Журнал «Безнең мирас»

Мәшһүр җырчы

«Рәшит Ваһапов» дигәндә, минем күңелемне горурлык хисе биләп ала. Моның берничә сәбәбе бар, әлбәттә. Беренчедән, татар музыка сәнгате тарихында шушындый мәшһүр җырчының булуы – һәрбер татар кешесе өчен зур горурлык! Икенчедән, Рәшит абый белән без – якташлар. Аның туган авылы Актук белән (Түбән Новгород өлкәсе) безнең авыл (Кучкай Пожары) арасы 10-12 чакрым гына. Шундый якташ абыең белән ничек инде горурланмыйсың, ди! Кешедән туган ягы турында сораша башласаң, гадәттә, ул шул төбәктән чыккан күренекле шәхесләрнең исемнәрен атарга керешә.


Миңа, Татарстаннан читтә үскән кешегә, андый сорауларга бик еш җавап бирергә туры килә, һәм мин һәрвакытта да: «Безнең якташ Рәшит Ваһапов, Хөсәен Фәезханов, Кави Нәҗми, Рәшит Нәҗметдинов, Лотфулла Фәттахов, Гани Вәлиев, Мөхтәр Әхмәдиев һ.б.», – дип санап киткәндә, һичшиксез, беренче итеп Рәшит Ваһапов исемен атыйм. Ә иң зур горурлыгым – миңа шул мәшһүр җырчыны, исән чагында, концертта җырлаганын күреп калу насыйп булды.


1961 елның июнь аенда безнең авылда: «Казаннан филармония артистлары киләчәк!» – дигән хәбәр таралды. Мин ул чакта яңа гына 7 нче сыйныфны тәмамлап, 14 яшемне тутырып килүче малай-шалай идем. Мәдәният йорты каршына эленгән афишада зур кызыл хәрефләр белән язылган «Рәшит Ваһапов» исемен укыгач, йөрәгем «жу!» итеп китте. Кирәк бит! Шундый зур җырчы безнең авылга килә! Өлкәннәрдән мин аның безнең якташ икәнен ишеткәнем бар иде, ләкин моңа бик үк ышанып бетми идем, чөнки минем бала акылымда андый зур артистлар бары тик Казанда, һич булмаса, Татарстанда гына туып-үсә алалар кебек тоела иде. Гомумән, ул елларда Казаннан, филармониядән килгән артистларны күрү минем өчен фәрештә күрүдән ким булмагандыр?! Сүз уңаеннан шуны әйтәсем килә. Гади генә бер авыл малаеның менә шулай дип уйлавы – Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен Казанның, чынлап та, рухи Мәккә икәненә бер дәлил дә!..


Рәшит Ваһапов Рәшит Ваһапов

Ниһаять, түземсезлек бе­лән көткән концерт буласы көн килеп җитте. Концертка керә алу-алмау проблемасы, Аллага шөкер, минем өчен юк иде – чөнки авылда булган һәр концертта да, яшьләр өчен үткәрелә торган «танцы»ларда да гел миңа баянда уйнарга туры килә иде. Шуңа күрә клуб мөдире мине балалар киносына да, сирәк-мирәк була торган профессиональ артистлар концертына да берсүзсез «бушка» гына кертеп җибәрә иде. Безнең якта Казан артистлары концертларына халык дәррәү йөри, тамаша залында энә төшәрлек тә урын калмый. Бәхетемә, бер сыеныр урын таптым үземә (басып торырга гына, әлбәттә). Мәгълүм ки, концертны иң әйбәт җырчы тәмамлый бит. Концерт бара да бара. Афишада язылган артистларның барысы да чыгыш ясап бетергәч, концертны алып баручы Әзәл ага Яһүдин берзаман: «Сәхнәдә – Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов», – дип игълан итте. Инде арып беткән аякларым тураеп китте, күңел җылынып куйды. Сәхнәгә озын буйлы, мәһабәт гәүдәле бер абый чыгып басты һәм залга илаһи моң агыла башлады. Яшерен-батырын түгел, безнең якта халык – бик эмоциональ. Ләкин Рәшит абый җырлаганда ник бер шылт иткән тавыш чыксын! Әйтерсең лә, үзенең югары сәнгате белән кешеләрне сихерләде дә куйды. Җыр тәмамлангач кына, барысы да, аңына килеп, диварларны селкетердәй көч белән кул чапты. Басым ясап шуны әйтәсем килә. Ул бит такмак җырлар белән түгел, ә халкыбызның җәүһәрләре булган моңлы җырлар белән халыкның күңелен яулады. Берничә җыр башкаргач, «Урман», «Зөләйха» кебек җырларны игълан итүгә, халык алдан ук шатланып кул чапты. Хәтеремдә, Рәшит абыйның радиодан ишетеп белгән кайбер җырларын җырлаганда мин күземне йомып тыңлап тордым, янәсе, сәхнәдән җырлаган тавышы радиодан яңгыраганына охшаган микән, Рәшит Ваһапов шул үземе икән?! Радио дигәннән, Аллага шөкер, безнең якларга Казан радиосы дулкыннары барып җитә иде һәм бу хәл якташларымның бик зур бәхете, дияр идем. Мин үзем дә шул радиодан татар концертларын тыңлап үсмәгән булсам, ихтимал, язмышым бөтенләй башка юлдан китеп барган булыр иде.


Ул елларда микрофон дигән нәр­сәнең эзе дә юк иде бит. Ләкин Рәшит абыйның гаҗәеп моңлы һәм шул ук вакытта табигый көчле тавышы бөтен тамаша залын тутырды. Чыгышы тәмамланса да, халыкның көчле алкышларын ихтирам итеп, ул тагын берничә җыр башкарды. Бу концерттан соң инде менә 50 елдан артык вакыт үтте, әмма, һич арттырып әйтүем түгел, Рәшит абыйның «тере» тавышы бүген дә колагымда яңгырап тора!..


Бездә булганнан соң, алар бүтән татар авылларына китеп бардылар (безнең төбәктә 35 татар авылы бар), һәм бер-ике атнадан безнең авылга шундый хәбәр килеп җитте: Рәшит Ваһапов үзенең туган җире Актукта концертны бушлай куйдырган икән! Бу хәбәрнең дөреслеген мин байтак еллар үткәч төгәл итеп белдем. 1988 елның маенда Рәшит абыйның тууына 80 яшь тулды. Шушы уңайдан аның туган авылында искә алу кичәсе үткәрелде. Бу кичәдә катнашырга Казаннан Рәшит абый белән эшләгән Әзәл Яһүдин, Сәгыйть Алиев, Рәшит абыйның улы һәм хатыны Зәйтүнә апа, Зөһрә Сәхәбиева белән мин дә кайттым. Шунда кичә барышында мин өлкән генә укытучы абыйдан (ул Р.Ваһаповка туган тиешле кеше булып чыкты) алда язылган «хәбәр» турында сорашкан идем: «Әйе, Рамил энем, нәкъ шулай булган иде шул», – диде. Әйтергә теләгәнем шул: димәк, ул мәшһүр җырчы булуы белән бергә, кеше буларак та киң күңелле, миһербанлы булган!..


Алдарак мин «Зөләйха» дигән җырны искә алган идем бит. Бу җырны һәр татар кешесе белә, әлбәттә. Ләкин ул җырның нәкъ менә безнең төбәктә туганлыгын бик сирәк кеше генә беләдер. Ә инде аның бөтен татар халкына таралып китүенә Р.Ваһапов сәбәпче була...


Рәшит Ваһапов (рәсемдә беренче рәттә уңнан икенче) үзенең концерт бригадасы белән. Новосибирск, 1958 ел Рәшит Ваһапов (рәсемдә беренче рәттә уңнан икенче) үзенең концерт бригадасы белән. Новосибирск, 1958 ел

1940 еллар башында ул, Казанга килеп, филармониягә эшкә урнаша һәм «Зөләйха»ны концертларда, радиода җырлый башлый. Шулай итеп, ул халкыбызның уртак хәзинәсенә әйләнә.


«Чын сәнгать әсәре һәм чын талант ияләренең иҗаты гына мәңгелеккә кала», – дигән мәгълүм хакыйкать бар. Алар беркайчан искермиләр дә, таушалмыйлар да, киресенчә, еллар үткән саен аларның кыйммәте арта гына бара. Кызганыч ки, менә шушы хакыйкатьне бездә соңгы елларда оныта башладылар һәм «заманча» дигән шаукымга ияреп, җырларыбыз да, җырчыларыбыз да «интернациональдәйгә», ягъни урыслаша башладылар. Әгәр без бүген Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова кебек мәшһүр җырчыларыбызны оныта башласак, киләчәктә инде Илһам Шакиров, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Афзалова, Флера Сөләйманова кебек җырчыларыбызны да югалтачакбыз. Шуннан соң халкыбыз күңелен яулаган җырчыларыбыз онытылачак та инде... Ә милли сәнгате һәм милли рухы булмаган халык, милләт буларак, яшәүдән туктый – бу аксиома! Шуңа күрә Рәшит Ваһапов кебек җырчыларыбызның сәнгатен без радио-телевидениедән дә, матбугат битләрендә дә һәм башка төрле чаралар белән дә үсеп килүче яшь буынга һәрдаим пропагандаларга тиешбез.


Илдар Мәҗитов, Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдәшев, Әсма Шәйморатова, Фәйзи Биккенин. 1949 ел Илдар Мәҗитов, Рәшит Ваһапов, Салих Сәйдәшев, Әсма Шәйморатова, Фәйзи Биккенин. 1949 ел

Теги: Рамил Курамшин Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру