Журнал «Безнең мирас»

Мирасыбызның колачы киң

«Мирас» журналының чыга башлавы иске хакыйкатьне тагын бер кат раслады: үзең турында үзең уйламасаң, синең хакта бүтәннәр кайгыртмый икән. Күз алдында таркалып һәм таралып баручы СССРдагы халыкларның (әлбәттә, җөмләдән татарларның да) үз мәдәни һәм рухи язмышларын «кызылавыз» большевикларга «ышанып тапшырулары» тирән ялгышу нәтиҗәсе икәнлеге хәзер тулысынча расланды. Урыс халкы, урыс теле, «бөек урыс цивилизациясе» исеменнән лаф орган, урыслаштыру юлы белән барлык халыкларга «бәхет өләшү»не идеал иткән большевиклар колониаль хәлдәге «вак» халыкларның гына түгел, хәтта урысларның үзләрен дә мәдәни, рухи һәм, иң мөһиме, әдәп-әхлак, гадел фикер йөртү ягыннан төбе ямалуы мөмкин түгел «ярыктагарак» янына «утырткан» булып чыкты. (Үз миссиясен башкалар өстеннән хөкем йөртүдә, аларга өлеш-сәдака бүлеп утыруда күргән халыкны бәхетлеләрдән санап булмый...)


Шуңа күрә без, әгәр үз милли мәдәниятебезне, үз телебезне, рухи мирасыбызны саклап калырга, аларны савыктырырга, яңадан җанландырырга телибез икән, ул чакта без кемнеңдер вәгъдәләренә, бигрәк тә рәсми оешмаларның, шунда туенып ятучы чинауник-түрәләрнең тәмле телләренә ышанмыйча, барысын да үз кулыбызга алырга, ихтыяҗларыбыз хакында үзебез кайгыртырга тиешбез.


М.Мөлеков,  М. Госманов һәм Ф.Сафиуллин. 1992 ел,  30 сентябрь. Зөфәр Бәширов фотосы М.Мөлеков, М. Госманов һәм Ф.Сафиуллин. 1992 ел, 30 сентябрь. Зөфәр Бәширов фотосы

Тормышның табигый процессында тудырылган милли мәдәниятләр, рухи байлыклар бары аларны барлыкка китергән халыклар карамагында гына гомерле була. Шуңа күрә мин иң зур теләк итеп, нияте белән рәсми булмаган «Мирас» фонды каршында чыга башлаган «Мирас» журналына гайре рәсмилек статусын саклау бурычын атар идем. Халык үзе күпкатлы, «эчле-тышлы» булган шикелле, аның рухи дөньясы, мәдәнияте, мирасы да гаять катлаулы, әллә ничә тышлы, кат-кат астарлы. Мондый бай хәзинәне бары чын төрлелек, бары хакыйкый плюрализм гына иңли ала. Ә рәсмилек исә, аяныч тарихыбыз артыгы белән раслаганча, бары бер-ике юнәлешне генә чынбарлыкның тар сыйнфыйлык, максатчан идеялек ише «өлешләрен» генә үзенә сыйдыра һәм күтәрә ала. Рәсмилек ул табигате белән шундый язмышка «хөкем ителгән».


Шул ук вакытта «Гайре-рәсмилек» дигән шигар-лозунг астында яңа журнал аерым бер төркемнәрнең монополиясенә әверелүдән сак булырга тиеш. Тар төркемчелек (фирка-партия ише тар оешканлык) ул да асылда рәсмилек медаленең икенче ягы булудан ары китми. Шуңа күрә, мин «Мирас»ның туып килүче Фәннәр академиясе, университет, педагогик һәм башка институтлар хезмәткәрләренең, шулай ук киң җәмәгатьчелекнең актив катнашында чыга торган үзенчә бер мөстәкыйль, димәк, киң колачлы, хөр фикерле журнал булуын теләр идем. Бары шулай булганда гына ул үзенә озын гомер һәм бай эчтәлек тәэмин итәчәк. Киресенчә булганда, ул бик тиз тараячак, саегачак һәм пыс­кып сүнәчәк... фикердә, анда хөрлек булмыйча торып, сәясәттә иреклеккә, икътисадта мөстәкыйльлеккә ирешеп булмый.


Журналның төп эчтәлеген, әлбәттә, иң элек язма мирасыбыз истәлекләре алырга тиеш. Бу – бәхәссез. Шулай ук анда «Халык иҗаты ядкарьләре» дигән бүлекнең булуы да акланган. Күптомлы «Татар халык авыз иҗаты» сериясенә кермәгән фольклор әсәрләре дә анда киңрәк урын алсын иде. Моңарчы төп версияләре билгеле булган җыр-бәетләр, әкият-риваятьләр һ.б. халык авыз иҗаты әсәрләренең вариантлары басылу да мирасыбызның колачын ачык­лауга хезмәт итәр иде.


Әлбәттә, мадди мәдәниятебез, бигрәк тә нәфис һәм гамәли сәнгатебез истәлекләрен барлау, теркәү, гыйльми тасвирлау һәм пропагандалауны да төп бурыч иткән махсус бүлекне дә даими күрәсе килә.


Материал җыелуга карап, чит илләрдә яшәгән һәм яшәүче кар­дәш­ләребез хакында да фактик материалларны бирә бару журналның гуманистик юнәлешен көчәйтергә хезмәт итәр иде.


Шулай ук «Мирас» журналында «Фактлар һәм шәхесләр» дигән махсус бүлек ачылсын иде. Анда моңарчы төгәл яктыртылмаган аерым вакыйгалар, эшчәнлекләре ачылып җитмәгән шәхесләр хакында эреле-ваклы фактик мәгълүматлардан торган (информация чыганаклары төгәл күрсәтелгән) кечкенә-кечкенә язмалар басылсын иде.


Зур мәсьәләләр буенча полемикалар, принципиаль фикер алышулар, минемчә, «Бәхәсләр» бүлегендә урнашырга тиешләр. Тик монда гомум теоретик сүз боткасына юл куелмасын, бәлки чын-чынлап бәхәсле фактлар гәүдәләнсен иде.


«Мирас»ның сынау максаты белән чыгарылган беренче саныннан (1/91) күренгәнчә, фидакарь эшкә алынган редакция хезмәткәрләре алдында мадди кыенлыклар басып торуын да онытмыйк... Хәятебезнең барлык даирәләрендә диярлек девальвация һәм регресс – рухи һәм җисмән таркалу хөкем сөргән заманда мондый кыенлыклар белән көрәшү җиңел булмас, әлбәттә. Шулай да җиңел юл эзләүнең никадәр хәтәр һәм ахыр чиктә мәгънәсез булуын 70 еллык тарихыбызның бүгенге нәтиҗәләре артыгы белән расласа кирәк...


Җыеп әйткәндә, яңа журнал алдында мин өч төрле мөһим һәм гаять авыр бурыч торуын күрәм:


1) гамәлдә мөстәкыйльлек һәм фикердә хөрлеккә омтылу;
2) эчтәлектә киңлек, ягъни чын рухи байлыкка таяну;
3) эштә сыйфатка, димәк, тынгысыз хезмәткә алыну.
«Мирас», №1, 1992.

Теги: Миркасыйм Госманов Яңалыклар Мирас-25

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру