Керәшеннәрнең ислам дине изгеләренә гыйбадәте
Идел-Җаек буендагы урыс булмаган халыкларның традицион мәдәниятенә мөселманнар белән гасырлар дәвамында бергә яшәү шактый йогынты ясаган. Әйтик, мари, чуаш, көньяк удмуртларның теленә ислам тәгълиматы тәэсирендә кергән гарәп-фарсы алынмалары байтак [1, с.4-125]. Җомга көнне бәйрәм итү, дини йолаларны башкарыр алдыннан мунчада юынуны (госел коену), ислам руханиларына охшарга тырышу (чалма кию, дога укыганда билдән бөгелү), корбан чалганда һәм башка эшкә керешер алдыннан «Бисмилла» («Писмилла») дип әйтү кебек мөселман гореф-гадәтләре болын һәм көнчыгыш мариларында, урта (анатри) чуашларда сакланып калган.
Ислам тәгълиматы чалымнарын чуашларның мифологиясендә аеруча күп очратырга була. Әйтик, аларда Пәйгамбәр – бүреләр иясе, Фәрештә – кешеләр белән Тура (югары илаһ) арасындагы илаһи зат; Шуйтан – явыз зат; Эсреле – үлем фәрештәсе; Кирәмәт – кодрәтле рух һәм башкалар булган. Әлеге күренешләр 1906-1908 елларда Казан һәм Сембер губерналары буенча сәяхәт итеп, чуашларның телен, традицион мәдәниятен киң кырлы өйрәнгән танылган маҗар этнографы һәм фольклорчысы Д.Мессарошка: «Халыкның күп өлеше кайчандыр мөселман булган, әмма соңрак уңайсыз сәяси шартларда мөселман дөньясы белән алар (чуашлар) арасындагы мөнәсәбәт өзелә, ә халыкның рухында ислам гадәтләре тәңречелек белән бергә сакланып кала. Бүгенге чуашларның дини ышанулары шушы ике катламнан тора», – дип җитди рәвештә фикер йөртергә мөмкинлек биргән [9, с.20].
Мондый күренешләр керәшеннәрдә дә күзәтелә. Аларда исламның аеруча сизелерлек борынгы эзләре ата-бабаларны искә алу белән бәйле йолаларда сакланып калган. Керәшеннәрнең мөселман изгеләренә гыйбадәтен ике төп фактор белән аңлатырга мөмкин: 1) аларда җирле мөселман татарларда да изге саналган затлар, пәйгамбәрләр һәм каһарманнар белән тарихи бәйләнешләр, борынгы ата-бабалар турындагы риваятьләр саклану; 2) изгеләрне һәм гайре табигый көчләргә, әүлияларга, әрвахларга гыйбадәт кылу урыннарын мөселманнар белән бүлешү.
ТАССРның Теләче районы Янсуар авылы керәшеннәренең гыйбадәте. Һарун Йосыпов фотосы, 1949 ел
Урта Идел буенда мөселман изгеләре культы барлыкка килү бирегә суфичылык идеологиясе үтеп керү белән бәйле. Танылган археолог А.Х.Халиков фикеренчә, безнең төбәктә суфичылык ХIII-ХIV гасырларда актив үсеш ала башлый [15, с.114]. Суфичылык традициясендә ата-баба, изгеләр (әүлиялар) рухын хөрмәтләү, гыйбадәт кылу урыннары булу (каберлекләр, төрбәләр) халыкка борынгы, тәңречелектән килгән ышануларны саклап калырга мөмкинлек биргән. Шул рәвешчә, Урта Идел буенда мөселман изгеләренең культы, Урта Азиядәге төрки халыклардагы кебек үк, әүвәлге йолалар белән үрелеп синкретик характер ала.
Мөселман изгеләрен хөрмәтләүгә бәйле йолалар керәшен традицион мәдәниятендә чиркәү әһелләреннән яшереп башкарыла торган гореф-гадәтләрнең берсе булган. Ул православие чиркәвенең һәм җирле мәхәллә түрәләренең иске йолаларга, аеруча ислам дине мирасына карата кырыс мөнәсәбәтенә дучар ителгән. Озак вакытлар халыктагы төрле ышануларга «күз йомарга» мәҗбүр булган православие дине әһелләре ХIХ гасырда керәшеннәрдәге исламга бәйле теләсә нинди йола һәм бәйрәмнәрне катгый рәвештә тыя башлый. Шул сәбәпле дә бу культны беренче мәртәбә тасвирлау 1840 елларга нисбәтле. 1848 елда Казан руханилар академиясенең бакалавры Н.И.Ильминский, Казан архиепископы Георгий Постниковның мөрәҗәгате буенча, Казан губернасының Лаеш һәм Мамадыш өязләрендәге җирле керәшен халкының дини-әхлакый тормышына анализ ясар өчен озак вакытлы сәфәргә чыгып китә. Фәнни командировка вакытында аның тарафыннан кайбер керәшен татарларының авылында Казан ханлыгы дәверенә нисбәтле мөселман зираты барлыгы ачыклана [6, с.114-118]. Җирле халык бу зиратта үзләренең борынгы бабалары җирләнгән дип санап, каберлекләрне чистартып-карап торган, ата-бабалары рухына багышлап дога кылган. Н.И.Ильминскийның юлъязмаларында Лаеш өязе Тәмте авылында яшәүчеләрнең мөселман изгесе җирләнгән кабердә башкара торган йолалалары турында кызыклы мәгълүмат сакланган: «Ташка якынлашып, ул (Н.И. Ильминскийны озатып йөрүче авыл карты – чукынган татар морзасы) аны (ягъни бабасын) хөрмәтләгәннәрен, мулла чакырып бу таш янында дога кылганлыкларын, узган елны яшь бозауны корбан иткәнлекләрен әйтә» [11, с.84]. Бу йолада ата-бабаны яд кылу, хөрмәтләү кебек борынгы гадәтнең мөселман традицияләре белән кушылганлыгы күренә. Алар, ислам дине тәгълиматы буенча ныклы күзаллау-белемгә ия булмыйча да, үзләренең мәшһүр, кайчандыр дан-шөһрәт казанган ата-бабаларын искә алганда мөселман йолаларына һәм муллага мөрәҗәгать иткән. Керәшеннәр фикеренчә, аларның борынгы бабалары мөселман булган, шул сәбәпле әрвахларга багышланган дога һәм йолалар да ислам дине кануннары буенча башкарылырга тиеш. Җирле халыкта үз ата-бабаларының шанлы үткәне турында шактый күп санда риваятьләр дә сакланып калган [11, с.84].
1864 елда керәшеннәрнең тагын бер мәшһүр мәгърифәтчесе В.Т.Тимофеев Мамадыш өязе Владимир авылы халкының мөселман изгеләрен хөрмәтләүләре турында искәртә. Бу авылдан ерак түгел, зур булмаган курган бар, риваятьләргә ышансаң, анда ишан (әүлия) җирләнгән. Аның каберендә керәшеннәр ел саен гыйбадәт кылу мәҗлесе үткәрә – ак төстәге үгезне чалып, аның ите һәм борай ярмасы белән корбан боткасы пешерәләр. Бирегә ел саен гыйбадәт кылырга тирә-як авылларда яшәүче мөселман татарлары да килгән, алар да дога кылган һәм корбан чалган. Керәшеннәрдә дә, мөселманнарда да бу урынга бәйле риваятьләр күп. Каберлек яныннан агып чыккан чишмә дә изге саналган, суы да шифалы, иляһи куәткә ия. Җирле халык чишмә турында: «Аллаһ җирне яратканда, ул әлбелхәят чишмәсен дә бар кылган, әгәр дә без аны эчсәк, мәңге үлмәс идек. Әмма аны (суны) безгә кадәр иблис эчкән һәм без инде эчә алмыйбыз, шул сәбәпле үләбез дә», – дип сөйләгән [13, с.143]. Бу хикәятнең нигезендә ислам диненә мөнәсәбәтле һәм шул ук вакытта борынгы төрки мифология белән дә багланышлы сюжет ята. Мөгаен, бу урын тәңречелек заманыннан ук ата-бабаны хөрмәтли, алар рухына дога кыла торган изге җир булып, соңрак, халык ислам динен кабул иткәннән соң, биредә дога кылу, борынгыларны яд итү мәрасиме мөселман гореф-гадәтләре белән чуарланган булса кирәк.
Чистай өязе керәшеннәрендә мөселман изгесе – «Хуҗа Насретдин» культы белән дә шундый ук күренеш. Бу культ җирле халыкның үз авыллары барлыкка килү һәм ата-бабалары тарихы турындагы риваятьләр белән тыгыз бәйләнгән. Аларның берсендә Югары һәм Түбән Никитино авыллары тирәсендә элек ниндидер патшабикәнең сарае – кыз-патша каласы булганлыгы әйтелә. Шунда ук, курганда аның кабере дә бар. Риваять буенча, керәшеннәрнең бабалары патшабикәнең Явыз Иван тарафыннан Казан ханлыгы яулап алынган вакытта камалышта калган, аннары «урыс динен» кабул итәргә мәҗбүр булган яраннары һәм гаскәреннән барлыкка килгән [12, с.6-7]. Бу гаскәрнең башында Насретдин булып, ул кайчандыр мәшһүр хәлфәнең шәкерте дә икән. Озын-озак гомер сөргән Насретдин Биләр авылы тирәсендәге калкулыкка җирләнгән, шуннан соң бу урын «Хуҗалар тавы» дип атала башлаган. Дөрес, әлеге риваятьнең сюжеты буталчык, реаль чынбарлыктан шактый ук ерак булса да, җирле халык өчен ул тарихи хәтернең аерылгысыз өлеше – бер ядкяр булып тора. Шул сәбәпле керәшеннәр, мөселман татарлары кебек үк, ел саен әлеге изге урынга гыйбадәт кылыр өчен бара. Мөселманнар корбанны үзләре чалып, чалынган хайван итеннән азыкны үзләре әзерләсә, керәшеннәр исә корбан малын муллага тапшыра. Имам, үз чиратында, изге йоланы керәшеннәргә ислам дине кануны буенча башкарырга ярдәм иткән. Корбан чалу йоласы аларда «куҗа келәве», «куҗа кирәмәте» дип аталган [12, с.8].
Казан губернасы Лаеш өзендәге Ташкирмән авылы керәшеннәренең дә рухи тормышында мөселманнарның изге урыннарына гыйбадәт кылу мөһим урын алып тора. Авылдан ерак түгел, Казан ханлыгыннан калган зур шәһәрлек – Калатау (Ханкирмән) булган. Андагы курганның барлыкка килүе турында җирле халыкта төрле риваять саклана. Аның берсенә ышансаң, борынгы заманда биредә татар ханының Мишә елгасы аркылы һәм Нугай даругасы буенча хәрәкәтне күзәтеп торучы кешеләре, шунда ук крепость-сарае булган. Башка риваять буенча, бу креспостька Казан яулап алынганнан соң яшеренгән баш күтәрүче татар яугирләре нигез салган [5, с.37]. Керәшеннәр биредә ел саен дога кылган, үгез келәве корбан чалу йоласын башкарган. Кар эрү белән курган янына авылның яшьләре җыелган, әйлән-бәйлән уйнаганнар, җырлап биегәннәр [5, с.36]. Шунда ук ел саен бирегә ата-бабаларын яд итәр, рухына дога кылыр өчен күрше-тирә авыллардан һәм Казаннан да бихисап татар-мөселман «хаҗи»лары килгән. ХIХ гасыр уртасына кадәр бу урында гарәби язулы кабер ташы белән борынгы кабер булган, гадәттә аның янында дога кылганнар. 1870 елда мәшһүр Казан археологы А.Н.Стоянов җитәкчелегендәге экспедиция Ташкирмәнне өйрәнә. Борынгы шәһәрлекне казыганда Казаннан килгән татар «хаҗи»лары белән җирле керәшеннәр галимнәргә каршылык күрсәтә, аларны изгеләрне мәсхәрә кылуда гаепли [4, с.12-13].
ХХ гасыр башына кадәр Мамадыш өязенең Шоморбаш авылы һәм тирә-юньдәге керәшеннәрдә Чаллы авылыннан ерак түгел генә җирләнгән Идрис хәлфә культы булган. Керәшеннәр аны үзләренең борынгы бабасы дип санамаган, шулай да аның рухына ирешкән дога һәм ялварулар зур кодрәткә ия, авыру-сырхаулардан савыктыра, йортка бәрәкәт китерә, дип ышанганнар. Шул чор кешеләре әйтүенчә, бу ишанның каберенә керәшеннәр дә шактый агылган, аның туган-тумачаларына төрле бүләкләр илткән. Бу турыда 1870 елларда студент, соңрак Казан руханилар академиясенең миссионеры, профессор М.А.Машанов менә ниләр яза: «Керәшеннәр һәм мөселманнар бу авылның яныннан үтеп киткәндә изге гаиләгә кереп чыгу (хәлфә оныкларына) мөмкинлеген кулдан ычкындырмый, аларга төрле бүләк: кемдер сарык, кемдер тавык яки каз китергән» [8, с.56].
Җирле халыкта бу культ ХIХ гасыр-ХХ йөз башында – православиенең көчле йогынтысы тәэсирендә дә сакланып калган. Гаиләдә нинди дә булса бәхетсезлек килеп чыкса, йорт хуҗасы, бар да яхшы тәмамлана калса, шунда «хаҗ кылам» һәм изге рух өчен корбан чалам, дип нәзер әйткән. Керәшеннәр дә, мөселманнардан үрнәк алып, чалыначак корбан малы белән нәзер әйткән, җирле имамга бүләк (сәдака) китергән [16, с.113-114].
ХХ гасыр урталарына кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Мәләкәс авылында яшәүчеләр дә авылга нигез салучы Искәндәр картны изгеләштергән. Аның кабере авылдагы ташландык татар зиратында булган. Керәшеннәр бу каберлеккә күмелгән мәрхүмнәрне үз ата-бабалары дип санамаган (алар Урта Мәләкәстән күчеп килгән). Шулай да зират изгеләштерелгән, аның туфрагына иген чәчәргә, анда җир казырга рөхсәт ителмәгән. Әлеге табу 1946 елда мәшһүр Казан этнографы Н.И.Воробьев язып алган риваятьтә дә теркәлеп калган: «Көннәрдән беркөнне бу каберлектә җир йорты (землянка) казый башлыйлар, шулвакыт көчле өермә күтәрелә һәм бу фикердән кире кайталар, чокырны күмеп куялар» [3, л.60 об.].
Моңа охшашлы күренеш Ләке авылында да күзәтелгән. Авыл территориясендә борынгы татар зираты урнашкан, анда да изге җирне казу-эшкәртү тыелган. Керәшеннәр мал-туарлары чирләп китсә, бирегә дәваларга алып килгәннәр [2, л.62].
Мөселманнарның изге урыннарын хөрмәтләү һәм ата-баба культы арасындагы үтә дә тыгыз бәйләнеш Казан губернасының Тәтеш һәм Цивиль өязе керәшен татарларында (мәлки керәшеннәрендә) да күзәтелә. Шактый соң чукындырылу сәбәпле (ХVIII гасыр), җирле халык хәтерендә ата-бабаларының мөселманлыгы турында истәлекләр күп сакланган. Г.Филиппов язып алган риваятькә караганда, «бу керәшеннәрнең «атакай»лары чукындырылу вакыйгасы күптән түгел генә булган. Алар хәтта мәчет булган урынны да яхшы хәтерли, чукынмый калганнарының исемнәрен атый. Иске Кырбашы авылында ХIХ йөздә вафат булган Калмат турында сөйлиләр, җирле халыкны чукындырган вакытта ул 18-20 яшьлек үсмер булган һәм миссионерлардан Самарага качкан. Шулай ук Иске Тәберде авылы халкы «Үти» турында сөйли, ул да чукындырудан качып киткән. Аларның икесе дә, миссионерларның йогынтысы кимегәннән соң гына, кире үз өйләренә әйләнеп кайткан» [14, с.1039]. Кайбер мәлки керәшеннәренең авылында мөселман зираты булган, риваятьләр буенча, анда шул авылга нигез салган ата-баба җирләнгән һәм аларның кабере гыйбадәт, борынгылар рухына дога кылу урыны булган. Керәшеннәрдә, шулай ук җирле татар-мөселманнарда да Хуҗа Хәсән һәм Мәлки (Мәлик) бабаларның кабере мәшһүр булган, изгеләштерелгән [10, л.98]. Керәшеннәр, мосафир мөселманнар белән бу каберләрне зиярәт кылган, анда дога укыган һәм корбан бугазлаган вакытта муллага мөрәҗәгать иткән [14, с.1038].
Керәшеннәрнең мөселман изгеләренә итагатен күзәтеп, аларда ата-баба культы һәм аның мәҗүсилектән калган борынгы гореф-гадәтләр белән тыгыз бәйләнеше булганын әйтергә мөмкин. Ата-бабаларга хөрмәт, аларның рухын шат итү керәшен мәдәниятендә мөһим урын алган. Бу аларга үткән заманнар турындагы хәтерне сакларга, үзләрен төбәктәге бай тарихның аерылгысыз өлеше икәнлеген аңларга ярдәм иткән. Ата-баба культы, аңа бәйле йолалар, күпсанлы риваять һәм хикәятләр керәшеннәргә мөселман татарлары белән уртак тарихи бергәлекне, туганлыкны сакларга мөмкинлек биргән. Моны америка галиме А.Кефели-Клай болай дип аңлата: «Мөселман татарлар һәм керәшеннәр бер үк изгеләргә итәгать кылган. Риваятьләргә ышансаң, каберлектәгеләрнең иң изгесе галим яки дәрвиш булган, аның эш-гамәлләре турында зур ихтирам белән сөйләгәннәр, ә гайре табигый көче, кодрәте ул вафат булганнан соң да яшәвен дәвам иткән» [7, с.554].
Бу күзаллау һәм йолалар формалашуга ислам идеологиясе дә нык йогынты ясаган. Бездә булган тарихи-этнографик материаллар да керәшеннәрнең ышанулары күпмедер дәрәҗәдә ислам диненә нигезләнә, ә мөселман изгеләре аларның күзаллауларында яңа төсмерләр ала, дип нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.
______________________________________
Әдәбият һәм чыганаклар
1. Ахметьянов Р.Г. Общая лексика духовной культуры народов Среднего Поволжья. – М., 1981. – 200 с.
2. Воробьев Н.И. Село Ляки (Ляке) (кряшены) // Центр письменного и материального наследия Институт языка, литературы и искусств им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан (ЦПиМН ИЯЛИ). Ф.77. Оп. Д.34.
3. Воробьев Н.И. Село Мелекес Челнинского района (кряшены) // ЦПиМН ИЯЛИ. Ф.77. Оп. Д.34.
4. Износков И.А. Материалы для истории христианского просвещения инородцев Казанского края. Вып. 1. – Казань, 1893. – 32 с.
5. Износков И.А. Список населенных мест Казанской губернии, с кратким описанием их. Лаишевский уезд. Выпуск 2. – Казань, 1895. – 80 с.
6. Ильминский Н.И. Татарские надписи из времен Казанского ханства в Лаишевском уезде // Записки Археологического общества. – М., 1851. – Т.3. – С.114-118.
7. Кефели-Клай А. Народный ислам у крещеных православных татар в XIX веке // Российская империя в зарубежной историографии. Работы последних лет: Антология. – М., 2005. – С.539-569.
8. Машанов М.А. Заметка о религиозно-нравственном состоянии крещеных татар Казанской губернии Мамадышского уезда. – Казань, 1875. – 70 с.
9. Месарош Д. Памятники старой чувашской веры. – Чебоксары, 2000. – 360 с.
10. Осипова Л. Моя деревня (с. Молькеево Цивильского уезда Чувашской автономной области) (13 июня 1921 г.) // Научный архив Чувашского государственного института гуманитарных наук. Отд.1. Ф. Н.В.Никольского. Д.309.
11. Отчет бакалавра Казанской духовной академии Н.Ильминского о путешествии по татарским селениям в августе-октябре 1848 г. // Христианское просвещение и религиозные движения (реисламизация) крещеных татар в XIX - начале ХХ вв. Сборник материалов и документов / сост., авт. вступительной статьи, примечаний, научно-справочного аппарата Р.Р.Исхаков. – Казань, 2011. – С.71-96.
12. Софийский И.М. О киреметях крещеных татар из деревни Тавель, Чистопольского уезда Казанской губернии. Объяснительная записка. Отдельный оттиск из Трудов Четвертого археологического съезда в России. – Казань, 1891. – 18 с.
13. Тимофеев В.Т. Мое воспитание (рассказ старокрещеного татарина) // Казанская центральная крещено-татарская школа. – Казань, 1887. – С.136-154.
14. Филиппов Г. Из истории христианского просвещения крещеных татар-мещеряков Тетюшского и Цивильского уездов Казанской губернии // Известия по Казанской епархии. – 1915. – №37. – С.1036-1043.
15. Халиков А.Х. Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария – Казань, 1994. –168 с.
16. Чичерина С.В. У приволжских инородцев. Путевые заметки. – СПб., 1906. – 410 с.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА