Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Миңнеханов Казанның Бишбалта бистәсе мастер-планы белән танышты

Татарстан Хөкүмәте йортында 12 декабрьдә узган киңәшмәдә Татарстан Президентына Казанның Бишбалта бистәсе яки Адмираллык бистәсе мастер-планы тәкъдим ителде. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте хәбәр итә.

SPEECH архитектура бюросы җитәкчесе Сергей Чобан Бишбалта бистәсе районы территориясендә дөньяның төзелеш өлкәсендәге заманча тенденцияләрен чагылдырган уникаль локация булдыру буенча проектның нәтиҗәләре белән таныштырды. Проект буенча, биредә Казансу һәм Идел елгалары буенда җәяүлеләр йөри торган юл, парклар, скверлар, шулай ук мәдәни объектлар барлыкка киләчәк. Шул исәптән, Бишбалтада кораблар төзелеше тарихын чагылдырган музей комплексы, XXI гасырда суга багышланган интерактив музей, концерт залы, конгресс-үзәк һәм башкалар. Шулай ук “Сантехприбор” заводы һәм Казан вертолет заводы территорияләрен дә җәлеп итү ниятләнелә. Алафузов фабрикасын сүтмәскә планлаштырыла. Рекреация-туристик зонасын булдыру - торгызылучы Бишбалта бистәсенең төп идеяләреннән берсе.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән мастер-планны уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, бу планга нигезләнергә мөмкин. Аның сүзләренчә, киләчәктә төп бурыч – әлеге концепциягә таяну, ул планда билгеле бер стильне сакларга ярдәм итәчәк. “Бу бик кызыклы эш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Шушы планны исәпкә алып, безгә алга таба эшләргә кирәк”.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук музей проектын да югары бәяләде. Сергей Чобан аны Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты материаллары нигезендә эшләгән. Татарстан Президенты уртак көчләр белән эшче проектлауны башларга күрсәтмә бирде.
“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру