Журнал «Безнең мирас»

Р.Вәлиев: Ятим бала әтилеләргә кызыккан кебек, безнең милләт дәүләтле булырга кызыккан

Кимчелекләр булса да, Совет чорында, Сталин чорында Татарстанның автономия булуы тарих күзлегеннән караганда зур адым. ТР Фәннәр академиясенең Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов шундый фикердә. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә тарихчы билгеләп үткәнчә, бүгенге Татарстанның дәрәҗәсе дә шул чордагы вакыйгаларга бәйле.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев исә: “Мин зле дә шаккатам: патшасыз, дәүләтсез халык ничек итеп үз-үзен саклап кала алды икән. Татарның һәрвакыт бөек шәхесләре булган һәм алар безнең дәүләтебезне алыштырган. Дәүләтсез халык — ул ятим бала шикелле. Ятим бала һәрвакытта әтисен сагына, әтисен көтә, әтиле булып яшәүчеләргә кызыга. Безнең милләт тә шулай әтиле булып, дәүләтле булып яшәргә кызыгып гомер иткән”, - диде Разил Вәлиев.
Аның фикеренчә, 1920 елда ТАССР оешканнан соң, бик зур мөмкинлекләр ачыла. “Хәтерлим, 1920-1930 елларда мәктәптә укыган, шул заманда яшәгән кешеләр: руслар да, чувашлар да, башка милләт вәкилләре дә татарча рәхәтләнеп сөйләшә иде. Чөнки ул вакытта бик күп мәктәпләрдә татар теле укытылган һәм дәүләт органнары да ике дәүләт телендә — татарча һәм русча эшли башлаган. Беркетмәләр дә, документлар да, белдерүләр дә — һәммәсе ике телдә булган. Шуңа да без 1990 елда ике декларация кабул иткәндә ике дәүләт теле игълан итеп, без яңалык ачмадык”, - ди депутат. Шулай булуга да карамастан, ул еллардагы тәҗрибәне җентекләп өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтә.

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру