Журнал «Безнең мирас»

Театрларның режиссерлар кулына күчүе мине куркыта - Мансур Гыйләҗев

Драматург Мансур Гыйләҗев театрларның режиссерлар кулына бирелүен куркыныч күренеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында белдерде.


"Бер яктан, бу - уңай күренеш, ләкин башка бер яктан бу мине сагайта. Ник дигәндә, кайбер режиссёрлар зур көчкә әйләнәләр, театрны бер нигезсез үз кулларына алалар да аны үз юнәлешләре белән алып бара башлыйлар. Кайчак ул юнәлеш ышаныч уятмый башлый. Мәдәният министрлыгын, директорларны һәм авторларны тыңламый башлыйлар", - диде әңгәмәдәш.



Драматург фикеренчә, бүген авторларның матди хәле бик начар. "Хәзер авторларга бернинди акча түләнми дип әйтергә дә була. Хәерче тормышын алып барырлык гонорар түләнә аларга, шуңа күрә яшьләр драматургиягә килми. Бүгенге көндә драматургия өлкәсендә иң зур проблема ─ драмтургларның матди хәле. Һәм бу мәсьәлә хәл ителмәсә, татар драматургиясенең киләчәгенә зур өмет белән карап булмый", - диде ул.


Мансур Гыйләҗев фикеренчә, хәзерге көндә драматургларга уңай караш булмау бу өлкәнең дәрәҗәсе түбәнәюгә китерә. "Яшь драматургларның саны да аз. Илгиз Зәйниевтән башка исемнәр әллә ни күренми. Бу  - мөһим күрсәткеч", - дип саный ул.


"Ни өчен Пушкин русның иң бөек шагыйре? Чөнки Пушкин чорында бөтен кеше шигырь язган, хатлар, котлаулар шигырь формасында язылган, шуңа күрә тел, рифма байлыгы булган. Шуңа күрә шул атмосфера нигезендә бөек рус шагыйре Пушкин туган. Бүгенге көндә Пушкинның тууы мөмкин булмас иде, чөнки шигърият почётта түгел", - диде ул.


Шул ук сәбәп аркасында драматург бүген татар халкында Тукай да, Галиәсгар Камал да туа алмый дип саный. "Бүген Тукай да туарга мөмкин түгел, чөнки ул - безнең Пушкиныбыз. Тукай да әдәбият, сәнгать, шигърият зур почётта булган чорда яшәгән, халык Тукайның фикерләрен көтеп алган. Бүгенге көндә яңа авторларга да мохтаҗлык булырга тиеш, халык тарафыннан гына түгел, дәүләт тарафыннан. Моны, минемчә, безнең түрәләргә нык аңларга кирәк... Логика нигезендә, бүгенге көндә Галиәсгәр Камал да туа алмый, чөнки әдәбиятка, сәнгатькә нигез тудырылган дип әйтеп булмый. Гомумән алганда, безнең әдәбият бүген кризис хәлендә", - дип белдерде ул.


"Татар-информ"

Теги: Рәмис Латыйпов

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру