Журнал «Безнең мирас»

Казанның беренче ханнары

ХV гасыр урталарында Алтын Урдадагы мөһим сәяси вакыйгалар мөстәкыйль ханлыклар барлыкка килүгә сәбәпче була. Тарихи чыганаклар һәм тарихчыларның әлегә кадәр бу сорауга төгәл генә җавап биргәне юк: Казан ханлыгына кем һәм нинди шартларда нигез салган? Бер төркем галимнәр фикеренчә, аңа 1437-1438 елларда Сарай тәхетеннән куылган Олуг Мөхәммәт, ә икенче чыганаклар буенча, 1445 елда аның улы Мәхмүт нигез салган. Соңгы елларда галимнәрнең еш кына икенче фикерне хуплый башлауларын да әйтергә кирәк, чөнки күп кенә тарихи чыганакларда Мәхмүткә мөнәсәбәтле сюжет тасвирлана. Бу мәгълүмат шактый соң, ХVI гасырдан башлап, Мәскәүнең югары даирәсе тарафыннан барлыкка килгән, ягъни рәсми булмаган, бәйсез чыганаклар белән дәлилләнмәгән. Ә Казанга Олуг Мөхәммәт хан нигез салуы турындагы караш «Казан тарихы» мәгълүматлары буенча билгеле, әмма аның авторы, вакыйгаларны төгәл тасвирламау сәбәпле, галимнәр тарафыннан шактый тәнкыйтькә дучар булды. Олуг Мөхәммәт Казанның беренче ханы булуы турындагы юллар татар тарихи чыганакларында да теркәлгән (Миргалеев 2012: 96; Миргалеев, Пашаоглу 2014: 45; Смирнов 1887: 207). Шуңа өстәп, елъязмачылар, ягъни вакыйганы үз күзе белән күрүче яки ишетүчеләр, 1430 еллардан башлап Олуг Мөхәммәтнең Мәскәү дәүләтенең көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш биләмәләренә оештырган хәрби яуларын тасвирлый. Бу фактлардан да Урта Идел буенда ханның булганлыгы аңлашыла (Аксанов 2014: 139-142).


Казан дәүләтчелеге мәсьәләсен тикшергәндә, һичшиксез, Җучи Олысындагы күчмәннәрнең социаль-икътисади шартларга бәйле сәяси традицияләрен игътибарга алырга кирәк. Кыш көннәрендә хан дәүләт белән көньякта, нигездә, Сарай шәһәреннән идарә иткән, ә җәй җитү белән тәхетне төньякка, Болгар җирләренә күчергән. Моннан исә Бату хан заманыннан башлап Болгар шәһәре Алтын Урданың вакытлы башкаласы булганлыгы аңлашыла (Измайлов 2009: 450).


Шуның өстенә, 1420 елларда Казан шәһәрен дә Яңа Болгар (Болгар әл-җәдид) дип атый башлыйлар (Измайлов 2009: 468; Перевод 2014: 900). Бу Олуг Мөхәммәт һәм аның угыл-оныклары даирәсендә Казан каласының дәрәҗәсе Җучи Олысының башкаласы Сарай белән тиңләшүен, ә ханнар сәяси уңышка ирешкән вакытта хәтта бөтен Алтын Урданың берләшү үзәге була алганлыгын күрсәтә. Моны ХV гасырдагы елъязмачылар да дәлилли. Алар, соңрак иҗат иткән авторлардан аермалы буларак, Казан ханлыгын 1430 елларда барлыкка килгән, дип язмый. Шуннан аңлашыла ки, Олуг Мөхәммәтнең Урта Идел буена килүе замандашлары тарафыннан яңа дәүләткә нигез салу буларак кабул ителми. Дөресрәге, алар бу вакыйганы чираттагы тәхет түнтәрелеше вакытында ханның төньяктагы үз биләмәләренә кайтуы буларак кына кабул иткән. Әйтергә кирәк, аннан соң да Олуг Мөхәммәт көньяк олыслар өчен көрәшүдән баш тартмый, 1440 елларның беренче яртысында Дәште кыпчак һәм Кырымда үз хакимиятен тергезә, 1445 елда Мәскәү Бөек кенәзлеген буйсындыра (Беспалов 2012:63; Пономарев 2014: 146; Сабитов, Якушечкин 2015: 179). Шул рәвешле, Олуг Мөхәммәт замандашлары хәтерендә Алтын Урда ханы булып кала. Аның балалары исә дәүләтнең көньяктагы биләмәләрен саклап кала алмый, әмма Алтын Урданың төньяк олысларында хакимиятне үз кулларында тота. Ә иң мөһим биләмә – Олуг Мөхәммәтнең олы улы Мәхмүткә тапшырылган Казан юрты (йорты) булган. Шулай итеп, Мәхмүткә үз атасыннан үзенчәлекле суверенитет – «хөр патша» («вольный царь») титулы мирас булып кала. Бу аңа Болгар олысы, казанлылар белән идарә итәргә тулы мөмкинлек биргән.


Шуның өчен Казанның беренче ханнарының сәяси максаты Кырым, Олы Урда һәм шәйбани чыңгызыйларыныкыннан әллә ни аерылмый. Алар нигездә барысы да Алтын Урда тәхетенә омтылган яки дәүләт таркалганда аның мирасын күбрәк эләктереп калу өчен көрәшкән. Бу турыда метрополит Иовның 1448 елның 15 декабреннән 1461 елның 31 мартына кадәр язган грамоталары да дәлилли. Шунысы игътибарны җәлеп итә: грамота текстының исемендә һәм төп өлешендә дә Мәхмүт хан белән кенәз Шәптәк «Казанныкы» дип әйтелмиләр, әмма хат нәкъ менә адресатлар урнашкан Казан шәһәренә җибәрелгән. Шуның өстенә, беренче грамотаның исемендә Мәхмүт – «татар патшасы», ә икенче грамотага Шәптәк кенәз «цесарьевич» буларак теркәлгән. Бары тик юл читендәге искәрмә генә сүзнең Казан патшасы турында икәнлеген аныклый. Алга таба, Мәхмүткә мөрәҗәгать итеп, Иов берничә мәртәбә «олуг», «бөек» кебек сүзләрне куллана: «твое великое имя и дръжаву», «великое твое господьство», «великомгосподьстве», «твоим великим государьством и жалованием» (Русский феодальный архив 1986: 154-155). Бу хөрмәтләү сүзләре, шул чор сәяси этикасыннан аңлашылганча, ханның башка шундый ук титул йөртүчеләрдән бер башка өстенлегенә ишарә булып тора. Мондый сүз белән еш кына Урда тәхетенә омтылган соңгы җучилылар аталган. Мисал өчен, Сәхибгәрәй дә чыганакларда «олуг» («әл-газыйм») дип язылган (Тарханный подтвердительный ярлык 2014:919-920). Зур Урданың ханнары да әлеге мәртәбәле сүздән баш тартмаган (Меховский 2014: 826). Аңлашыла ки, әлеге чыганакның авторы да Мәхмүтне Алтын Урданың ханы буларак кабул иткән.


Моннан тыш, грамота текстларында Мәхмүт дүрт мәртәбә «хөр патша» дип атала. Беренче карашка, Иов аны Урданың мөстәкыйль патшасы буларак тасвирлый сыман. Әмма шунысын искә алырга кирәк, бу документта әлеге сүзтезмә «олуг» һәм «татар» сүзләре белән бер контекстта кулланыла. Шул сәбәпле бу очракта «хөр патша» сүзләре Мәхмүтнең хөрмәткә лаеклылыгына, югарылыгына, Алтын Урданың башка ханнарына караганда өстенлегенә ишарә генә булып тора. Урта гасыр сәяси системасында фәкать югары, бөек патша гына «хөр», ирекле, ягъни бөтен Җучи Олысының кануни хакиме була алган. Әйтик, Урдага ярлык өчен барган бояр И.Д.Всеволжский да Олуг Мөхәммәткә «хөр патша» дип мөрәҗәгать иткән (Полное собрание 2001: 96).


Метрополит грамоталары текстының баш исеменә «Казан патшасы» сүзтезмәсе урынына «татар патшасына» дип язылу да очраклы күренеш түгел. Мөгаен, мондый мөһим терминологик тайпылышлар, әтисеннән үрнәк алып, Алтын Урданың бөтен татарлары «патшасы» булырга омтылган Мәхмүт ханның сәяси амбицияләрен, ният-хыялларын истә тотып барлыкка килгәндер. Иов Урда тәхетенә башка ханнарның да дәгъва кылганын яхшы аңлаган (нәкъ шул сәбәпле, юл читенә «Казан патшасына» дип язылган), әмма бу хат ярдәмендә үзенең Казандагы сәүдә эшләрен уңышлы хәл итү өчен Мәхмүтнең башка җучилылардан өстенлеген таныган.


Кыскасы, мондый бәяләмә чынбарлыкка да туры килгән: Мәхмүт хан һәм аның уллары идарә иткән дәвердә илдә сәяси тотрыклылык урнаша, сәүдәгәрләргә чит илләр белән куркынычсыз сәүдә итү өчен шартлар туа, Казанның яңа җирләрдә дә хакимияте ныгый. Нократ төбәге һәм Бөек Пермь дә Казан ханлыгы йогынтысы тәэсирендә яши башлый (Бахтин, Хамидуллин 2014: 292). Ә 1469 елда дәүләтнең мәйданы Агыйдел буйларын, Иштәк һәм Башкорт җирләрен кертеп, Урал тауларына кадәрге мәйданны колачлый (Полное собрание 1949: 282). Бу заманда Алтын Урда биләмәләрендәге төньяк олысларның байтак өлеше Олуг Мөхәммәтнең угыл-оныклары хакимиятенә керә. Шулай итеп, Урта Идел һәм Көнбатыш Урал буенда статусы буенча Алтын Урданың бер өлеше һәм дәвамчысы булган, ә территориаль яктан яңа дәүләт – Казан ханлыгы тарихы башлана.


Аксанов А.В. Образование Казанского ханства глазами современников и потомков // Золотоордынское обозрение. 2014. № 2 (4). С.135-147.


Бахтин А., Хамидуллин Б. Политическая история Казанского ханства // История татар с древнейших времен в семи томах. Т. IV. Татарские государства XV-XVIII вв. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2014. С.289-358.


Беспалов Р.А. Хан Улу-Мухаммед и государства Восточной Европы: от Белева до Казани (1437-1445) // Золотоордынская цивилизация. Выпуск 5. Казань, 2012. С.53-70.


Измайлов И. Булгарский улус: Булгар и другие эмираты // История татар с древнейших времен в семи томах. Т. III. Улус Джучи (Золотая Орда). XIII – середина XV в. Казань:Институт истории АН РТ, 2009. С.448-470.


Меховский М. «Трактат о двух Сарматиях» // История татар с древнейших времен в семи томах. Т. IV. Татарские государства XV-XVIII вв.Казань: Институт истории АН РТ, С.823-831.


Миргалеев И.М. Сведения АбдулгаффараКырыми о Казанском ханстве // Средневековые тюрко-татарские государства. Сборник статей. Выпуск 4. Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2012. С.96-98.


Миргалеев И.М., Пашаоглу Д.Д. Обзор сочинения «Умдет ал-ахбар» АбдулгаффараКырыми // Золотоордынское обозрение. Казань. 2014. № 2(4). С.35-60.


Перевод фрагмента хроники «Хикайат» об истории возникновения Казани / Пер. И.Мустакимова // История татар с древнейших времен в семи томах. Т.IV. Татарские государства XV-XVIII вв. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2014. С.900.


Полное собрание русских летописей. Т.8. Продолжение летописи по Воскресенскому списку. М.: Языки русской культуры, 2001. X + 302 с.


Полное собрание русских летописей. Т.25. Московский летописный свод конца XV в. / Под.ред. Н.М. Тихомирова. М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1949. 464 с.


Пономарев А.Л. Ибрагим, сын Махмудека: вхождение во власть и кошельки (1) // Золотоордынское обозрение. № 1(3). 2014. С.128-162.


Русский феодальный архив XIV- первой трети XVI века. Т. 1./ Под ред. В.И. Буганова. М.: Институт истории СССР АН СССР, 1986. 221 с.


Сабитов Ж., Якушечкин А. Кто был ханом в Крыму в 1456 году? // Крымское историческое обозрение. № 2. 2015. С.175-185.


Смирнов В.Д. Крымское ханство под верховенством Оттоманской Порты до начала XVIII века. СПб., 1887. 768 с.


Тарханный подтвердительный ярлык, выданный казанским ханом Сахиб-Гиреем группе лиц (929 г., сафар 13 = 1523, января 1) / Пер. В. Трепавлова// История татар с древнейших времен в семи томах. Т. IV. Татарские государства XV-XVIII вв. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2014. С.919-920.

Теги: Әнвәр Әхсәнов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру