Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты эшенә уңай бәя бирде

Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты эшчәнлегендә уңай динамика күзәтелә – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов комитетның 2016 елгы эшенә әнә шундый сүзләр белән уңай бәя бирде. Узган елга йомгак ясау һәм бу елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышы Казан IT-паркында узды. Аның эшендә, шулай ук, Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов катнашты.


Утырышка кадәр Рөстәм Миңнеханов бинаның фойе өлешендәге күргәзмәне карады.


Коллегия утырышы Татарстан архивлары эше турында видеоролик белән башланып китте. Беренче булып, Швециядән килгән кунак – радиоактив матдәләрне эшкәртү буенча предприятие архивы җитәкчесе Анастасия Петтерсон “Саклау вакыты – 100 000 ел” темасына доклад белән чыгыш ясады. Иннополис университетының компьютер фәннәре факультеты деканы Джанкарло Суччи “Архивта саклау өчен зур белешмәләр һәм блокчейн технологияләре” темасына доклад тәкъдим итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев татар электрон энциклопедиясе проекты турында сөйләде. Аннан соң утырышта катнашучылар игътибарына “Минем тарихым” фильмы күрсәтелде. Анда фотосурәтләр һәм башка документларны электрон вариантта гына түгел, кәгазь формада саклау әһәмияте дә фильмның асылына куелган. Төп доклад белән Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ирада Әюпова чыгыш ясады.



Рөстәм Миңнеханов, коллегия утырышына кадәр, бүген архив хезмәте өчен барлык таләп һәм нормаларга җавап бирә торган яңа бинаны карауларын билгеләп узды. “Бу хезмәтнең статусын күтәрү турында без кабул иткән карар, безнең тарафтан матди-техник базаны яхшырту турында кабул ителгән программа үзенең нәтиҗәләрен бирә”, - дип белдерде Президент.


Республика җитәкчесе коллегиянең кызыклы әзерләнгәнен дә телгә алып үтте. “Милли көнкүреш, тарих турында хәтер, үзебез яшәгән җиргә хөрмәт тә тасвирланды, һәм шушында ук 4 нче технологик революция дә кисешә, - дип белдерде ул кунаклар ясаган чыгышларга һәм фильмга ишарәләп. – Без гадәттә гел 20, 100 ел аралыгын алабыз, ә менә 100 мең елны алу... Бу чынлап та кирәктер дә, чөнки бүген архив хезмәте алдында торган бурычларга икенче төрле карый башлыйсың”.


“Тулаем алганда, бу хезмәт мөһим дип саныйм, чөнки безнең ил бай тарихлы, бик күп документлы. Бу бәһасез документлар, алар, әлбәттә, юкка чыгарга да мөмкин. Без алга таба да республика дәрәҗәсен генә күтәреп калмаячакбыз, муниципаль дәрәҗәдә дә бик күп җитди эш көтелә. Бүген бу эш белән кызыксынган һәм эшкә актив кушылган яшь кадрлар булуын күрәбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.


Президент бүген архив хезмәтләрендә эшнең һаман да югары технологияле була баруын билгеләп узды. “Ун ел элек хыяллана да алмаган системалар бар хәзер. Алар вазгыятьне тамырдан үзгәртү, документларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Иң мөһиме – үтемлелекне тәэмин итү. Безнең кулланучыларга тәкъдим итә алмаган материалларыбыз бик күп. Җитәкчегез алдынгы карашлы дип саныйм. Монда коммерция өлеше дә булырга тиеш, хезмәтләр дә күрсәтергә тиешбез”, - диде Рөстәм Миңнеханов.


Республика җитәкчесе иң мөһиме кешеләр булуына басым ясады. “Кадрлар әзерләү мәсьәләсе бар, аларны ничек һәм кайда әзерләячәкбез. Һәм инде, әлбәттә, бу кешеләрнең социаль портреты мөһим. Бу кешеләр шулай ук уникаль, чөнки кеше бу өлкәгә килә икән, бу процессларга тиз генә керешеп, ияләшеп китү катлаулыдыр”, - дип саный ул.


“Без сезнең эштә яхшы гына динамика күрдек. Үзегезнең керткән өлешегез дә зур, Хөкүмәттән дә ярдәм күрсәтелә. Мин бу эшне дәвам итәргә кирәк дип саныйм, чөнки без бай тарихлы республика. Республиканың 100 еллык бәйрәмен матур итеп уздырырга кирәк, аның өчен күп кенә материаллар бар, аларны күрсәтергә кирәк. Сугыш вакытында булган кешеләрне, республиканың абруйлы кешеләрен күрсәтү буенча балалар белән бик матур эш алып барасыз. Без бу эшләрне хуплыйбыз”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм алдагы эшләрендә уңышлар теләде.


Федераль агентлыкка аерым рәхмәтен җиткереп: “Үзегез монда булуыгыз мөһим, чөнки норматив, закон чыгару базасы бар. Анда сезнең ярдәмегез сорала. Система бер мәгълүмат базасында эшләргә тиеш. Күп кенә эшләнмәләребез белән югары федераль дәрәҗәдә куллану өчен дә уртаклашырга буладыр”, - диде Президент һәм чыгышын тәмамлап, дәүләт бүләкләрен тапшырды.


“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру