Журнал «Безнең мирас»

Разил Вәлиев республика шәһәрләренә милли төсмерләр өстәргә өнди

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шәһәрләрнең урамнарын милли бизәкләр белән бизәргә өндәде. Бүген парламентның 22 нче утырышында ясаган чыгышында комитет җитәкчесе төзекләндерелгән паркларда да милли төсмерләр өстәргә кирәклеген билгеләп үтте.


5603


“Шәһәрләребезнең милли йөзен булдыру, урамнарыбызны, биналарыбызны ике дәүләт телендә һәм милли бизәкләр белән бизәү, соңгы арада яңартылган паркларга, скверларга, мәйданнарга, яр буйларына милли республика төсмере өстәү өчен бик күп финанс та таләп ителми, югыйсә. Моның өчен иң беренче чиратта теләк белән күңел кушуы һәм халык фикеренә колак салу гына кирәк”, - диде Разил Вәлиев.


“Берәүнең эше – хисап белән, берәүнең эше сыйфат белән”, дигән гыйбарә бар бит. Акча беркайчан да җитми ул. Бюджетны кабул иткәннән соң безгә бүленгән акчаларның максатчан һәм нәтиҗәле тотылуы хакында бик җитди уйланырга кирәк. Кабул ителгән дәүләт программалары киләсе елда да планда каралганча финансланачак. Ә программаларның үтәлеше ни дәрәҗәдә, башкарган эшебезнең сыйфаты халкыбызның тормышын яхшыртачакмы, республикабызның куәтен арттырачакмы? Бу мәсьәләләр безне бүгенге бюджет кабул итү – акча бүлешү матавыкларыннан кимрәк борчырга тиеш түгел”, - дип нәтиҗә ясады комитет рәисе чыгышында.


http://www.tatar-inform.tatar/news/2016/11/03/129084/

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру