Журнал «Безнең мирас»

Мотыйгулла һәм Габдулла

Һәрбер халык кайчан да булса үз шагыйрен тудыра, диләр. Бу уңайдан гадәттә конкрет мисаллар да китерелә. Борынгы Грециядә – Гомер, Италиядә – Данте, Англиядә – Шекспир, Германиядә – Гёте, Казакъстанда – Абай, Грузиядә – Руставели, Россиядә – Пушкин. Татар халкы өчен Тукай шундый шагыйрь булды. Нәкъ менә Тукай иҗатында татар халкының күп гасырлар дәвамында туплана килеп тә, әлегәчә мәйданга чыга алмый яткан рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш таба, тормышка аша башлый. Аның шигърияте халык күңеле белән бердәм рәвештә яңгырады.


Габдулла Тукайның шигырь турында беренче белемне Мотыйгулла Төхфәтуллиннан алуы мәгълүм. Әмма Апушның шагыйрь булып китүенә этәргеч ясаган бу игелекле затның эшчәнлеге тиешенчә өйрәнелмәгән, Тукай иҗаты белән шөгыльләнүчеләр дә ни өчендер аны читләтеп үтәләр1. Шунлыктан, Мотыйгулла турында кайбер фактларны укучылар игътибарына җиткерү урынлы булыр. Татарстан Милли архивында сак­ланучы тугызынчы (1850) һәм унынчы (1858) ревизия материалларыннан күренгәнчә, 1844 елның ноябрь аенда дөньяга килгән. Әтисе – Төхфәтулла Нигъмәтуллин, әнисе – Сәрбиҗамал Минкина. Аларның өч уллары һәм ике кызлары булуы билгеле.


Тарихтан мәгълүм ки, Мотыйгулла туу белән әнисе үлә, ә бераздан әтисе дә үлеп киткәч, апасы тәрбиясендә кала. Мотыйгулла яшьтән үк зирәк, зиһенле була. Инде биш яшендә кешеләрне таң калдырырлык итеп Коръән аятьләрен укый, шуңа күрә аны «могҗизалы» бала дип атаганнар. Әтисе урынына килгән мулла, Мотыйгулланы тыңлап караганнан соң, соклануын белдерә һәм ул заманда иң данлыклы саналган Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрә. Бу мәдәрәсәдә Кушлавыч авылыннан килгән, киләчәктә Габдулла Тукайның әтисе булачак Мөхәммәтгариф дигән шәкерт тә укый. Мотыйгулла белән Мөхәммәтгариф тиз арада дуслашып китәләр. Мотыйгулла ятим бала булганлыктан, Мөхәммәтгариф аны үз химаясенә ала, алар бергә яшиләр, бергә укыйлар. Укып бетергәч тә аерылмаска сүз куешалар.


Мәдрәсә тәмамлауга, Мөхәммәт­га­рифны туган җире Кушлавычка мулла итеп билгелиләр. Ә Мотыйгулла, укуын дәвам итү өчен XIX йөзнең икенче яртысында ислам дөньясының гыйлем учагына әверелгән Мисырның әл-Әзһәр университетына укырга китә һәм 1868-1874 елларда шул уку йортында белем ала. Укуын тәмамлап кайтканда, Мотыйгулла Җаек (Уральски) шәһәрендә яшәүче апасы янында туктала. Мәчеткә намазга баргач, Каһирәдә белем алып кайткан бу кешенең Коръән укуын сорыйлар. Намазда катнашучылар аның укымышлылыгына исләре китә һәм мәхәллә кешеләре аның Түбән оч мәчетенә мулла булып калуын сорыйлар. Мәчетне салдырган Гани бай Мотыйгуллага үзенең төскә бик матур, уналты яшьлек Гыйззеназ исемле асрау кызын кияүгә бирә. Мотыйгулла хәзрәтнең унбиш баласы була, ләкин аларның сигезе яшьли үлә.


Хәзрәт М.Төхфәтуллин, Җаек шә­һә­ре мәчетендә мулла булу белән бер­рәттән, XIX йөзнең 70 еллар ахырында «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә дә нигез сала. Бу уку йорты XX йөз башында, нигездә, кадими мәдрәсә саналса да, өлешчә генә уку-укыту реформасы үткәрелеп, башкалардан хөр фикерлелеге белән аерылып торган. Габдулла Кариев үзенең истәлекләрендә (Г.Кариев. «Тукай турында хатирәләр». Казан. 1976, 43 нче бит) «Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыйль (башкалардан аерылып торучы) кеше булганлыктан, алар мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге кебек вак-төяк кыенлыклар булмый иде. Ул заманда иң хөр мәдрәсә – алар мәдрәсәсе иде», – дип яза.


Шәхсән үзем «Мотыйгыя» мәдрә­сәсен кадими уку йорты булган, дигән фикер белән килешә алмыйм. Кадими дип исәпләнгән мәдрәсәнең җитәкчесе дә кадими карашта була бит инде. Әмма дә Мотыйгулла хәзрәтнең алдынгы карашлы кеше булуы бәхәссез. Хәзрәт мәдәният, әдәбият, сәнгать белән даими кызыксынып яшәгән. Гарәп телендәге «Траблис», Кырымда һәм Тифлиста чыга торган «Тәрҗеман», Шәркый рус» газеталарын алдырган, бай китапханәсе булган. Йортта рояль торган, сабыйлар нота укырга, җырларга өйрәнгән. Балалары Камил Мотыйгый һәм Галия Кайбицкаяны гына телгә алсак та, аларның үз чоры өчен алдынгы карашлы, җәмгыятьнең үзәгендә кайнаучы шәхесләр икәнен күрәбез. Камил Мотыйгыйның соңыннан популяр җырчы булып китүе, татар операсында үзәк партияләрне башкарган Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкаяның шушы гаиләдән чыгуы очраклы хәл түгел. М.Төхфәтуллинның тагын бер кызы – мәгърифәтчелек рухында язучы шагыйрә Әминә Төхфәтуллинаны да атап китәргә мөмкин. «Сөембикә» журналында аның шигырьләре күп басылган. Мотыйгулла хәзрәт, ир балалар белән беррәттән, кызлар өчен дә мәктәп ачкан кеше. Аның «Шура» журналында һәм «Вакыт» газетасы битләрендә дин гыйлеме мәсьәләләренә багышланган берничә мәкаләсе дөнья күрә. Аларның берсе бераз кыскартылып, тарих фәннәре кандидаты Рафилә Гыймазова тарафыннан текстологик яктан эшкәртелеп, «Гасырлар авазы» журналында басылып чыкты (2008 ел, №2). Мәкалә «Коръәни кәрим тәрҗемәсе ха­кында» дип атала.


Шагыйрьнең беренче укытучысы

Еллар үтеп, Мөхәммәтгариф вафат булгач, аның ятим калган улы Габдулланы апасы Газизә һәм җизнәсе – Арча төбәгеннән чыккан сәүдәгәр Галиәсгар Госманов үзләре янына Җаекка алдыра, «Мотыйгыя» мәдрәсәсенә укырга бирә. Г.Тукаевның кем баласы икәнен белүгә үк Мотыйгулла хәзрәт аны үз өенә алып кайта. Габдуллага әтисе Мөхәммәтгариф турында: «Синең әтиең мәдрәсәдә мине бик карады, якын итте. Бәйрәмнәрдә мине үзе белән гел Кушлавычка алып кайта иде. Синең дәү әниең безнең кайтуыбызны тәмле ашлар пешереп көтеп тора иде», – дип сөйли.


Мотыйгулла үзенең хатыны Гыйззеназга: «Габдулла ятим бала, аны кара. Аның әтисе, әби-бабасы мине бик тәрбия итте», – ди. Кече улы тугач, Мотыйгулла үзенең мәрхүм дусты истәлегенә аңа Мөхәммәтгариф дип исем куша.


Габдулла мәдрәсәдә вакытын бушка үткәрми, тырышып укый. Г.Кариев үзенең истәлекләрендә: «Габдулла әфәнде гомуми дәрескә дамелла Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, иң зирәк шәкертләрдән хисапланды», – дип яза.


Тукай Җаекка килгән елны ук җизнәсе Галиәсгар Госманов, Рос­сия­дә яшәгән кеше урыс телен дә үз­ләштерергә тиеш, дигән караштан чыгып, каенэнесен өч сыйныфлы рус мәктәбенә укырга бирә. Бу мәктәпне дә Габдулланың уңышлы тәмамлавы мәгълүм. Мәдрәсәдә укыткан хәлфәсе Камил Мотыйгулла улы Төхфәтуллин истәлекләреннән күренгәнчә, Тукай «Әхмәтша учитель» китапханәсеннән Пушкин, Лермонтов, Крылов һәм башка рус әдипләре әсәрләрен алып укырга яраткан.


Каһирәдә белем алып кайткан аталы-уллы Мотыйгулла һәм Камил Төх­фәтуллиннарның «Мотыйгыя» мәд­рәсәсе тирә-як өчен зур мәдәни мәркәз булып әверелә. Мәдрәсәнең югары сыйныфларында көнчыгыш телләре һәм дини тәгълиматтан тыш, тарих, мантыйк, әдәбият һәм шигърият белемнәре дә өйрәтелә. Әбугалисина кебек шәхесләргә табынган Гомәр Хәйямны, Нәваины яттан белгән, төрки һәм көнчыгыш халыкларының әдәбиятын җентекләп үзләштергән Мотыйгулла хәзрәт тарих һәм әдәбият фәннәрен мәдрәсәдә үзе укыта.


Бу мәдрәсәдә шәкертләргә карата тән җәзасы бөтенләй кулланылмаган. Менә шуңа күрә мәдрәсә диварларында кулъязма газета-журналлар чыгуы, аларда шәкертләр тарафыннан язылган парчалар, хикәяләр басылуы табигый бер күренешкә әверелә. Аларда шәкерт Габдулла Тукаев язмалары да басылгандыр, дип уйларга тулы нигез бар. Истәлекләрдән күренгәнчә, әлеге мәдрәсәдә Мотыйгулла хәзрәт алдынгырак карашлы шәкертләргә шәрыкнең бөек шагыйрьләре әсәрләре турында да сөйләгән, шигырь төзелешенә кагылышлы дәресләр дә биргән. Шулай итеп, Габдулла Тукай шигырь төзелеше турындагы беренче белемне остазы Мотыйгулла Төхфәтуллиннан ала. «Габдулла Тукаев Мотыйгулла хәзрәтнең гыйльме гаруз (шигырь төзелеше хакындагы белем) дәресләренә бик иҗтиһад белән йөрде», – дип яза Камил Төхфәтуллин үзенең истәлекләрендә.


Ничектер шулай килеп чыкты, үткән гасырның 70 нче елларында мин Камилнең улы Хәмит Төхфәтуллин белән нык аралашып яшәдем, хәтта дуслашып киттек, дияргә дә була. Ул минем эш урыныма – телевидениегә еш килеп йөри башлады. Без кичләрен, эштән соң аның белән җыр сәнгате турында әңгәмә корырга ярата идек. Фатирында очрашканда да, гадәттә, ул мине берничә җыр тыңлатмыйча җибәрми иде. Хәмит ата-бабасының «Мотыйгыя» мәдрәсәсендәге эшчәнлеге турында тәфсилләп сөйләргә яратмады. Чөнки ул чорда туган-тумачаның мулла булуы, дин сабагы укытуы хакында сөйләмәвең хәерлерәк иде. Шулай да Хәмитнең бабасының да, әтисенең дә Тукай белән аралашып яшәве, аңа һәрдаим ярдәм итүләре турында сөйләве хәтердә сакланып калган.


Тукай иҗатын өйрәнүчеләр шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләрендә гарәп-фарсы сүзләренең шактый еш очравын искәртә. Мин монда да Габдуллага бу телләрне Мисырда яшәп, ныклап өйрәнеп кайткан Төхфәтуллиннарның йогынтысы булгандыр, дип саныйм. Укытучы укучысы өчен һәрьяктан үрнәк булып тора бит инде ул.


Серле Тукай

Гадәттә, кешенең табигате турында сүз йөрткәндә, ул аның асылы, эшчәнлеге белән билгеләнә, диләр. Җаекта яшәгәндә үк 18-19 яшьлек егет – Габдулла Тукаев үзен таныта, шәхес буларак, халыкның рухи дөньясында урынын билгели алган. Шагыйрь халкына үз сүзен турыдан-туры әйткән. Аның күңеле өчен мондый хәл бик тә табигый күренеш булса кирәк. Тукайны бу эшкә беркем дә өйрәтмәгән, ул үз аңы, үз акылы белән шушы юлга басарга җөрьәт иткән. Философия фәннәре кандидаты Ил Саттаров (күренекле татар шагыйре Рәхим Саттарның улы) мондый юлны пәйгамбәрлек юлы, дип атады. «Кешелек вакыт-вакыт үзенә пәйгамбәрләрне булдыра. Бу – табигый хәл. Тукайның пәйгамбәрләр юлына басуының сәбәбе аның язмышыннан киләдер. Өч яшьтән ятим калганга, кулдан-кулга йөреп үскәнгә, аны халык үстергән, дип әйтеп була, шуңа күрә дә аның күңеле-җаны иртә уяна, биеклеккә күтәрелә. Әгәр дә Тукай, әти-әнисе исән булып, тыныч кына мулла гаиләсендә үскән булса, аның җаны шулай уянып китәр идеме икән? Ул үзен халкы белән бердәм сизәр идеме икән? Үз көчеңне тою дигән нәрсә бар. Тукайның беренче шигырьләрен укыганда ук сизәсең – ул үзенең шагыйрь икәнлегенә бер дә шикләнми», – дип яза ул 2000 елда «Туры Тукайның серләре» дигән мәкаләсендә.


Фикерен дәлилләү өчен, И.Саттаров мисалга Тукайның басылып чыккан шигырьләренең беренчеләреннән саналган «Мужик йокысы» шигырен китерә:


...Тик яткач, Ходаем
Бирми мал сәбәпсез;
Бишмәтең таланган,
Күлмәгең сәдәпсез.


Хак сүзне әйткәнгә
Киң күңелең тарайса,
Урыныңнан кузгалма,
Йоклый күр, алайса.


Беренче карашка гап-гади сүз­ләр. Әмма алар һәркемне үзенең бү­ген­ге хәле, язмышы турында уй­ланырга, башкалардан калышмаска, тулы канлы тормыш белән яшәргә этәрә. Күрәсең, холкы шундый булгандыр, Тукай яшьтән үк халкы алдында үз урынын билгеләргә тырыша. Көчен сизеп, халык алдында торган мәсьәләләрне хәл итәргә керешә. Бу уңайдан 1906 елда «Әлгасрел-җәдит» журналында басылган «Үз-үземә» шигыреннән берничә юлны китереп үтик:


Телим булырга мин инсане гали,
Тели күңелем тәгали биттәвали.
Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вакытын татарның.
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә –чын татармын.


Менә шулай шагыйрь турыдан-туры халкы белән әңгәмә кора. Ул чорда мәдәниятебезнең артта калуына, татарлар арасында инженерларның, табибларның, галимнәрнең бик аз булуына борчыла. Болай уйлау, үз алдыңа милләтне күтәрү максатын кую өчен, әлбәттә инде, үз-үзеңә ныклы ышаныч белән бергә, кыюлык та кирәк. «Тели күңелем тәгали биттәвали» – күңелем бертуктаусыз югарылыкка күтәрелүне тели, дигән сүзләр бу. Халкы белән үзен бердәм тоеп, милләтне күтәрү өчен җиң сызганып көрәшергә өндәгән шагыйрьләр, мөгаен, тарихта әллә ни күп тә түгелдер.


...И кардәшләр, кул тотышып алга барыйк.
Башка милләтләр хәлен карап карыйк;
Мәдәният мәйданында урын алыйк,
Егыла-тора алга таба атлыйк, имди.
(«Дусларга бер сүз», 1905 ел).


1905-1906 елларда язган шигырьләрен укыганда шагыйрьнең үз юлы, вазифасы һәм үз өстенә алган бурычлары турында җитди уйланганы сизелә. Күрәсең, шунлыктандыр, Тукай яшәгән чорларда ук халык аны үз итеп яраткан һәм татар халкы гына түгел, барлык төрки халык­лар да. Казакъ язучысы Сабит Муканов Казанга Тукайның сиксән еллыгына багышланган фәнни конференциягә килгәч, үзенең чыгышында: «Алма-Атада фатирымда китапханәм бар. Ул байтак зур, дип әйтер идем. Шул китаплар арасында бик тә затлылары бар. Ләкин иң кадерлесе кечкенә генә кәгазь тышлы, әтинең юртасыннан калган бер китап – Тукайның Бөек Октябрь революциясенә кадәр Казанда басылып чыккан шигырьләр җыентыгы. Безнең гасыр башында һәр төрки халыкның үзенең танылган, яраткан шагыйре булган. Ләкин шул чорда үз итеп бар төрки халыклар Тукайны белгән, хөрмәтләгән», – дигән иде.


Тиздән Тукайның тууына 130 ел тула. Аның вафат булуына да инде йөз елдан артык гомер үтте. Казанда һәм шагыйрьнең туган төбәге Арчада үтәчәк чараларда төрле төбәкләрдән кунаклар катнашыр дип көтелә. Бөек якташыбызның юбилее уңаеннан әллә ни зур булмаган өй-фатир шартларында да кулланырлык портретын һәм иң популяр әсәрләреннән торган китабын чыгарасы иде. Юбилейга кадәр моны әзерләп булмаса да, артык борчылырга кирәкми. Аларны чыгаруны бик озакка сузмыйча, кунакханәләргә сатуга куйганда, аларны истәлеккә үзләре белән алып китәргә теләүчеләр аз булмас, дип уйлыйм. Тукайның портреты өйләрендә булмаган язучылар Татарстанда да аз түгел бит. Күпчелек җитәкчеләрнең эш бүлмәләрендә дә юк ул. Казанда илкүләм чаралар даими үткәрелә. Соңгы вакытта туристлар агымы да артты. Кунакларның һәркайсы үзе белән ниндидер сувенир алып китәргә тырыша. Тукайның портреты һәм бу максаттан махсус чыгарылган китабы иң яхшы сувенир булыр иде.


26 гыйнвар, 2016 ел

Теги: Әгъзам Фәйзрахманов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру