Изге койма кыйссасы
...Әтием Лотфулла Зәйнуллин 1965 елның 22 апрелендә вафат булды. Әнисе Гөлмәрфуга әби, абыйсы Хәйрулла каберләре уртасына җирләдек. Берничә ел үткәч, Рәшидә апамның улы Салават әти каберенә сирень агачы утырткан. Кечкенә чыбыктан үсеп китеп, ул әтинең каберен тоташ томалап, әбинең һәм Хәйрулла бабакайның да каберенә күчеп, аларны да каплый башлады.
Узган гасырның туксанынчы еллар уртасы. Мин зиратта әтинең каберен тәртипкә китерәм. Теге сирень агачын тоташ кисеп ташлап, кабер өстен казыйм, сирень тамырларыннан каберне азат итәм. Шулай тырышып эшләгән бер мәлдә, зиратка унлап кеше килеп керде дә, капкадан ерак түгел генә яңа кабер казырга тотынды. Эшләвемнән туктап, кабер казучылар янына бардым.
– Әссәламегаләйкем! Кемгә казыйсыз?
Сәламне алдылар:
– Кичә кич Касыйм вафат булды бит, шуны җирлибез бүген.
– Кайсы Касыйм?
– Түбән Оч Пүликәр Касыймы. Әллә ишетмәгән идеңме?
– Ишетмәгән идем.
Касыйм! Беренчедән дүртенчегә кадәр бергә укыдык, бер урамда яшәгән идек. Әти каберендә эшемне туктатып, Касыймга кабер казыштым. Җирләдек минем сабакташны. Җитмешкә дә җитмичә китеп барды, бахыр...
Халык, Касыймны җирләгәч, зираттан чыгып китте. 1912 елда туган, Чишмә урамында яшәүче, колхозда комбайнчы, бригадада завхоз булып эшләгән Әгъзам абый Әхмәров исә минем янга килде:
– Калхузда бергә эшләгән малай идең бит син. Сөйләшим әле, дип килдем. Исәнме, Зәки?!
Эшне ташлап исәнләшәм. Үләнгә утырабыз.
– Сине бик зур палкауник, диләр. Дөрестер бит?
Елмаям:
– Полковниклар бар да бер чамада инде алар – погоннарында өч йолдыз.
– Әтиеңнең каберен карыйсың икән...
– Каберенә якын килеп булмый – сирень басып китте.
– Бер елны мин туган тиешле бер бабайны Ырынбур янындагы Каргалы зиратына күмешергә бардым. Бер чардуган да юк. Куйдырмыйлар мәчет картлары. Нәкъ уртада җиде карагай үсеп утыра. Башка бер агач юк. Зиратлары тоташ ап-ак кылган белән капланган. Искиткеч матур була икән ул шулай. Безнең зиратның кайбер урыннарына керә торган түгел: тоташ чардуган, кабер өстендә әрекмән, әрем, шайтан таягы үсеп утыра – утап булмый. Син, Зәки, әтиең кабереннән дә, әниеңнекеннән дә чардуганнарны алгансың. Әниең каберендә җир җиләге, чия үсеп утыра. Әтиең каберенә дә күчә башлаганнар алар...
– Бу сиреньне бетерәм мин. Әтинең каберендә дә чия белән җиләк үсәчәк!
Башкортстанның безнең яктагы тау араларында кыргый чия үсә. Биеклеге бер-ике метрдан артмый. Илләмә дә тәмле инде. Бакча чиясе тәм ягыннан аңа җитми.
Сорый миннән агай:
– Зәки, син безнең зиратның таш коймасын ничәнче елны салганнарын беләсеңме?
– Беләм. 1908 елда салганнар.
– Каян белдең син аны?
– Керә торган капка башындагы ташка «1908 ел» дип язганнар бит. Аптырабрак сорый:
– Әллә син гарәп имлясын да беләсеңме?!
– Беләм. Җитмеш икенче елны өйрәндем.
– Алай икә-ән! Син, Зәки, миннән дә шәбрәк, әйбәтрәк, гыйлемлерәк икәнсең бит!
– Шулайдыр бик. Макта, Әгъзам абый...
– Мактыйм шул. Синең кебек егет – Эстәрлебашта бердәнбер! Зиратыбызның таш коймасын кем салдырганны беләсеңме?
– Кем салдырсын ди инде? Эстәрле халкы!
Әгъзам абый елмая, минем кем салдырганны белмәгәнгә шатлана:
– Түгел шул. Халык салдырмаган. Авылыбызның иң зур бае булган Гапкадыйр мәгъзүм турында ишеткәнең бармы?
– Бар, әти сөйләгән иде. Ул мәдрәсә мөдәррисе Харис хәзрәт Тукаевның төпчек малае булган. Патша биргән тархан дәрәҗәсе әтисеннән аңа калган. Атлы тарантас белән юлда барганда, тарханның, дугага эленгән кыңгырауларын яңгыратып, губернатор кибиткасын узып китәргә дә хакы булган. Бик комсыз иде Гапкадыйр мәгъзүм, дип искә ала иде минем әти аның турында...
Әгъзам абый бик җитди сүзләр белән миңа яңалык әйтә:
– Син белмәгәнне җиткерим әле. Бик әйбәт итеп хикәятләр язасың. Әгъзам абзый Әхмәров сөйләгән иде, дип берәр язу язарсың. Менә бу, безнең авыл зиратының асыл таш коймасын Габделкадыйр мәгъзүм тархан Тукаев тоташ үз акчасына эшләткән. Аның ике мең дисәтинә кара туфраклы җире булган. Шунда ул каты бодай үстереп, итальяннарга алып барып саткан. Тегеләр шул бодайдан үзләренең ыспагит дигән атаклы токмачларын ясаган.
– Зиратыбыз бик зур бит. Ул кадәр ташны кайда чыгарганнар?
– Авылдан сарык фирмысына барганда, Бакый Баткан елгасы күпереннән чыккач, уң якта биек Бакый Баткан тавы бар бит әле?
– Соң?!
– Шул тауның уң ягындагы яссылыкта җирне ачып, күп итеп таш чыгарганнар. Таш чыккан җирдән авыл очындагы зиратка турыдан юл салып, зират янына бер ел буена таш ташыганнар һәм койма итеп сала барганнар. Тарханның акчасы җитми башлагач, абзалары Мөхәммәтшакир белән земский начальник булып эшләгән Габдерәхим Тукаевтан алып торып, соңыннан түләгән.
Менә сиңа комсыз тархан Гапкадыйр! Бу зират коймасына инде йөз ел тулып килә икән ләбаса.
– Син Гапкадыйр мәгъзүмнең кайда җирләнгәнен беләсеңме, Зәки?
– Беләм, Әгъзам абый!
– Кайда инде, син белгәнчә?
– Гражданнар сугышы елларында ул акларга ярдәм иткән. Бер полкнымы, дивизиянеме ашаткан, киендергән. Унтугызынчы елны аклар белән качып чыгып киткән. Утыз икенче елны, трудармиягә чабата илткәндә, Урта Азиядәге Фирганә каласы янындагы хәрби совхозда Гапкадыйр мәгъзүмне безнең авылның Ябрәй Хәсәне күреп таныган. Шул совхозда атлар карап, конюх булып эшли икән, шунда үзе салган кечкенә саман өйдә яши, ди. Яшь хатыны Әсмабикә белән икәү генә...
– Син, Зәки, миннән дә күп беләсең. Ә үзең илле икенче елдан бирле зимагурлыкта йөрисең.
– Безнең авылның фаҗигале тарихы бит, Әгъзам абый.
Агай көрсенә:
– Коммунист-бәлшәвикләр халыкка бәхетле тормыш бирдек, дип никадәр генә шапырынса да, ялган ул. Гади халыкның канын күп эчте алар, нык изделәр. Мин моны сиңа курыкмыйча әйтәм. Син, Зәки, безнең чып-чын Эстәрле егете. Илләмә дөрес итеп, курыкмыйча язасың. Сиңа коммунистлардан нык эләккәндер инде?
Көләм:
– Булгалады инде, тик мин аларны истә тотмыйм, оныта барам...
Әгъзам абзый белән шул зират эчендә очрашып-сөйләшеп, чирәмдә утыру миндә һәрчак җылы истәлек тойгысы тудыра. Аны оныгы Венера бик яхшы итеп карады. Ул һәрчак пөхтә, матур, юылган киемнән йөрде. 2012 елда аңа йөз яшь тулды. Венера бүгенге көндә Әгъзам абзыйның сеңлесен карый. Район китапханәсендә эшли. Бик инсафлы, сабыр шәхес. Алла ярдәменнән ташламасын ул Венераны...
***
Узган гасырның алтмышынчы еллар башында Башкортстанның Эстәрлебаш район башкарма комитеты рәисе булып, чыгышы Мәчетле районыннан булган Нур абый Фәтхиев эшләде. Хәзер юк инде ул, вафатына егерме еллар чамасы. Эстәрлеләр, ул асыл татар егетен һаман оныта алмыйча, «Фәтхиев заманында», дип сагынып искә төшерә. Эстәрле авылының төньягында кырчынташтан, комнан торган 150-200 метр биеклектәге өч чакрымга якын текә таулар сузылган. Шулар аш тәлинкәсеннән юанрак карагайдан торган урман белән капланган. «Фәтхиев утырттырган агачлар алар!» – диләр бүген дә чын Эстәрле кешеләре.
Шул алтмышынчы еллар башында бер җомга көнне район башкарма комитеты рәисе Нур Фәтхиев Түбән Оч мәчетенә җомга намазына килгән. Ул мәчет картаеп вафат булган Гапкадыйр Күпкәк дигән бабайның кечкенә салам башлы йортында иде. Кергән Фәтхиев, туфлиләрен салып, алга үтеп, идәнгә җәелгән чүпрәк паласка утырып, җомга намазына кушылган...
Намаз тәмамлангач, Ибраһим мулладан рөхсәт алып алга үткән дә, картларга карап, аякларын мөселманча «бөкләп», чүпрәк паласка утырып, сүз башлаган:
– Абзыйлар, бабайлар! Минем сезгә, район рәисе буларак, бик зурдан гозерем төште. Рөхсәт итсәгез, шуны әйтергә килдем мин.
– Рөхсәт, Фәтхиев, сөйлә!
– Авылның зираты сез картлар карамагында. Ул бер чакрым озынлыкта таш койма белән уратып алынган. Шушы таш койманы башкарма комитетка бирегез. Аның урынына мин сезгә бик шәп тактадан яңа койма ясатам. Баганалар, такталар, борыслар, кадаклар, яшел буяу бүгеннән бар. Яшелгә буярбыз һәм 15 ел саен мин сезгә аны яңа коймага алмаштырып торырмын. Шул сезгә минем гозер. Мин буш йөри торган җитәкче түгел. Мәчетегезнең башы салам түбәдә, ул бик иске икән. Иртәгә үк эшчеләр килеп, салам түбәгезне сүтеп, башын шифер белән ябарлар. Уйлаша торыгыз мин әйткән тәкъдимне. Киләсе җомга намазына, сезнең карарны ишетергә дип, мин монда тагын килермен.
Мәчет картларының гәүдәгә иң бәләкәе Миңлебай Пичче рәис Фәтхиевка сорау бирә:
– Фәтхиев иптәш, таш сиңа нәрсәгә кирәк? Бик күп бит анда таш. Койма озынлыгы белән бер чакрымга җитә...
– Зур итеп культура сарае салырга иде авыл уртасында. Клуб урнашкан элеккеге зур мәчет бинасы нык тузды бит. Ул инде егерме өченче елдан бирле, район клубы булып, безгә хезмәт итте. Әгәр зират коймасын бирсәгез, ике катлы итеп, утыз биш метр озынлыкта, унбиш метр киңлектә культура сарае төзи алабыз.
Мәчет мөтәвәлие (мәчет, зират хуҗалыгын карап алып баручы) Сәлахетдин Песәй карар кыла:
– Фәтхиев туган! Без киңәшләшик мәчеттә. Икенче җомгага шушында җавап алырсың. Монда килергә вакытың булмаса, шул турыда безгә җиткер, үзебез сиңа керербез.
– Рәхмәт, килештек! Җомга намазына ярты сәгать кала килермен.
Алдагы җомгада мәчеттә очраша болар. Фәтхиев, идәндәге чүпрәк паласка утырып, сүз башлый:
– Мәчетегезнең башын шифер белән яптылар. Инде зиратның таш коймасы турында сез картларның карарын тыңлыйк.
Сүзне Сәлах Песәй башлый:
– Фәтхиев энем! Мәчет башын шифер белән яптырганың өчен сиңа рәхмәтләребез бик зурдан. Син безгә ярдәм иттең, инде без дә кулдан килгәнчә сиңа ярдәм итәргә булдык. – Тамагын кыргалагандай итә, дулкынлана. – Зиратның таш коймасы хакында без бик каты ыспурлаштык. Яшь чаклардагы кебегрәк итеп. Күпчелек тавыш белән, без – мәчет картлары, зиратның таш коймасын сиңа бирергә булдык. Шул менә...
Фәтхиевнең шатлыктан елмаюы чибәр йөзенә тарала, куанып кулларын уа. Сәлах бабайның сөйләгәнен бүлеп, үзенең куанычын белдерә:
– Илләмә дә шәп бабайлар инде сез...
Сәлахетдин бабай аңа карап ала да әйтә:
– Минем сүз бетмәде бит әле, улым...
– Гафу, бабай, әйтәсе карарны әйттең бит инде.
– Анысы әйтелде. Дөрес! Картлар таш койманы сиңа бирделәр бирүен. Тик аларның сиңа бер сораулары бар.
– Әйт, Сәлахетдин бабай, соравыгызны. Тыңлыйм.
– Син, Фәтхиев улым, утырган паласыңа тотын, ныграк тотын – безнең сорау бик хәтәр, тәгәрәп китә күрмә.
Картлар елмаеша, аларга карап, Фәтхиев тә елмая: «Койманы картлар бирделәр бит инде!» – янәсе...
– Сорау мондый, улым. Син таш койманы сүтеп алдың ди, аның урынына такта койма ясатып куйдың ди. Шуннан соң узды ди син әйткән унбиш ел. Инде такта койма тузган, яңаны ясатырга кирәк. Районда син хуҗа түгел – күчеп киткәнсең... Без, үлеп, Ходаебыз карамагына күченгәнбез. Бездән соңгы мәчет картлары керделәр ди син утырган урындыкны биләгән яңа рәискә. Әйткәннәрдер ди такта койма турындагы үтенечләрен. Ә ул картлардан сораса: «Сезгә яңа такта койма төзергә вәгъдә биргән Фәтхиев атлы бәндә кем булган ул?» – диеп.
«Ул – синең урында утырган элекке хуҗа», – диярләр.
«Мин сезгә такта койма ясарга вәгъдә бирмәдем. Договорыгызны мин знать ни знай. Юк сезгә такта койма, бар чыгыгыз минем кабинеттан!» – дисә? Яңа койманы яңа рәис ясатмаса, яңа мәчет картлары кая барырга тиеш булырлар икән соң?! Шул сорау безнең башта, улым Фәтхиев. Ә бит таш койма туза торган түгел – мәңгелек ул!
Рәис Фәтхиев башын иеп, чүпрәк паласка карап бик озак утыра. Аннары исә башын калкыта да:
– Мин, бабайлар, үземне акыллы гына егет дип санап йөри идем. – дип сүз башлый. – Түгел икәнмен. Таш койманы миңа бирдегез сез, ә соравыгыз белән утка тыктыгыз да, аннан алып, бозлы суга салдыгыз. Аңладым мин үземнең сезнең кебек, акыллы татар бабайлары кебек, төпле итеп уйлый белмәгәнемне...
Тимим мин сезнең таш коймагызга. Һәм сез дә, кем генә сораса да, бирмәгез! Ул изге таш зират коймасы – Эстәрлебашның данлыклы тарихы һәм бик зур байлыгы. Юләр теләгем өчен сез картлардан гафу үтенәм. Нужагыз чыкса, туры үземә керегез, һәрчак ярдәм итәрмен. – Шулай ди дә, кузгала башлый.
Мөтәвәли Сәлахетдин Песәй елмаеп, аны туктата:
– Фәтхиев улым! Китми тор әле! Без инде, картлар, сиңа сорау биргәч тә, таш койманы сүтеп алмаячагыңны алдан ук аңлап сөйләштек. Шунлыктан, сиңа үтенечебез бар.
– Сөйлә, бабай, тыңлыйм.
– Син таш койманы сораганда, такта койма ясарга багана, такта, киртә, кадакларым бар, әзерләр, дидең. Буявым да бар, яшел төстә, дидең.
– Нигә санаганыңны аңлап бетермим, бабай! Барысы да бар инде. Складта, ишегалдында яталар.
– Син, Нур улым, шул нәрсәләреңне бөтенләе белән безгә, мәчеткә бир дә куй инде!
– Нәрсә эшлисез алар белән?
– Без шул зиратның таш коймасын тагын бер такта койма белән уратып алып, буяп та куйыйк инде. Иртә-кич авыл көтүләре киткәндә-кайтканда маллар таш коймага кашынып-ышкынып, койманы ишәләр. Таш койманы төзегәндә азрак кызыл балчык кушып, кара туфракка утыртып төзегәннәр. Мал кашынганга ташлары җиргә коела.
Фәтхиев, исе китеп, чүпрәк палас өстендә тезелешеп утырган төрле зурлыктагы, төрле тазалыктагы Эстәрлебаш мәчете картларына сокланып, уң кулын һавада селтәп, шатланып көлеп җибәрә:
– Бирәм сораганыгызны! Бу кадәр асыл бабайларга ничек итеп атказайт итү ди! Бирәм, бабайлар. Үлми торыгыз әле! Мең яшәгез!
***
Бүген дә Эстәрлебаш зираты ике катлы койма белән уратып алынган: эчке койма – таштан, тышкысы – тактадан. Мәчет, эчке таш койманы унбиш ел саен яңа такта койма белән уратып, яшел төскә буятып куйдыра. Рәис Фәтхиевне искә алып, аңа рәхмәтләр укып эшлиләр ул такта койманы эстәрлеләр. Юк инде ул асыл татар егете бу дөньяда...
Әйе, менә шундый ике катлы зират коймасы бар Эстәрлебаш исемле зур вә данлыклы авылда. Борынгы Бохара-Болгар сәүдә юлында, тау астында, Эстәрле елгасының башында утырган авыл ул.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА