Журнал «Безнең мирас»

Казанның Мәрҗани мәчете мохтаҗлар өчен тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул итә


Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә мохтаҗларга ярдәм итү максатында, тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул ителә башлады, дип хәбәр итә мәхәлләнең матбугат хезмәте.


Мәрҗани мәчетенә көн саен диярлек мохтаҗ кешеләр ярдәм сорап килә. Алар арасында ут бәласеннән зыян күрүчеләр, чит яклардан күчеп кайтучылар, төрле сәбәпләр аркасында бөлгенлеккә төшеп хәер сораучылар, физик мөмкинлекләре чикле булганнар, сәламәтлекләре какшаган кешеләр бар. Әлеге мохтаҗларга ярдәм итү ниятеннән, Мәрҗани мәчете җитәкчелеге тотылган киемнәр, өй җиһазларын кабул итәргә карар кылган. Күңелләрендә иман нуры булган кешеләр өйләрендә инде кирәк дип табылмаган кием-салымны, өй җиһазларын мәчеткә китерә ала, а анда әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратачаклар.


“Татар-информ”

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру