Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батровның 25 февраль көнне мәгълүм бер электрон газетада рус телендә дөнья күргән “Учение Абу Ханифы попало в ДУМ РТ под негласный запрет?” дигән мәкаләсе күпләрне аптырашта калдырды. Автор анда Әбү Хәнифә өйрәтүләре белән хәнәфичелек мәзһәбе бер үк нәрсә түгел, урта гасыр дин галимнәре Әбү Хәнифә тәгълиматын шактый нык үзгәрткән дигән фикер уздыра. “Хәтта Әбү Хәнифәнең типографиядә җыелган китабы да басылмый ята”, – дип мөфтияткә дәгъва белдерә ул анда. Мәкаләдә укучыны аптырашта калдыра торган башка фикерләр дә бар. Әлеге дәгъваларны ничек аңларга соң, дип мөфти урынбасары, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшингә мөрәҗәгать иттек.
– Әйе, илаһият өлкәсендә төрле фикерләр булырга мөмкин. Бер командада булу бер үк сүзне гел кабатлап утыру дип аңламаска кирәк. Чыннан да, Әбү Хәнифә мәзһәбен тәнкыйть итүче кайбер авторлар, революциягә хәтле чыккан хезмәтләрдә Әбү Хәнифә, Матуриди гакыйдәсе турында бик аз язылган, дип белдерә. Ул чакта өммәттәшләребез шушы мәзһәб, Матуриди гакыйдәсе белән яшәгәнгә, шуннан тайпылмаска кирәк, дип язып торуның мәгънәсе дә булмаган бит. Бүген исә вәзгыять башкача. Сер түгел, узган гасырның туксанынчы елларында көнкүрмешебезгә ислам дине башка традицияләр нигезендә үтеп керде. Шуңа күрә хәзер Диния нәзарәтебез Әбү Хәнифә мәзһәбен бөтен ваклыклары белән мөселманнарыбыз күңеленә сеңдерергә тиеш. Татарлар шушы мәзһәб нигезендә яшәргә тиеш. Рөстәм Батыров ”урта гасыр караңгылыгы” кебек гыйбарәләр кулланып яза. Ислам дине тәгълимат-өйрәтүләрдән тора. Моны ваклык, вак-төяк дип карарга ярамый. Алар бөтенесе урта гасырда формалашкан. Имеш, Әбү Хәнифә өйрәтүен искергән урта гасыр традицияләренә кайтарып калдырмаска, яңача аңлатырга кирәк. Әмма мәзһәби җирлек булдырмыйча, реформаторлык идеяләре белән мавыгу – шактый куркыныч нәрсә, минемчә. Чөнки заманга яраклашабыз дип, ислам диненең нигез ташларыннан читләшсәк, Алла сакласын, сектантлыкка күчүебез ихтимал. Бу – иң зур проблемаларның берсе.
– Димәк, нигез ташларына тияргә ярамый?
– Тияргә ярамый гына түгел, бу нечкәлек-төсмерләрне мөселманнарыбызның күңеленә сеңдерергә, бөтенесен шартына туры китереп эшләргә кирәк. Әйтик, мәчеткә кереп, намазга бастың икән, кулыңны кендектән түбән куеп укырга тиешсең. Аминыңны ничек әйтәсең, намаз кылганда бармагыңны селкетәсеңме, тәһарәтеңне ничек аласың, доганы ничек кыласың, тәсбихне ничек тартасың, кыскасы, дини йолаларны ничек башкаруың мөһим. Бу проблемалар – беренче планда. Шуңа багышланган хезмәтләр күбрәк басыла. Бөтенесе күңелеңдә булырга, автомат рәвештә үтәлергә, бу нәрсәләр бернинди бәхәс уятмаска тиеш. Кызганыч, шул җәһәттә әледән-әле бәхәс чыгарып торалар. Бүген, Әбү Хәнифә башка яссылыкта фикер йөрткән, дип язу да – шуның бер мисалы. Рөстәм хәзрәт: “Нишләп Әбү Хәнифә хезмәтләрен бастырмыйлар?” – дип дәгъва белдерә. Аны тыю дигән нәрсә һич тә юк. Беренчедән, аның хезмәтләре бик аз. Алары да үзе язганмы икән, шәкертләреме, дип шик астына куела. Икенчедән, иң мөһиме, ул үз укучыларын, шәкертләрен фикерләүгә, төрле вәзгыятьләр тудырып, шундый-шундый очраклардан чыгу юлларын эзләргә өйрәткән. Имам Мәлик исә барча тәгаен сорауларга хәдисләргә таянып җавап биргән. Шуңа күрә аның методологиясе башка. Дин ул – методология генә түгел. Әбү Хәнифә методологиясе, беренче чиратта, дөньяви галимнәргә кызык. Мәзһәб үзеңне борчыган һәрбер сорауга җавап бирергә тиеш. Әбү Хәнифә мәзһәбе ул – беренче чиратта методология. Хәнәфичелек мәзһәбе дип әйтәбез икән, ул инде – бер мәктәп, бер юл. Аерма шунда. Әбү Хәнифә биргән методологиягә таянып, Әбү Йосыф, Шәйбани дигән мәшһүр шәкертләре аны мәзһәб буларак формалаштырган. Шул методологиягә таянып, алар барча тәгаен сорауга да җавап биргән.
– Кодури дигән галимне дә Әбү Хәнифә шәкерте дип беләбез. Рөстәм хәзрәт аның өйрәтүләре безнең заманга туры килми дип исәпли.
– Чынлап та, Кодури хезмәтен без шәкертләребезгә дәреслек буларак тәкъдим иттек. Әйе, ул – Әбү Хәнифә традицияләрен дәвам иттергән мәшһүр урта гасыр авторы. Ата-бабаларыбыз аның хезмәтләре буенча укыган. Әгәр без бүген ислам динен шәкертләребезгә шундый классик хезмәтләргә таянмыйча өйрәтсәк, аларның берсе дә мөселман дөньясында абруй яулап ала алмаячак. Шул ук вакытта әлеге әсәрләр арасында урта гасыр чорында язылып, бүген актуальлеген югалткан хезмәтләр бар. Менә шуларны шәкертләргә аңлатырга кирәк. Рөстәм хәзрәт исә, алар нигезендә ничек яшьләрне тәрбияләргә мөмкин, дип яза. Нәкъ менә шулар нигезендә яшьләрне тәрбияләргә, аларның хезмәтләрен бүген дә белергә кирәк. Чөнки ул – классика. Без шундый шәкертләр әзерләргә тиеш. Без, һичшиксез, Кодури хезмәтләре буенча укытачакбыз, шул ук вакытта остазларыбыз җиһад, кәферләр белән мөнәсәбәт проблемаларын бүгенге күзлектән, Коръән, хәдисләргә таянып аңлатырга тиеш. Кая гына барып эләксә дә, ниндидер дини сорауга күчкәнче, шәкертләребезнең нинди борынгы китаплардан белем алуы белән кызыксынмый калмаячаклар. Алар, мин РИУ остазлары – Нургалиев, Шаһавиев, Әдһәмов язган китап-дәреслекләрдән белем алдым, дип әйтсә, тыңлап та тормаячаклар. Әгәр дә инде ул, мин классик хезмәтләрне – Әбү Йосыф, Кодури һәм башкаларның хезмәтләрен укыдым, дип аңлатса, беренче сорауга җавап табыла. Икенче сорау, әлбәттә, син аларны дөрес аңладыңмы, булачак. Әлбәттә, бүген дәреслек язганда, классикларның әсәрләрен бастырганда, әлеге авторларның бүгенге көн таләпләренә туры килмәгән фикерләрен төшереп калдырыргамы, юкмы дигән проблема бар. Алып ташласаң, кызыксынган шәкерт барыбер әлеге өлешне табып алып укыячак бит. Шуннан соң ул алып ташлаган урынга үз белеменнән чыгып бәя бирергә тырышачак. Дөрес җавап бирерме, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Димәк, хәзер шик-шөбһә уята торган урыннарын яхшылап аңлатырга кирәк.
– Рөстәм хәзрәт Батров әлеге мәкаләсендә, Әбү Хәнифә хәзрәт тә, Галимҗан хәзрәт Баруди да намазны үз телеңдә укырга рөхсәт иткән, дигән фикер уздыра.
– Чыннан да, Әбү Хәнифә фарсыларга намазны үз телләрендә укырга рөхсәт иткән дигән хәбәрләр бар. Ул үзе дә фарсы кешесе булган. Ул вакытта гарәп телен үзләштерүеңә караганда Аллаһыга гыйбадәт кылуың күпкә кыйммәтрәк, дигән фикер алга сөрелгән. Искәрмәдән чыгарма гына бу. Әйе, бүген изге китабыбызның урысчага Кулиев, Порохова тәрҗемәләре бар. Тик ул чын мәгънәсендә Коръән түгел. Яхшымы-начармы, аның мәгънәләрен тәрҗемә итү генә. Коръән ул – илаһи сүзләр тезелмәсе. Биредәге гарәп хәрефләренең һәрберсе изге һәм аның язылыш тәртибе бар. Мәгънәсен аңламыйча да, гарәпчә укыйсың икән, аның изгелеген, серлелеген саклыйсың. Намаз вакытында аятьләрне татарча, урысча яки инглизчә укыйсың икән, аның Аллаһ сүзләренә салынган илаһи серлелеге югала. Имам Әбү Хәнифә тора-бара үзе үк бу фәтвасыннан баш тарткан. Илаһият галимнәре, кеше кимендә өч аять белсә, намаз укый башларга мөмкин, диләр. Барча татар кешесенә билгеле булган аять – бисмилләһир-рахманир-рахим. Әгәр шушы аятьне өч мәртәбә укысаң, савабы азрак булса да, бу инде намаз укуга керә. Әлеге минимумны укуның нинди авырлыгы бар соң?!
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА