Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде

Татарстан Президенты “Татфондбанк” җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына республика Пр...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте җитәкчелегенә карата чаралар күрүне йөкләде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.

Бүген республиканың хокук саклау органнары вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә Татарстан Президенты “Татфондбанк” гавами акционерлык җәмгыяте клиентлары булган юридик затлар һәм әлеге банкка акча салучылар мөрәҗәгатьләре белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә йөкләмә бирде.
Шулай ук әлеге финанс учреждениесенең җитәкчелегенә карата процессуаль чаралар күрергә кушты. Рөстәм Миңнеханов, бу мәсьәлә минем шәхси контрольда булачак, дип кисәтеп куйды.
«Татар-информ»

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи