София Гобәйдуллинаның шәҗәрәсе мулла гаиләсенә барып тоташа
Дөньякүләм танылган композитор София Гобәйдулинаның Казанда визиты дәвам итә. Бүген ул П.И.Чайковский исемен йөрткән 1нче балалар музыка мәктәбе укучылары белән очрашты.
Әлеге музыка мәктәбе музеенда София Гобәйдулинаның шәҗәрәсе саклана. Шәҗәрә 2005 елда 100 данә басылып чыккан “Оживающие страницы ушедших лет. Из семейной хроники Губайдуллиных: Воспоминания. Очерки. Письма” китабына кушымта буларак басылган.
Китапка Әсгать Гобәйдуллинның биографиясе, инженерлык һөнәренә бәйле фәнни язмалары, истәлекләр, шәҗәрә һәм фоторәсемнәр урын алган. “Нәсел агачын өйрәнгәч, Соня сеңлемнең таланты буш урыннан барлыкка килмәвенә инандык. Безнең көчле, затлы тамырларыбыз бар икән. Кызганыч, үткәнебездә соң актарына башладык”, - дип яза китапның авторы, София Гобәйдулинаның бертуган сеңлесе Ида Әсгатовна. Шәҗәрә буенча, София Гобәйдулинаның әтисе – Әсгать Гобәйдуллин (1903-1996) – Мәсгуд Гобәйдуллин (1874-1921) – Габдулгали Гобәйдуллин (үлгән: 25.12.1901) – Гобәйдулла – Ибраһим (1771 елларда Бәйрәкә Ярмәкәй авылыннан (Башкортстан) килеп төпләнгән. 1812 елда ике катлы мәчет төзегән). – Искура – Байти – Айтуган – Саранбатчачан – Майтиби (Майкы би).
П.И.Чайковский исемен йөрткән 1нче балалар музыка мәктәбе музеен Людмила Власова җитәкли. Биредә узган матбугат конференциясендә София Әсгатовна үзенең биредәге укытучыларын һәм мәктәп директоры Рувим Поляковны җылылык белән искә алды. Чыннан да, Әсгать ага хатирәләренән күренгәнчә, ата кеше өч кызын да музыка укытучысына алып килгән. Укытучы Феодосия Федоровнаның үз кызы Верада музыкага сәләт тапмаган, Ида белән Санияне укырга алган. Соңыннан Вера Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, юллама буенча Сахалинга китә һәм озак еллар рентгенолог булып эшли.
Ә Гобәйдуллиннар каны аккан балалар икесе дә киләчәкләрен музыка белән бәйли. Китаптагы истәлекләр буенча, Бәйрәкә авылына (Ютазы районы) мулласы хани заманнарда мәдрәсәгә рояль кайтарып куйган кеше.
2011 елда татарның күренекле галиме, филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов бу шәҗәрәне карап: “Биредә бездәге рәсми мәгълүматка бигүк туры килеп бетмәгән бәхәсле урыннар бар. Ә шәҗәрә башында торган Майтиби дигәнебез Майкы би инде ул. Меңнәр кабиләсе... майкы би исеме Чыңгызхан заманнарыннан ук билгеле. Татарның бөтен шәҗәрәләре бик борынгы “Дастане Чыңгызнамә”гә барып тоташа. Моны инде беркем дә “төкереп ташлый” алмый. Майкы би XIII – XIV гасырдан ук килгәч, шәҗәрәдә кимендә 35 буын булырга тиеш. Ә монда, күрәсез, егермегә дә тулмый, күбесе төшеп калган...” Уйшин кабиләсенең юлбашчысы майкы би – төрки халыклар тарихында зур эз калдырган шәхес. Аның Чыңгызханның көрәштәше булуы, Җучи хан гвардиясе белән җитәкчелек итүе, Батый ханга хезмәт итүе мәгълүм. Бу хакта Рәшидетдиннең борынгы “Җамигыт-тәварих” кулъязмасында (XIII гасыр) да мәгълүмат бирелгән. Майкы бинең дәвамчылары Казан ханлыгының югары катлавына кергән", - дип әйткән иде.
Ида Гобәйдуллина: "Балачактан ук тамырларыбызны өзделәр. Биографияләр ак кәгазьдән башланды. Ул заманда күпләр маңкорт хәлендә калды, нәселләрне оныттырдылар".
“Әтием зирәк акыллы, нык рухлы кеше – аны әтисе тәрбияләгән, ул аны тормышка җаваплы карарга, шәхеснең тарихи әһәмиятен аңларга өйрәткән – ни кызганыч, аның бу сыйфатлары мирас булып безгә күчмәгән. Хәер, каян килсен соң ул безгә? Балачактан ук тамырларыбызны өзделәр ич. Биографияләр ак кәгазьдән башланды. Шулай булуы безгә бик табигый тоелды. Ул заманда күпләр маңкорт хәлендә калды, нәселләрне оныттырдылар. Тамырларын белергә теләмәүдән түгел, белүнең куркыныч булуыннан”, - дип язган Ида Гобәйдуллина китабында.
Асия Галиева: "Сания язмышы - татар милләтенең язмышы инде ул"
Сания Гобәйдуллинаны 1нче балалар музыка мәктәбен тәмамлаган Татарстанның халык артисты Асия Галиева да яхшы хәтерли. “Апасы Ида да, Сания дә тырыш кызлар иде”, - дип искә алды ул аларны. “Сания язмышы - татар милләтенең язмышы инде ул... Башка бернәрсә дә сорама!” - дип сүзне төгәлләгән иде Асия Галиева.
http://www.tatar-inform.tatar/news/2016/11/04/129094/
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА