Журнал «Безнең мирас»

Диния нәзарәте намаз уку курсларына гаризалар кабул итә


ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән кабат гаризалар кабул итә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар җиде дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Беренче дәрес 15 февраль көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында (Габдулла Тукай ур., 40) үтәчәк.


28 мартка кадәр укучылар тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.с. тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Иң соңгы очрашуда, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы үткәреләчәк.


Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан көндезге бергә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән.


Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Шулай ук +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча язылырга мөмкин.


Татар-информ

Фото: dumrt.ru

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру