Ирнең кесә телефонында актарынмаска җиде сәбәп
“Ирем эштән гел соңга калып кайта башласа, кичке аш вакытында шәраб эчәргә тәкъдим итәм һәм ул йоклап киткәч, бармак эзе белән генә кабына торган телефонын башыннан алып ахырына кадәр актарып чыгам”, – дип сөйли танышым.
Кем әйтмешли, тотылмаган карак түгел. Юрист Андрей Дмитриев сүзләренә караганда, шул ук кесә телефоны, мәсәлән, ир белән хатын өйләнешкәч сатып алынган икән, димәк, ул уртак милек булып санала ала. Шуңа күрә аннан ике як та бертигез дәрәҗәдә файдалана ала. “Мондый очракта кем гаепле икәнен дәлилләү катлаулы булачак. Ә менә аерылышу чигенә барып җитүчеләргә бер-береңне гаепләргә сәбәпләр тагын да артачак. Кыскасы, аерылышу процессы катлауланачак. Моннан балалар зыян күрергә мөмкин”, – ди белгеч.
Сораштырудан күренгәнчә, илдә яшәүче хатын-кызларның 47 проценты ирләренең кесә телефонын яшерен рәвештә күзәтеп барырга тырыша. Шул ук вакытта сораштыруда катнашкан хатын-кызларның 80 проценты диярлек иреннән шикләнмәвен әйткән. Ышаналар, әмма тикшерәләр, ахры. Ир-атлар арасында болай фикер йөртүчеләр 23 процентка азрак. Илдә яшәүче һәр унынчы гаиләдә ир дә, хатын да бер-берсен даими тикшереп тора.
Ирнең (хатынның) кесә телефонында актарынмаска җиде сәбәп:
Юкка да борчыла башлаячаксыз. Артык стрессның нигә кирәге бар? Сөйгән ярыгызга шул дәрәҗәдә ышанмыйсызмы әллә? Болай булгач, мондый мөнәсәбәтләрнең, гомумән дә, кирәге юк.
Чебен дә фил булып күренәчәк. Хезмәттәш яки яшьлек дустыннан килгән гади генә смс-хәбәр дә шикләнергә җирлек тудыра ала. Мәгълүматны ничек кабул итәсең бит. Үз-үзеңне болай тотсаң, өйдә тавыш чыкканны көт тә тор.
Сөйгәнегезнең ышанычын югалтачаксыз. Ирегез (хатыныгыз) рөхсәтсез аның кесә телефонын алганыгызны белсә, алга таба сезгә ышаначакмы?
Үз-үзегезне кимсетмәгез! Ирегезнең (хатыныгызның) смс-хәбәрләрен яшерен күзәтеп барасыз икән, димәк, хыянәт итәргә сәләтле дип уйлыйсыз. Бу сезнең дәрәҗәгезне төшерә.
Ни чәчсәң, шуны урырсың. Халыкта юрап китерү дигән нәрсә бар. Иреннән гел шикләнеп йөргән хатын (ир) ахыр чиктә үз дигәненә ирешергә дә мөмкин. “Хыянәтче” сүзеннән башкасын ишетмәгән сөйгәнегез, үч итеп булса да, бу адымга барачак.
Ирекне чикләргә ярамый. Гаиләдә иң зур ялгышларның берсе – бер-береңнең иреген чикләп маташу. Үзегезне аның урынына куеп карагыз.
Хыянәт итәм дигән кеше барыбер үзенекен эшләячәк. Ирегезнең (хатыныгызның) кесә телефонын яки компьютердагы электрон “тартма”сын күпме генә күзәтеп торырга тырышсагыз да, “сулга йөрүче”не туктатып кала алмаячаксыз. Ә ике арадагы шикчеллек мөнәсәбәтләрне суытачак кына.
Чыганак: Ватаным Татарстан

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА