек, әле бит беренче курста гына укый идек», – дип искә ала соңыннан Фирдәвес Хәйруллина, үзенең ахирәтен сагынып.


1970 елның яз көннәрендә укуын тәмамлаган Дамирәнең талантына зур бәя биреп, М.Сәлимҗанов аны Г. Камал театрына эшкә калырга чакыра. Әмма Д.Кузаева, аны Әлмәт театры ышанып укырга җибәргән икән, аларның өметләрен акларга тиешмен дип, кире Әлмәткә кайтып китә. Әллә язмыш, әллә ялгыш!.. Мин белгән Дамирә Нәҗмиҗан кызы да намуслы, үз сүзен тота белүче шәхес буларак күңелгә кереп калды.


Дамирә Нәҗмиҗан кызы Пермь өл­кәсенең Барда районы, Төнгүк авылында 1948 елның 16 маенда дөньяга килә. Табигать яшелгә төренгән, алмагачлар чәчәк аткан чорда туа ул. Аның сәхнә иҗаты да ямьгә төренгән табигать, ап-ак чәчәккә күмелгән алма бакчасы кебек иде. Актрисаның иҗаты искитмәле, киңкырлы! Театр училищесын бетереп кайтуга яшь кызга тиз арада җаваплы рольләр тапшыралар, эшли башлавының беренче көннәрендә үк Ибраһим Абдуллинның «Их, Уфа кызлары»нда төп рольне – Майя (Ма­һитап) ролен тапшыралар. Шуннан башлап Дамирә Кузаеваның исеме туксанынчы елларга кадәр тамашачы теленнән төшми. «Әни килде»дә – Гөлчирә, «Тальян моңы»нда – Тәнзилә, «Трибунал»да – Надя, «Минем җиная­тем»дә – Илүсә, «Кайда күрдем мин сине»дә – Нила Снежко, «Тылсымлы кыз»да Мирандолина, «Антигона»да – Антигона кебек төрле характердагы төп рольләр тезелеп китә аның иҗат биографиясендә. Дамирәнең уенында образга кереп китү, русчалатып әйтсәк, «воплощение» шундый тирән була иде ки, замандашлары бу турыда: «Чыңгыз Айтматовның «Анам кыры»нда Дамирә үзен каһарманы Алиман итеп сизә башлый, әсәр буенча каһарманы үлеп кала. Дамирә дә сәхнәдә һушсыз егыла, хезмәттәшләре аны көч-хәл белән аңына китерәләр. Шул хәлдән соң, байтак еллар үткәч тә, Алиман турында сүз чыкса, аның йөзендә сәер үзгәрешләр барлыкка килә торган була. Алиман ролен ул искиткеч итеп башкара ки, аны инде бу дәрәҗәдә бүтән беркем дә кабатлый алмый. Вәләкин актрисага тәмам танылуны шушы спектакльдәге Тулганай образы алып килә. Анысын инде җиде елдан соң яңадан 1977 елда куелгач уйный. Дамирә башкарган Тулганайның яшьлек дәртендә, олы җаваплылык хисен дә, ачы хәсрәтен дә үз йөрәге аша тамашачыга җиткерә, караучыларны әсир итә. Артистканың тугрылыклыгы, хезмәтенә зур ихтирам белән каравы Дамирәгә дан, шөһрәт алып килә. 1976 елда ук Кузаева яшь талантларның Республика конкурсында зур уңышка ирешә – беренче урынны ала. Шуннан соң озак та үтми, аңа «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем бирелә. Тагы бер елдан яшь талант иясе яшь артистларның Бөтенсоюз конкурсында да җиңү яулый. 1979 ел исә аның өчен аеруча истәлекле – Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» спектаклендә – Мәдинә образы өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ә тагын биш елдан исә аңа «Татарстанның халык артисткасы» дигән зур исем бирелә. Болар барысы да Дамирә Кузаеваның чын талант иясе икәнлеген рәсми тану булып тора. Кыскасы, Дамирә Нәҗмиҗан кызы Әлмәт дәүләт театры сәхнәсендә күп еллар буена якты йолдыз булып яна. Ләкин аның иҗаты рольләр уйнау белән генә чикләнмәде. Без эшләгән чорда актриса Гали ага Хөсәенов җитәкчелегендә режиссёрлык белән шөгыльләнә башлаган иде инде. Аның бу һөнәренең дә киләчәге бик зур, өметле иде. 1980 елда Мар Бәйрәмовның «Кияү белән кәләш» пьесасын сәхнәләштерә. Рөстәм Мингалимовның «Өченче бүлмәдә эт яши» драмасын безнең күз алдында куеп, уңай бәя алды. Төрле юллар, мәкерләр белән, баш режиссер булган бер адәм чорында аңа рәтле-башлы рольләр дә бирелмәде, читкә кагылды, спектакльләр дә куйдыртмадылар. Хәлбуки, баш режиссер эшеннән алынып, бөтенләй киткәч кенә, иҗат итү мөмкинлекләре аңа кабат тудырылды. Җитәкчесез калган Әлмәт театры... Ташкент каласында яшәп, сугышта алган яраларына дәва булган сихәтле көньяк һавасын сулап яткан Гали ага Хөсәеновны яңадан эшкә чакыра. Гомер бакый театр белән хыялланып яшәгән күренекле режиссер, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, өлкән яшьтә булуына да карамастан, коллективын сагынып яңадан театрына кайта һәм җиң сызганып эшкә керешә. Туздырылган театр йорты, әкрен генә җайга салына башлый. 1990 елда эшкә кайткан бөек режиссер бер-бер артлы яңа әсәрләр куя башласа, яшь һәм урта буын вәкилләренә дә режиссерлыкта үзләрен сынап карау мөмкинлекләрен тудыра. Шул исәптән театрның алиһәсе Дамирә Кузаева М.Байҗиевның 1991 елда «Назлап юатыр идем» драмасын, 1992 елны Данил Салиховның «Алла каргаган йорт»ын сәхнәгә чыгара. Әлмәт татар дәүләт драма театры 80 нче елларның урталарында кичергән авыр кризистан соң, көндәлек матбугатта: «Әлмәт театры бетте, ул үлеп бара», «Анда адәм рәтле режиссёр да, артистлар да юк», дигән авыр тәнкыйтьләр Гали Хөсәенов, Дамирә Кузаева, Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Роза Салихова, Фоат Зариповлар кабат җиң сызганып иҗат итә башлагач, үзеннән-үзе юкка чыга. Затлы әсәрләрне сәхнәләштерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә ачыла. Язмыш күренекле актриса белән шәхсән үземне 1981 елның март аенда беренче тапкыр күрештерде. Без дигәнебез, ул яңа гына театр училищесын тәмамлап, бөек режиссёрыбыз Гали Хөсәеновта эшләп алырга хыялланган, шул сәбәпле Казаннан провинциягә китеп барган – Николай Юкачев, Раушания Хафизова, Рәис Галиев, мин һәм тагын өч-дүрт кеше иде. Исәбебез – зур остаздан белем, практик тәҗрибә алып калу. Шулай итеп, безне бәхет басты. Гали ага бөтен белгән белемен, дистә еллар буена туплаган тәҗрибәсен, ару-талуны белмичә, безгә тапшыра башлады. Ул чагында инде Луиза Солтанова, Камил Вәлиев, Дамирә Кузаевалар театр сәхнәсендә азу тешләрен ярган, дан казанган актёрлар иде. «Менә кайда икән бит чын иҗат, театраль лаборатория. Нишләп безгә театр училищесында ук бирмәделәр икән бу белемнәрне?», диеп, аптырап калдык. Баш режиссёр көнгә ике генә сәгать репетиция ясый. Шуңа карамастан, унбиш-егерме көн эчендә гаҗәеп югары дәрәҗәдәге әсәрләр чыгара. Могҗиза түгелме соң бу?! Гали ага үзе дә: «Актёрның баш мие мәгълүматны ике-өч сәгать кенә кабул итә ала, янә дә ялыктырсаң, булганын да югалтырга мөмкин», – дия иде. Тик репетиция моның белән генә бетми әле – Әлмәт театрының традицияләре буенча, ял итеп алгач, яшь, тәҗрибәсез актёрлар тагын бер-ике сәгать остазлар белән дә сәхнәдә эшләргә тиеш. Шул сәбәпле барыбызга да «наставник»лар билгеләп чыктылар. Приказга күз салсам, минем остазым Дамирә Кузаева үзе булып чыкты. Куркуга калдым! Танылган, әле яңа гына Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе алган актриса мине сәхнәдә өйрәтәчәк?! Таләпчән, максатчан, өстәвенә бала-чагасы да булмаган япь-яшь ханым (әле аңа ул чакта 33 кенә яшь иде), үтерәчәк икән мине сәхнәдә тинтерәтеп, дип уйлыйм. Театр һәм тулай торак бер түшәм астында булу сәбәпле, өстәмә репетициягә өченче каттан беренчесенә генә төшәсе. Минем хәлне күреп, якын дусларым Гөлүсә Җамалиева белән Символ Гайнетдиновлар (ир белән хатын): «Әй җүләр, шатлан, аның кул астында эшләсәң, соңыннан рәхмәтләр әйтеп туймассың әле», – дип мине тынычландыралар. Шулай итеп, Әлмәт театрының алиһәсендә өстәмә тәҗрибә ала башладым. Остазларым Г. Хөсәенов һәм Д. Кузаевалар миңа ике ел эчендә зур театр мәктәбен тәмамлаттылар. Куркуларым да юкка гына булган икән: Дамирә ханым, таләпчән булса да, кирәк-кирәкмәгәнгә интектерми торган иде. «Рәдиф, репетициядән соң бар, ял итеп ал, ашап-эч тә, кичке дүрттә сәхнәдә көтәрмен мин сине», – дип, эшкә чакыра торды. Аннан: «Озак газапламам, әле кызлар янына да барасың бардыр», – дип, җайлап кына елмаеп, өстәп куяр иде.


«Их, Уфа кызлары» (И.Абдуллин) «Их, Уфа кызлары» (И.Абдуллин)

Беренче репетицияләрдә кыенрак булса да, тора-бара остазымның ни теләгәненә тиз төшенә башладым, эшләр уңайга китте. Тик мактау сүзләре генә ишеткәнем юк, димәк, мөгаллимәмне минем уен канәгатьләндерми?!


Көннәрнең берендә җан дустым Символ Гайнетдинов: «Акчасы да күп, фатир да вәгъдә итәләр», – дип, театр администрациясенә «шок» ясап, милициягә эшкә китте. Аяз Гыйләҗевнең «Әткәй җылый да, җырлый да» дигән әсәрендәге агроном Сөнгать ролен миңа тапшырдылар. Аны инде, Символдан кала, тагын ике-өч кеше уйнап караган булган икән. Кузаева бу спектакльдә дә – төп сәхнәдәшем, үзе белән репетицияләр үткәрде дә, гастрольгә алып чыгып китте. Әлки, Аксубай, Чистай якларын әйләндек. Сәфәрдән кайткач, ахирәте Гөлүсә Җамалиевага: «Сөнгатьне Рәдифтән дә яхшырак уйнаучы кеше булмады», – дигән. Әлбәттә, яңа гына эшли башлаган 21 яшьлек артист өчен зур бәхет тә, зур бәя дә иде бу! Дамирә апа үзе шулай дисен әле! Ләкин безнең бәхетле иҗат чоры озакка сузылмады. Гали ага өстеннән элегрәк искәртеп киткәнемчә, әләк Әлмәт администрациясенә, Казанга – обкомга, министрлыкка агылып торган икән. Шундый яла язылган хатларның берсенә кул куйдырырга дип, ул адәм минем бүлмәгә дә кичкырын килеп керде. Сандугач булып сайрады... «Театрны үзгәртергә кирәк, ул яшьләр кулына калырга тиеш, менә монда барысы да язылган», – дип шактый гына озын «донос» хаты чыгарды. Казан-Әлмәт түрәләренә юллама икән. Укып карасам, сискәнеп киттем, анда Гали Кәримович өстеннән дөреслеккә гомумән туры килмәгән төрле гайбәт сүз, яла язылган иде. Мин нәфрәт белән бу мәкерле бәндәне куалап чыгардым. Ләкин кул куючылар барыбер табылган икән, күпчелеге – ялагайлар һәм осталыклары чамалы булган бәндәләр иде. Бу мәкерле җан иясе белде микән соң аның җитәкчелегендәге труппа ике-өч елда түбәнгә тәгәрәячәген, яхшы артистларның, шул исәптән Дамирә Кузаеваның да, рольләрсез калдырылып, хәлбуки төп рольләрне уйнау­ны үзенең хәләл җефетенә тапшырып, адәм мәсхәрәләренә калачагын, соңрак Әлмәт театрыннан куылачагын?! Белмәде, әлбәттә. Белгән булса, көчле шәхес артына ябышып, әле дә кеше булган булып йөргән булыр иде, ярый әле әлеге мөртәт бәндә ул елларда Татарстан җирлегендә үзенә эш табалмагач, чит өлкәгә чыгып качты...


Ни өчен бу күңелсез, фаҗигаи хәл­ләрне сезгә дә җиткерәм соң? Чөн­ки Дамирә Кузаеваны фаҗигагә китерәчәк вакыйгаларның башы иде бу. Шулчагында иҗатта каешланган, исемнәр алган кайбер актёрларның битарафлыгы хөрәсән адәмнәрне театр җитәкчелегенә китерде.


«Анам кыры» (Ч.Айтматов) – Тулганай «Анам кыры» (Ч.Айтматов) – Тулганай

***
...Инде барысы да җайга салынды, дигәндә генә, күпме рәнҗетелүләр күргән, ятьмәгә эләккән сайрар кош кебек чәбәләнгән Дамирә Кузаева 1993 елның декабрендә үз-үзенә кул салган дигән хәбәр, татар җәмәгатьчелегенә аяз көнне яшен суккан кебек тәэ­сир итте. Үз-үзенә кул салырлык сәбәпләре юк иде инде аның бу чорда. Ул әлегә хәтле ачылып бетмәгән, рәтле-башлы тикшерелмәгән сәбәпләр белән, якты дөньядан китеп тә барды. Колактан-колакка, телдән-телгә күчеп, имеш-мимешләр генә йөреп алды. Аллаһы Тәгалә үзе хөкемдар безгә, җир җимертеп эшләп йөргән Дамирәбез һәммәбезне тетрәндереп, гомерен чикләде. Ул елларда Төнтек мәктәбендә директор булып эшләгән абыйсы, артык тикшерү эшләренә кысылмыйча, Әлмәт дәүләт театрының «алиһәсе» Дамирә Нәҗмиҗан кызын кендек каны тамган туган җиренә алып кайтып җирләде, иң фаҗигале юлларның берсен үткән сәнгать даһие, әти-әнисе яткан җирдә тынычлык тапты. Ләкин аны якыннан белгән кешеләрне, шулай ук Әлмәт театры коллективын да бүгенге көнгә хәтле ул эшләгән калада, үзенең туган төбәге Бардада берәр урамга аның исеме бирелмәве нык борчый. Әле, Рәшит Ягъфәров исән чагында ук, Пермь якларына кайткан саен, бу мәсьәләне күтәрә килдек. Бүгенге җитәкчелеккә дә үтенечебез бер генә: Дамирә Кузаеваның иҗади мирасы, зур иҗаты мәңгеләштерелергә тиеш!

Теги: Рәдиф Сәгъди Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру