Мамадыш районы «Ак калфак» оешмасы 2018 елга нәтиҗәләр ясый
Авыл «Ак калфак»ларының 2018 елгы эшчәнлегенә анализ.
Бүгенге көндә 27 авылда «Ак калфак»оешмалары сайланган һәм эшләп килә. Шуларның дүртесендә:
1. Катмышта (Юнысова Раушания),
2. Кече Сонда (Хабибуллина Дания),
3. Түбән Якедә (Абдуллина Раилә),
4. Вахиттә (Хафизова Гөлбизә) яңа җитәкчеләр сайланды.
9 авылда- Акман, Үсәли, Югары Кыерлы, Түбән Тәкәнеш, Олыяз, Козгынчы, Тулбай, Шәдче, «Пятилетка» совхозында «Ак калфак»оешмасы оешып җитәкчеләр сайланып куелды.
Бу елда иң актив эшләүче авыллар — Югары Ушмы, Түбән Шүләңгер, Көек-Ерыкса, Көмеш күл, Югары Сон, Түбән Сон, Дусай, Түбән Ушмы, Тугыз, Түбән Яке, Уразбахты, Урта Сон (12).
Һәр авылда эш үзләре төзегән план буенча алып барыла. Күбесе телефон аша киңәшләшәләр, үткәргән чаралары белән таныштыралар. Эшләрендәге яңалыклар белән дә уртаклашалар. Бер мисал, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Галиева Рәфидә җитәкчелегендә Түбән Шүләнгер авылы аккалфаклары өлкәннәре компьпютер белән эшләү серләренә төшенделәр, татарча язарга өйрәнделәр.
Авыл «Ак калфак»лары районкүләм уздырылган чараларда актив катнашырга тырышалар. Урта Кирмән чишмәсендәге җыенга да төркем белән килүче авыллар булды. Алар анда төрле ярышларда катнашып, үз активлыкларын күрсәттеләр. Дусай авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Ямалиева Әлфия үзләре чиккән кул эшләреннән күргәзмә алып килгән. Калфак кигән кызлары матур итеп чыгыш та ясадылар. Аларга башка авыллар да кушылды. Шулар арасыннан, Коек-Ерыкса авылыннан аккалфаклы Миләүшә ханым да матур итеп җыр башкарды. Авылның барлык чараларында да актив катнашучы Түбән Шүләңгерле Гыйлемхан һәм Әминә Зәйнагетдиновлар да үзләреннән җыр бүләк иттеләр.
2017 елның көзеннән башлап 2018 елның көзенә кадәр дүрт авылда районкүләм конференция һәм семинарлар уздырылды.
1. Тугыз авылында «Халкымның күңел бизәкләре» дигән семинар узды. Бу кичәдә «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузилә Зарипова үзенең иҗадына багышлаган иде.
1) Кул эшләреннән күргәзмәдә тегелгән, чигелгән калфаклар, үзе эшләгән картиналар, үзе бахрама кебек чигеп эшләгән намазлык, чигелгән мендәрләр бар иде.
2) калфак тегү буенча мастер-класс уздырды. Аккалфаклыларның барсына да җитәрлек итеп өлгеләр әзерләнгән иде.
2. Түбән Шүләңгер авылында «Халкымның тырышлыгы- хезмәтендә чагыла» дигән темага семинар узды.
Мамадыш районының Түбән Шүләнгер авылында хатын-кызларның “Ак калфак” оешмасы инде тернәкләнеп Галиева Рәфидә җитәкчелегендә яңа көч белән эшли башлады. Оешма әгъзалары халык арасында иман нуры, әхлаклылык, игелеклелек һәм шәфкатьлелек гамәлләре кылу буенча яңадан-яңа эш алымнары уйлап табып кына торалар. Үз эшләрен район газетасы «Нократ» һәм «Безнең гәҗит» битләрендә яктыртып баралар һәм сайтка да куярга өлгерәләр.
Быелгы семинар «Халкымның тырышлыгы- хезмәтендә чагыла» дигән исем астында узды. Үзләре үстергән көзге муллыктан оештырылган күргәзмә килгән кунакларны сокландырырлык итеп эшләнгән иде. 20 ләп кенә үлән җыеп киптереп, кулланырга әзерләнгән. Күргәзмә янында чыгышлар да тирән уйланылып әзерләнгән иде.
Икенче бүлектә калфак тегү буенча мастер класс оештырылды. Монда Тугыз авылы «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рузилә Зарипова чакырылган иде. Ул үзенең калфак тегү һөнәре белән Түбән Шүләңгерлеләрне таныштырды.
Өченче бүлектә Нурфия ханымның туган көненә багышлап әзерләгән чәй табыны артында дәвам итте. Үзләре Нурфиягә багышлап чыгарылган такмакларын җырладылар. Мөнәҗәтләр көйләнде, шигырьләр белән кичә дәвам итте.
3. Югары Сон авылында, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фаляхова Гүзәлия җитәкчелегендә киң күләмле “Туган ягым гүзәл Сон буе” дигән темага конференция уздырылды.
Кичәдә «Ак калфак»лардан торган фольклор ансамбль “Килен мендәре тутыру күренеше”н күрсәтте.
“Югары Сон авылының борынгы тарихы”, “Югары Сон авылының яңа тарихы” китапларының презентациясе булып авыл тарихына күп көч кертүче Махмутов Наил, Муллахметов Рафилләр чыгышы тыңланды. Яңа тарих буенча Гилязетдинова Сәвия апа, Мухаметшина Рәйсә апа чыгышлары зур игътибарга лаек булды. Авылда, китапка керми калган, тагын бер тарихи
урын — бакыр шахтасы тарихы белән авылның имам хатибы Гилязетдинов Ленар таныштырды.
Инде авыл тарихы белән, истәлекләргә күмелгән «Ак калфак»ларны барсын да кызыксындырган “Буыннар чылбыры – шәҗәрә” темасына алып кереп киттеләр. Район авыллары буенча «Ак калфаклар» оешмасы җитәкчесе Муллахметова Рәйсә буыннар чылбырын белүнең әһәмиятен чагылдырган чыгышыннан соң, “Төп йорт – төп нигез” дигән темага Гилязетдинов Ленар сөйләме белән ныгытылды һәм баетылды. “Җиде буынга кадәр нәселеңне бел” – темасы буенча 7 буынын төгәл белгән 7 малайлы гаилә шәхесе Муллахметов Рафил һәм авылда буыннар бәйләнешен иң күп белүче Галиева Мәскүрә апаларның буыннар бәйләнешенә кагылышлы истәлекләре дә бик үзенчәлекле булды.
Кичәнең соңгы өлешендә уздырылган конференциянең “Туган авылым гүзәл Сон буе” (Югары Сон авылы 2017-2018 нче елның башында) темасы буенча китапханәче. аккалфаклы Гаянова Фирдания төзегән тематик фотоальбомның презентациясе белән экраннар аша таныштылар. Һәр чыгыш та экранда әзерләнгән презентацияләр белән алып барылды. Кичә, шатлыклы хисләр кичергән калфаклыларның үзләре пешергән, халкыбызның милли ризыклары белән мул чәй табыны артында дәвам итте. Кичәдән кәнагатьлек хисләре кичереп таралыштылар. Кичә һәм чәй табыны «Ак калфак»лыларның җырлары, шигырьләре, мөнәҗәтләр белән баетылып барылды.
4. Көмеш күл авылында узган семинар «Ак калфак»та кич утыру» темасы астында уздырылды.
Семинарның уздырылу эчтәлеге бик киң кырлы иде. Монда кул эшләреннән бик күп күргәзмәләр әзерләнгән: бәйләү, чигү күргәзмәләре килгән кунакларны үзенә тартты. Шушы күргәзмәләр янында эшләп утырган балалар һәм ханымнар да игътибардан читтә калмады. Бәйләү бүлеге җитәкчесе Зиннатуллина Газилә белән чигүчеләр җитәкчесе Яруллина Ания ханымнар үз эшләренең серләренә төшендерделәр. Төрле алымнарын күрсәттеләр. Бу шөгыль белән яшьтән шөшыльләнгәннәрен һәм аны үзләренең түгәрәкләренә йөрүче яшь буынга тапшырып калдырырга теләп, аларга мастер класслар бирүләрен сөйләделәр.
— Саматова Зөлфирә «Татар телем, туган телем» темасына чыгыш ясады.
— Кашапова Дания «Әхлак-әдәп нигезе» темасына багышлап әхлак тәрбиясе турында чыгыш ясады.
— «Ислам дине-безнең тормышта» дигән дини тәрбия турында «Ак кафак» оешмасы җитәкчесе Сәләхетдинова Гөлзия үзе чыгыш ясады
-чыгышлардан соң халкым мирасы булган «Орчык өмәсе» йоласы күрсәтелде.
Кичә аккалфаклардан торган «Мирас» җыр ансамбле һәм «Туган як» бию ансамбле чыгышлары белән чиратлашып барды.
— килгән кунак, Көмеш Күлгә килен булып төшкән Тугыз авылы «Ак кафак» оешмасы җитәкчесе Рузилә Зарипова чакырылган иде. Ул үзенең калфак тегү осталыгы буенча мастер класс уздырды. Үзе язган мөнәҗәтләрен башкарып та халык күңелен күтәрде.
Быел да Түбән Яке, Түбән Сон, Олыяз авылларында семинарлар һәм конференцияләр планлаштырылды.
Бу чараларның мәртәбәле кунаклары – район “Ак калфак” хатын – кызлар оешмасы вәкилләре, районыбыз татар авылларының «Ак калфак» оешмалары вәкилләре, авыл халкы һәм күренекле авылдашлары булды.
Авыл «Ак калфак»лары җитәкчеләренең күбесе бу семинарларда катнаштылар һәм үзләренә бик күп тәҗрибә туплап китә алдылар.
Бу чаралардан тыш Түбән Ушмы авылы «Ак калфак»лары үзләреннән чыккан, татар милләте тарихында тирән эз салган, Тукай премиясе лауреатлары булган Хуҗиәхмәт Мәхмутов һәм Зиннур Мансуров белән бик тә горурланалар. Безнең халыкның зур байлыгы- аның бөек шәхесләре. Төбәгебез горурлыгы булган фольклорчы-галим Хуҗиәхмәт Мәхмүтов та шушы көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шул уңайдан «Ак калфак»лар аның тормыш юлына багышланган кичә үткәрделәр.
Кичә ахырында йомгаклау сүзен “Ак калфак”берләшмәсе җитәкчесе Әнисә Мөхәмәтҗановага бирделәр. Ул барлык әзерләнгән кешеләргә, мәктәп коллективына, китапханә мөдиренә эчтәлекле кичә әзерләгәннәре өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Тагын да шундый кичәләрне бергәләшеп, күңелле итеп, бердәм булып уздырачакларына ышанып калуын белдерде.
Түбән Ушмы, Югары Ушмы авыл китапханәләре һәм “Ак калфак”берләшмәсе катнашында «Шигъри Җанлы авылдашым…” дигән тема астында, авылдашлары — җирле шагыйрә Гөлнур Зариф кызы Васыйлова белән очырашу кичәсе уздырдылар. Кичәдә Гөлнур Васыйлованың иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар,шигырьләрен укып,җырларын җырладылар.
Түбән Сон, Көек-Ерыкса, Көмеш Күл, Югары Сон, «Пятилетка», Урта Кирмән авыл «Ак калфак»лары «Балкыш» фестивалендә дә бик актив катнаштылар.
Башка авылларның да активлыгын үстерү өстендә эш алып барыла.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/mamadysh-rayony-ak-kalfak-oeshmasy-2018-elga-netizheler-yasyy/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА