Журнал «Безнең мирас»

Ислам финанслары буенча китаплар авторы: Зәкятне хисаплау буенча белгечләр әз

"Россиядә мөселман хәйриячелеге үсеше мөселман төбәкләренең үсеше, исламда икътисади мөнәсәбәтләрнең принциплары турында белүләре, дини һәм хәйрия оешмаларының хезмәттәшлегенә бәйле", – диде ислам финанслары буенча китаплар авторы, икътисад фәннәре кандидаты Резидә Габбасова дини хәйриячелектә икътисади-хокукый проблемаларга багышланган түгәрәк өстәлдә. Түгәрәк өстәл Казан (Идел буе) федераль университетында Ислам хокукы халыкара мәктәбе кысаларында узды.



Хәзерге вакытта Россиядә 15кә якын эре мөселман хәйрия оешмасы исәпләнә. Аларның төп эшчәнлеге зәкятне һәм сәдаканы авыру кешеләргә, ятимнәргә, афәткә юлыккан кешеләргә таратудан гыйбарәт.


Резидә Габбасова әйтүенчә, Россия законнары нигезендә зәкят бирү, сәдака кебек үк, ирекле формада туплана, бары тик фондлар үзләре зәкят һәм сәдака буенча аерым хисап алып бара. Зәкятне туплау, бүленеш һәм саклау системасы юк. “Хәйрия фондларына акчаны саклау өчен, кайвакыт туплау өчен дә гади банк хезмәтләре белән кулланырга кала. Зәкятне хисаплау буенча белгечләр әз, төрле төбәкләрдә төрле мәзхәб буенча зәкят күләмен хисаплыйлар”, – диде белгеч.


Россиядә мөселманнарның мәхәлләне үзләре тарафыннан финанслау аларның үсешенең бер ысулы иде, ди Резидә Габбасова. “Советлар чорында бу юкка чыккан. Хәзер бу яңартыла. Иң кызыгы – аны Татарстанда, Башкортстанда яисә Чечняда түгел, бу яңарышны, мәхәлләне үзләре финанслауны мөселманнар аз санда булган тәбәкләрдә, татарлар компакт яшәгән авылларда күреп була”, – диде икътисадчы.


Мисалга ул Пенза өлкәсенең Әләзән авылын китерде. Монда 10 меңгә якын татар яши, мәктәпләре, балалар бакчалары, кибетләр, 11 мәчет бар. Шул ук шәхси эшмәкәрләр күп санда, 53 ферма хуҗалыгы исәпләнә. Бу авылда бизнес, дини оешмалар һәм социаль инфраструктура вәкилләре хезмәттәшлек итә. “Мәчетләр каршында попечительлек советлары бар. Алар ел да җыелып, авыл кешесенең һәрберсен белгәнгә кемгә зәкят бирәсен билгели. Авылда мәчетләр күбесенчә Совет чорыннан соң төзелгән, аларны тоту өчен дә хәерләр бирелә. 80-90 кешегә хаҗга юлламалар да хәйриячеләр хисабына алына”, – дип татар авылындагы хәйриячелек системасы белән Резидә Габбасова таныштырды.


Татарстанның “Вакф” фонды җитәкчесе Рөстәм Хабибуллин исә киресенчә Татарстан авылларында яшьләр аз дип, дини оешмалар авылларны саклап кала алыр иде ди. “Татарстан авылларында халык саны 40 меңгә әзәйде. Авылларны саклап калу өчен динне күтәрергә кирәк, шул ук хезмәтләр күрсәтү аксый. Мәчетләр, чиркәүләр каршындагы кибетләргә зур салымнар түләргә кирәк. Инкыйлабка кадәр табышлы йортлар салым түләмәгән, бу йортлардан акчалар хәйриячелеккә, дини оешмалар ихтыяҗларына юнәлтелгән. Без моны кайтарырга тиешбез”, – ди хәзрәт.


Резидә Габбасова хәзерге вакытта Германиядә яшәү сәбәпле, андагы хәйриячелек турында сөйләде. Германиядә һәр мәчет каршында хәйрия фонды бар, җеназа өчен фондлар формалаштырыла. Анда ислам хәйриячелеге күбесенчә Германиядә яшәүчеләр өчен түгел, ә ярлы мөселман илләре, мәсәлән, Сирия һәм башкаларга ярдәм итү өчен оештырылган. Чөнки Германиядә көчле социаль яклау системасы бар, бу система, нигезендә, алманнарга яшәү минимумыннан тагын да аска төшмәскә ярдәм итә. Шуның өчен хәйриячелек Африка илләренә юнәлтелә. Анда Корбаннар озатыла, су коеларын төзү белән ярдәм күрсәтелә.


Юридик фәннәр кандидаты Илсур Салихов: "Халыкның хәйриячелеккә ышанычы булсын өчен икътисади, хокукый механизмнар булырга тиеш", – дип искәртте. Социаль челтәрләрдә ясалган сораштыру мәгълүматларына караганда, халыкның 17 проценты гына хәйриячелеккә ышанычын белдерми.


"Татар-информ"

Теги: Венера Вәлиева

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру