Каз өмәсендә таякның иң калын ягы хатын-кыз җилкәсенә төшә дип уйлый күрмәгез. Бу гаиләдә ир-атлар да, бала чага да тик тормый. Казларны чалып биргән ирләр соңрак канат, тәпи, муен һәм башка эчке әгъзаларны матурлап бауга тезә. Хатын-кызлар каз йолкыса, бала-чага канат сызырды. Йоласы шул: казларны чишмәгә юарга алып барганда, алар алдыннан каурыйларны сибеп барсаң, икенче елларда каз бәбкәләре күп итеп чыга дигән. Әби-бабаларыбыздан килгән бу йоланың хикмәте үзенә күрә балаларны да хезмәткә өйрәтеп үстерү дә.
Казлар йолкынып беткәч, җәһәт кенә мамык чәендә сыйланып алдык. Аннары эчләре алынып, аяк-башлары чистартылып беткәч, өмәнең иң күңелле вакыты – чистартылган казларны, көянтә башларына элеп, чишмәгә юарга бардык. Су буеннан кайткач, каз коймагы белән сыйландык. Ә кичен исә, барыбыз да хуҗабикәбез пешергән каз ашы һәм каз бәлеше ашарга җыйналдык. Кич буе өлкәннәрнең көлешә-көлешә сөйләшер сүзләре, ә балаларның исә шат авазлары тынмады.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА