Журнал «Безнең мирас»

Милләтне кайгыртучы басма

Вакыт тиз үтә. «Безнең мирас» журналы (мин биредә «Мирас» һәм «Чын мирас» исеме белән дөнья күргәннәрен дә күз уңында тотам) чыга башлауга да 25 ел вакыт үтеп киткән икән инде. Әле кайчан гына журналның беренче саннарын укып, бик шатланган идек. Узган гасырның туксанынчы еллары башында, Татарстан үз дәүләтчелеген төзү өчен кискен көрәш алып барган көннәрдә оешкан һәм халкыбызның үзаңы уянуының, үсүенең матур мисалы буларак, көтмәгәндә-уйламаганда калкып чыккан журнал тиз арада киң җәмәгатьчелеккә танылып өлгерде.


Ул ныклы традицияләре, инде калыпланган юнәлешләре, тотрыклы коллективлары булган дистәләрчә газета-журналлар арасында үз урынын тапты, юнәлешләрен булдырып, кыйбласын танытып кына калмады, бәлки кабатланмас йөзе, үзенчәлекле көрәшче булуы белән дә үзен өлкән кардәшләре арасында уңай яктан күрсәтеп өлгерде. Дөрес, журнал эшчәнлегенең беренче чорында аерым материалларга, тарихыбызның кайбер вакыйгаларына бәя бирүгә карата төрле фикерләр яңгырады, тәнкыйть сүзләре дә әйтелде. Хәер, бу шулай булырга тиештер дә инде. Бар кеше дә бер үк төрле уйлый алмый бит, фикер каршылыклары булу – табигый хәл.


Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, журнал милли мәдәниятнең чын патриотлары булган кайбер галимнәр һәм зыялы эшмәкәрләр белән эре сәнәгать җитәкчеләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә туды. Соңрак, дәүләт органнарында эшләүче кайбер зыялыларның ярдәме белән хөкүмәт канаты астына кергәч, аның сулышы тагын да киңәеп китте.


Ф.Мусин һәм Х.Җәләй.  1992 ел,  30 сентябрь. Зөфәр Бәширов фотосы Ф.Мусин һәм Х.Җәләй. 1992 ел, 30 сентябрь. Зөфәр Бәширов фотосы

Әлбәттә, дөнья бер урында гына тормый, даими үзгәрештә ул. Хакимияткә дә яңа кешеләр килә. Билгеле, аларның матбугатка да үз карашы бар. Журналның исеме дә үзгәрде. Башта ул «Мирас» дип чыкса, аннары «Чын мирас»ка әйләнде. Хәзер исә «Безнең мирас» исеме белән дөнья күрә. Минемчә, бу исемнәрнең берсе дә начар түгел. Шулай да «Безнең мирас» журналның юнәлешен төгәлрәк аңлата кебек. Укучыларда гаҗәпсенү дә уятмый, төрле сораулар да тудырмый. Хәтерлим әле, журнал «Чын мирас» исеме белән чыкканда, бу басманың даими хәбәрчесе буларак, кайберәүләр миннән: «Мирасның ялганы да буламыни?» – дип сорый иде. Гадәттә, андый вакытта: «Һәр нәрсәнең чыны да, ялганы да буладыр инде ул», – дип җаваплый идем. Бәлки, хаклы да булмаганмындыр.


Әмма журнал шушы чирек гасыр дәвамында халыкка, милләтебезгә хезмәт итте. Юк, ул бервакытта да татар милләтен башкалардан өстен куярга тырышмады, татар халкының бүтән милләтләр, шул исәптән руслар белән дә, тигез хокуклы булуы өчен көрәште. Бу максат бүген дә үзгәрмәде.


Моңарчы архивларда тузан җыеп яткан тарихи-мәдәни, гыйльми мирас җәүһәрләрен халкыбызга кире кайтарып, журнал аларны фәнни әйләнешкә кертә. Дөньяның иң танылган ундүрт теленең берсендә сөйләшүче уңган халкыбызның бай мәдәни хәзинәсе яңа байлыклар хисабына тагын да ишәя бара. Шул ук вакытта «Безнең мирас» гуманитар фәннәр тармакларының барысы белән дә актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүче гыйльми журнал да әле. «Безнең мирас» фәнни-популяр басма булудан тыш, әдәби-нәфис журнал вазифаларын да үти. Республикабызның иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләр һәм матур әдәбият әсәрләре дә аның битләрендә даими рәвештә басылып килә.


Татарстанның вице-президенты В.Лихачев «Мирас» бәйрәмендә. 1992 ел,  30 сентябрь. Зөфәр Бәширов фотосы Татарстанның вице-президенты В.Лихачев «Мирас» бәйрәмендә. 1992 ел, 30 сентябрь. Зөфәр Бәширов фотосы

Бу мәкаләне әзерләгәндә журналның төрле елларда чыккан саннарын актарып утырдым. Авторлар составы үзгәрә төшсә дә, ул һаман да төп игътибарын халыкка хезмәт итүгә юнәлтә. Татар халкының милли азатлык хәрәкәтенә, аның лидерларына багышланган сәхифәләр дә еш очрый. Минем үземә дә журнал өчен алар турында берничә язма әзерләргә туры килде. Хәтерлим әле, 1996 елның урталарында Марат Мөлеков «Мирас» журналы өчен Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге турында мәкалә әзерләвемне сорады. Милли хәрәкәттә бик актив катнашмасам да, ризалаштым. 1996 елның 12 нче санында «Татар халкының милли азатлык хәрәкәте» дигән рубрика астында «Яшәү мәгънәсе» исемле язмам басылып та чыкты.


Мәкаләнең башында шундый юллар бар иде: «Татарның милли хәрәкәте барлыкка килүгә шактый озакка сузылган торгынлык елларыннан соң, үзгәртеп кору, демократия җилләре исә башлау этәргеч бирде.Ник дигәндә, үз фикереңне курыкмыйча әйтергә, кайбер планнарыңны гамәлгә ашыруга мөмкинлек туды. Шунлыктан, Татар иҗтимагый үзәгенең формалашуы да табигый күренеш. Татар теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләребез югалу дәрәҗәсенә җиткән иде. Халкыбызның язмышы бик күпләрне борчыды. Татарның тарихына игътибар итсәң, ул һәрвакыт бәйсезлек өчен көрәшкән. Крестьян восстаниеләрен, революцияләрне искә төшерегез. Аларда татар сан ягыннан да, активлык ягыннан да башкалардан ким булмады. Бөек Ватан сугышы башлангач, татар халкы туган илен саклау өчен немец-фашистларга каршы бердәм күтәрелде. Батырлыгы, тәвәккәллеге, чыдамлыгы белән аерылып торды. Нинди генә авыр хәлләргә калса да, татар һәрвакыт иреккә омтылды».


Үзәкне оештыручыларның берсе, аның беренче президенты Марат Мөлеков Татар иҗтимагый үзәге оешкан чорны болай тасвирлый: «Үзгәртеп кору дигән сүзләр ишетелә башлагач, халык батырая төште. Мин ул вакытта Казан дәүләт университетында укыта идем. Студентлар, аспирантлар, элекке укучыларым еш кына минем янга килеп киңәшә башлады. Тик кенә утырмаска, нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген искәрттеләр. Шәхсән үзем Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына барып, андагы галимнәр белән фикерләштем. Бу институтта минем дусларым күп. Кичекмәстән зыялыларны җыярга, мәсьәләне уртага салып, ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк, дигән карарга килдек. Һәм шулай эшләнде дә».


Ирек мәйданында. 1991 ел Ирек мәйданында. 1991 ел

Милләт өчен янып-көеп йөрүче зыялыларыбыз зур тырышлык куйса да, ТИҮне оештыру, эшчәнлеген җайга салу авыр булды. Оешкан чорда Татар иҗтимагый үзәге лидерларына КПСС өлкә комитеты, хәтта Үзәк комитет та тынгы бирмәде. Һәр адымнарын күзәтеп тордылар. Марат Мөлековның әйтүенә караганда, аны көнаралаш үзләренә чакыртканнар. КПСС Үзәк комитетының дәүләт-хокук бүлеге мөдире Я.А.Михайлов, Үзәк комитет инс­трукторы А.Ф.Садовников һәм башка түрәләр Татарстанны автономияле республикадан союздаш дәрәҗәсенә күтәрергә иртә әле, вакыт җитмәгән, дип тынычландырырга тырышкан. Куркытып та караганнар. Шулай да М.Мөлеков түзгән, сайлаган юлыннан тайпылмаган. «Мирас»та басылган мәкаләне дә Марат бик ошаткан иде. Мәкалә дөнья күрүгә, ул минем янга кереп, рәхмәтләрен әйтеп чыкты. Озаклап сөйләшеп, чәй эчеп утырдык.


Журнал тарихы турында уйлаганда аның даими үсештә, хәрәкәттә булганда гына фәнни фикернең алга китәчәген яхшы аңлап, төрле карашлар, концепцияләр, бәхәсләр чагылган үзенчәлекле хезмәтләргә дә даими урын бирүенә төшенәсең. Журнал инде кайбер формалашкан фәнни концепцияләрнең нык­лыгын бәхәс тудыру аша сынап карауны да мәгъкулькүрә. Шул сәбәпле, аның битләрендә республикабыздагы төрле иҗтимагый-сәяси фикерләрнең чагылуы да бик табигый.


Халкыбызның кабатланмас шәхес­ләре турында язмалар һәр санда диярлек урын ала. Андый материаллар кызыксынып укыла. Күренекле шәхесләр турында мин үзем дә журналдаберничә очерк бастырдым. «Хакыйкать юлында» дип исемләнгән очерк республика халкына яхшы таныш шәхес Фәүзия Бәйрәмова турында иде («Мирас», 2001 ел, 4 нче сан). Җөмһүриятебез суверенлыгына, дәүләтчелегебезне торгызуга багышланган җыелыш-митингларда, төрле дәрәҗәдәге корылтайларда Фәүзия даими чыгыш ясый. Татарстан халык депутаты вазифаларын башкарганда, мөгаен, ул бер генә сессиядә дә чыгыш ясамый калмагандыр. Аларның күпчелеге үзен татар дип санаган кешеләр күңеленә барып җитеп, нерв җепселләреннән дә нечкә кылларын тибрәндереп узгандыр, дип уйлыйм.


Ирек мәйданында. Тальянда Р.Вәлиев, әләм белән  М.Тукаев.  1991 ел Ирек мәйданында. Тальянда Р.Вәлиев, әләм белән М.Тукаев. 1991 ел

Ф.Бәйрәмова фикерен халыкка җиткерү өчен матбугат чараларыннан, шул исәптән, «Мирас» журналыннан да мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга тырыша. Җитәкчеләргә охшау-охшамавын бик үк уйлап тормыйча, фикерен бизәкле кәгазьләргә төрмичә, кистереп, ачыктан-ачык бәреп әйтә. Матбугат та Фәүзиягә бик игътибарлы. Аның чыгышларыннан өземтәләр төрле газета-журнал битләренә килеп эләгә, аларга «аңлатмалар» бирелә. Татарлар гына түгел, республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре Бәйрәмованың һәр адымын күзәтеп торырга, әйткән сүзләренә үз бизмәннәреннән чыгып бәя бирергә күнегеп китте. Ләкин бизмәннәр кешенең акылына, фикер сөрешенә, әхлакый сыйфатларына, теоретик әзерлегенә карап төрлечә була икән шул. Мөгаен, шуңадыр, Фәүзия ханымга карата фикерләр дә бик каршылыклы. Берәүләр аны күкләргә чөеп мактый, үзләренә мәгълүм булган барлык эпитетларны барлык тулылыгы белән куллана. Милли хәрәкәт лидерларының берсе Бөтендөнья татар­ларының корылтаенда ясаган чыгышында хәтта: «Фәүзия – татар халкының Жанна д,Аркы» дип тә ычкындырды. Шовинистлар исә, ялын, шәхси тормышын онытып, татар дип җан атып йөргән Фәүзия Бәйрәмованы милли низаг тудыруга омтылышта гаепли. Хакимият башында утыручылар аны өнәп бетермәүләрен һәрвакыт сиздереп тора.


«Безнең мирас» шәхесләргә объектив бәя бирергә тырыша. Мин моны беренче чиратта редакция коллективының таләпчәнлегеннән һәм авторлар составының яхшы әзерлекле булуыннан, дип саныйм. Быелның алтынчы санында галимнәрдән Әзһәр Мөхәммәдиев, Хатыйп Миңнегулов, Әнвәр Шәрипов, Тәэминә Биктимерова, Әнвәр Әхсәнов, Ләлә Мортазина, Җәвад Алмаз кебек галимнәрнең язмалары, Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) поэмасы, З. Ишаев хикәясе, язучы Рашат Низами мәкаләсе һәм күп кенә башка материаллар урын алган.


Журналның тематикасын ачыклау өчен шушы ук сандагы рубрикаларга игътибар итик: «Дөньяда сүзем калыр», «Тарихи мирас», «Татар гаме», «Педагогик мирас», «Дини мирас», «Әдәби мирас», «Сәнгати мирас», «Очты дөнья читлегеннән», «Хәтер сандыгы», «Тел күрке – сүз», «100 ел элек», «Шаян мирас». Күрәсез, рубрикалар төрле тармакларга кагыла. «Безнең мирас» язмыш ихтыяры белән җир шарының төрле почмакларына сибелеп яшәргә мәҗбүр ителгән милләттәшләребезне туплау буенча да нәтиҗәле эш алып бара. Аларның язмышына, тормыш-көнкүрешенә багышланган язмалар, әдәби әсәрләр даими рәвештә дөнья күреп килә.


25 яшьлеген билгеләп үтүче журнал, башын горур тотып, бер гасырга якын тарихы булган басмалар белән тигез сафта атлый, киләчәккә зур өмет һәм ышаныч белән карый.

Теги: Әгъзам Фәйзрахманов Яңалыклар Мирас-25

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру