Журнал «Безнең мирас»

Иске Татар бистәсендә тагын бер йортны төзекләндерү күздә тотыла

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарихи урыннарда төзелеш мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын үткәрде. Әлеге чара Республика Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Утырыш башында Рөстәм Миңнеханов төп бурычларның берсе – Казан үзәгендә тарихи урыннарны максималь саклау, меңъеллык башкаланың йөзенә сак караш булдыру, дип билгеләп үтте.
Казан үзәгендә төзелеш һәм реконструкцияләнүче объектларны комиссиядәгеләргә Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Беренче объект Тукай урамындагы өч катлы торак булмаган йорт. Бина кунакханә вазифасына реконструкцияләнә. Төзекләндерүче бинаны биеклеген шул килеш сакларга, өченче катны – антресоль итеп калдырырга тәкъдим итә. Комиссия әгъзалары әлеге проектны хуплады.

Аннан соңгы проект та хупланды. Ул объект Татарстан прокуратурасының Кремль урамындагы бинасына янкорма булып тора.
Өченче объект булып, мәдәни мирас булган Шамов хастаханәсе янәшәсендә спа-салон төзелеше проекты тора. Әлеге проектка да ведомствоара комиссия әгъзалары тормышка ашыру мөмкинлеген бирде.
Мәрҗани урамындагы Иске Татар бистәсендә инвесторлар әйләнә-тирә мохитне элеккегечә эшләргә ниятли. Җирле әһәмияткә ия булган 10 нчы йортны - Бикмөхәммәтов йортын (1883 ел., архитектор П.Романов эше) төзекләндерү дә күздә тотыла. Проект шулай ук уңай нәтиҗә алды.
Комиссия тарафыннан шулай ук Островский урамы, 27нче йорт адресы буенча җир асты парковковкасы белән 4 катлы кунакханә, Волков - Тихомирнов урамнарындагы парковкалары белән торак йортны реконструкцияләү, Адмиралтейская урамы 3нче йорт бинасын, Волков 71/73 адресы буенча 5 катлы административ бина төзү проектларына ризалык бирелде. «Парус спорты үзәге» причал корылмаларын реконструкцияләү («Локомотив») проекты икенче кат каралды. Элек биеклеге буенча кисәтүләр булган. Бу юлы да проектны эшләп бетерергә юлладылар.
Шулай ук ведомствоара комиссия әгъзаларыннан «Медицина хезмәткәрләре өчен өстәмә һөнәри белем бирү үзәге» (Шаляпин ур., 39 йорт) 5 катлы бина төзелеше проекты да хуплау тапты. Алдан ул биеклеген киметергә тәъдим ителгән проект булган.
Кабаттан каралган тагын ике проект – Лобачевский урамындагы 3 катлы торак йорт төзелеше һәм Худяков урамындагы Иҗат үзәге бинасын реконструкцияләү проектларына рөхсәт булмады.
Утырышта көн тәртибенең икенче мәсьәләсе буенча Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова чыгыш ясады. Сүз Зөя утрау-шәһәрчеге турында барды. Мәдәни мирас объектлары турындагы федераль закон нигезендә, Мәдәният минстрлыгы заказы буенча, Зөя утрау-шәһәрчеге өчен бер типтагы торак төзелеше проектлары эшләнгән. Концепция нигезендә алар элек биредә булган биналарның тарихи йөзенә максималь якын булырга тиеш дип курсәтелгән. Шулай итеп биш тип сайланган. Болар мезонин белән(145 кв.м), бер катлы (103 кв. м), мансарда белән (158 кв.м), биш тәрәзәле (173 кв.м) һәм башка йортлар. Светлана Персова типовой проектларның Зөя шәһәрчеге өчен актуаль булуын, йортларда гади кешеләр яшәячәген җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектларны ошатты. Ул йортларның мәйданын киңәйтү мөмкинлеге өчен тагын берничә вариант эшләргә тәкъдим итте.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты баш архитекторы Юрий Герасимов Зөя шәһәрчегендә яңа төзелеш проектын тәкъдим итте. Бу Еленинский урамындагы бер катлы гаилә өчен шәхси торак йорт. Проект Татарстан Мәдәният министрлыгының фәнни-методик советы тарафыннан хупланган булган.
Татарстан Президенты ведомствоара комиссия әгъзалары фикерен исәпкә алып, йортның фасад өлешен Зөя шәһәрчегенең тарихи йөзен истә тотып һәм типовой проектлар нигезендә эшләп бетерергә кушты.
Утырышта катнашкан архитектор Николай Васильев тәрәзә йөзлекләре, коймалар, капкалар ясауны күздә тотып, йортлар өчен элементлар эшләүне тәкъдим итте. Ул яңа йортларда элеккеге чорны чагылдыру кирәклген җиткерде. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне кабул итте.
«Татар-информ»

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру