Мин утырткан агачлар...
Тарих, киләчәккә аман-имин илтеп тапшырыр өчен, Вакытны җыеп, төйнәп куя. Көннәр уза, еллар уза, чорлар уза, системалар тузып юкка чыга һәм гасырлар кисешкән бер чатта Кеше (әллә халык кадәр Халыкмы?) исәнгерәп калырга мөмкин: кем мин? нишләп торам монда? кая барышым иде? арткамы? алгамы? Шундый мөһим, хәлиткеч минутта, чикләвек кабыгын таш бәреп ваткандай, Тарихи Хакыйкатьне ялганнан арчып бирер, башта кайнаган бихисап сорауларга дөрес җавап табарга ярдәм итәр өчен һәр милләтнең киләчәкне күзаллап, үткәннәрне барлаган фидаи затлары булырга тиеш. Татар кебек шанлы, данлы, югалтуларга, табуларга, гыйбрәтле вакыйгаларга һәм, ни аяныч, кара ялганга, ялага, фальсификациягә бай тарихлы кавем өчен – бигрәк тә. Шөкер, асыл ир-егетләр дигәндә (сугышта, тарихта, әдәбиятта, сәнгатьтә, мәдәнияттә һ.б.) милләтебез беркайчан да фәкыйрь булмады.
Тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаевның төп фәнни хезмәтләре исемлегенә игътибар юнәтү җитә, җанга суелып кергән хатирәләр яңадан терелеп күз алдына баса гүя: «Татар халкының җиһады», «Идел буенда православие миссионерлары», «Идел буенда ислам һәм православие (XVIII гасыр): бәрелештән үзара түземлеккә таба», «Батырша восстаниесе. 1755 ел»...
Кичәге көненә багып дөрес нәтиҗәләр чыгарган халык кына киләчәккә өметле караш ташлый, андый халыкның гына киләчәктә мондый хаталар, ялгышлар кылмаска, теге яисә бу куркыныч янаганда сакланып калырга, исән калырга ышанычы бар.
Редакция
Мин утырткан агачлар шаулап үсә...
Гаилә
Мин 1946 елның 2 гыйнварында хәзерге Пермь краеның Октябрь районы Уразмәт авылында туганмын. Әтием Габделхак исемле (1906-1963). Аның белмәгән эше юк иде, һәрнәрсәгә кулы ятты – кирпечтән мич тә өйде, нарат тамырын кайнатып сумала да чыгарды. Сабый килеш Гражданнар сугышын күреп калган ул – кызыллар белән аклар күз алдында сугышкан, диярлек: бакчабызда пулемёт торган, ә бабабызның базында бер кызылармияче эзәрлекләүдән качып көн уздырган. Сталин чорында, күмәк хуҗалыкка керергә теләмәгән өчен, әтине лагерьга сөргәннәр. Беломорканалны төзүдә катнашкан. Соңрак Бөек Ватан сугышына киткән, Кырымны яклаганда алманнарга әсир төшкән, аннан качкан, Польшага кадәр барып җиткән, каты яраланган. Сугыштан соң «хыянәтче» мөһере сугылган. Ул вафат булганнан соң да, төрле анкеталар тутырганда, миңа шактый шөбһәләнергә, борчылырга туры килә иде – әсирлеге хакында, гомумән, тел яшердем.
Әнием Нәгыймә турында бик аз беләм. Богородское хастаханәсендә, үлем белән тартышкан көннәрендә, мине тәмле-тәмле конфетлар белән сыйлавы хәтеремдә. Озакламый без әнисез калдык. 1953 ел иде бу. Шул ук елда мин беренче сыйныфка укырга кердем.
Мәктәп
Егерме яшемә кадәр туган авылымнан чыкмадым. Ул чорның һәр бала-чагасы кебек, минем дә иң садә вакытым табигать кочагында, күмәк хуҗалык эшендә, укуда үтте. Ниндидер истәлекле вакыйгалар булуын хәтерләмим – караңгы татар саласында гади-гадәти тормыш белән яшәдек: авылга ут та кермәгән иде, радио да юк, кинофильмнар да күрсәтмәделәр.
Мин «яхшы» һәм «бик яхшы» билгеләренә укыдым. Ул вакытта бездә башлангыч мәктәп кенә. Ләкин, һич көтелмәгәндә, җиде чакрым ераклыктагы Бикбай авылы мәктәбе янып көл булды. Анда якын аралардан бик күп укучы килеп белем эсти иде. Күрше-тирәдә укытырга яраклы зур бина табылмаганлыктан, безнең мәктәпне җидееллыкка әверелдерделәр. Чыбык очы туганыбыз Габдерәхим абый берничә ел буе директор вазыйфасын башкарды, тарих фәнен укытты – ихтимал, минем һөнәри тарихчыга әверелүемдә аның да өлеше булгандыр.
Урта белемне бездән егерме чакрымда урнашкан Сазавылда алып бетердем. Әмма моңа озак куанырга туры килмәде – шул ук 1963 елның 17 июлендә әти дөньядан кичте.
1964 елда Пермь университетының тарих бүлегенә читтән торып укырга кердем. Имтиханнар шактый катлаулы. Урыс телем чамалы. Бу кимчелектән татар авылында яшәп беркайчан да арына алмавым көн кебек ачык. Шуңа күрә ике елдан Пермьгә күченергә карар кылдым.
Тормыш университетлары
Читтә хезмәт юлымны слесарь-сантехниклыктан башладым. Закамск микрорайонының тулай торагында бүлмә бирделәр. Бер үк вакытта кичке дәресләргә йөрдем, ялларымны район китапханәсендә үткәрдем. 1970 елда университетны тәмамлап, шул ук елның сентябрендә Сания исемле чибәр, акыллы, төпле кызга өйләндем. Әмма безгә озак вакыт гөрләшеп яшәргә туры килмәде, гаилә тормышының барлык ләззәтен тоеп гомер итә башладым, дигәндә генә мине СССРның Кораллы көчләре искә төшерде. Яшьлегемнең бер елын Смоленск өлкәсендәге Сафоново шәһәрендә калдырып кайттым. Сөйгәнем белән көн саен хат алышу гына саргаюдан саклап калгандыр.
Армия сафларыннан азат ителгәннән соң төрле елларда смена башлыгы, ПТУда, кичке мәктәптә укытучы, Фәнни-тикшеренү институтында сәяси агарту кабинеты җитәкчесе булып эшләдем; галимнәр белән аралашу, фәнни тикшеренүләргә һәвәслегем Пермь университетының аспирантурасы ишеген кактырды. 1983 елның апрелендә диссертациямне яклау бәхетенә ирештем. Шатлыгымны уртаклашырга Диссертация советы әгъзалары, кафедра укытучылары, аспирантлар безгә, Закамскига җыелды. Банкет-мазар уздыруларның тыелган чагы иде бу. Кунакларны җәмәгатем белән аның әнисе (каенанам) сыйлады (ул махсус шуның өчен Пермьгә килде). Сый, нигездә, татар халык ашларыннан гыйбарәт иде, кунаклар аларны кабып карауга «аһ» итте һәм озак гомер әле «телеңне йотарлык ризыклар» турында сөйләп, күңелле хатирәләрен яңартты.
И Казан, нурлы Казан!..
Казанга күченергә уйлый башлаганчы, мин Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтында – укытучы-доцент (1983-1993), гуманитар факультетта декан (1990-1992) булып эшләргә өлгергән идем инде. Бардада узган Пермь татарларының тарихы һәм мәдәнияте проблемаларына багышланган конференциядә беренче тапкыр Г.Ибраһимов исемендәге институтның галимнәре, милләтпәрвәрләр Рәшит Ягъфәров, Дамир Исхаков белән таныштым һәм, башкалабызда эш табыла калган очракта, гаиләм белән Татарстанга күченергә теләгем барлыгын әйттем. Хәерле эш булды ул. Шул ук елны Тел, әдәбият һәм тарих институтына өлкән фәнни хезмәткәр итеп штатка алдылар. Акыллы затлар, галимнәр белән аралаша торгач, Идел буенда ислам, православие дине мәсьәләләре кызыксындыра башлады, җиң сызганып татарларны чукындыру сәясәтен өйрәнергә керештем. Яңа керәшен конторасы тарихын әзерләү (1997) – бу эшнең күркәм нәтиҗәсе булды. Кулъязманы мөфти Габдулла хәзрәт Галиуллинга күрсәттем, ул мине, китапны бастырып чыгару мәсьәләсе буенча сөйләшергә, Кабан арты мәчете имамы Исхак хәзрәт Лотфуллинга җибәрде. Бераздан «Татар халкының җиһады» исемле басма «табадан төште». Шунысын да әйтим: бу – иҗади биографиямдә шулкадәр тирән анализланган бердәнбер мәҗмуга; аның турында төрле сүзләр ишетелде, әмма мин язган өлешкә рецензентлар тарафыннан тел-теш тидерү күзәтелмәде. Дөрес, Пенза өлкәсенең Городище район мәхкәмәсе аны җиңел кул белән «тыелган әдәбият» исемлегенә кертте-кертүен, әмма тискәре бәһа биргән белгечләр аның кереш өлешеннән башка бүлекләрен укып изаландымы икән? Белмим. Шикләнәм. 1999 елда нәшер ителгән «Идел буенда православие миссионерлары» исемле китап, мөгаен, шул яктан аерата кыйммәтледер: анда мөселманнарны чукындыру һәм керәшен конторасы, православие миссонерлары эшчәнлеге турында моңарчы беркайда да басылмаган мөһим документлар дөнья күрде.
Туксанынчы еллар уртасында үзем өчен өр-яңа тема – татар тамгалары дөньясын ачтым. XVII-XVIII йөзләр чыганакларын өйрәнгәндә кулыма гаять кызыклы документлар килеп керде – алардан күренгәнчә, татарларда имза урынына тамга куя гадәте еш очраган. Фәнни мәсьәләдә бу, Миркасыйм Госманов, Дамир Исхаков һәм тагын берничә галимнең аерым сюжетыннан тыш, гомумән, өйрәнелмәгән, эшләнмәгән, эшкәртелмәгән өлкә булып чыкты. Бик күп төрле тамгалар җыеп, конференцияләрдә нотык тоту, матбугатта басылу бәхетенә һәм мәртәбәсенә ирештем.
Ихтимал, яшәлгән гомеремә күпмедер нәтиҗә ясап карасам, нигездә, канәгатьлек хисе кичерермен – юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрады, кирәк чакта һәрдаим ярдәм кулы сузды алар, гаиләм – җәмәгатем Сания, балаларым Чулпан, Алсу, Азат – ныклы терәк булды. Чын ир-ат агач утыртырга, йорт салырга, шигырь язарга тиеш, диләр. Мин утырткан агачлар Уразмәттә, Пермьдә, Казанда, Арчада, Каенсарда шаулап үсә, Пермьдә үз кулларым белән ике бакчачы йорты күтәрдем, инде шигырьләргә килгәндә... Тарихта калырлык ике юл шигырь иҗат итмәсәм дә, тарихның үзе турында күп уйландым, күп эзләндем, күп өйрәндем, күп яздым...
«Мин бәхетсез», дип әйтү килешмәс.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА