Индус Таһиров халык Гаяз Исхакый турындагы фәнни мәгълүматны белергә тиеш, дип саный
Тарих фәннәре докторы Индус Таһиров татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый турындагы фәнни мәгълүматны халык белергә тиеш дип саный. Бу фикерен ул бүген ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйга багышланган конференциядә ясаган чыгышында әйтте.
“Фәнни мәгълүмат халыкка җиткерелмәсә, Гаяз Исхакыйның исеме югалырга мөмкин”, - диде профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең академигы Индус Таһиров.
Индус Таһиров пленар утырышта “Гаяз Исхакый – XX гасыр башы татар милли Яңарышын әйдәп баручы” дигән темага чыгыш ясады. “Монда Гаяз Исхакыйны чын күңелдән ярата һәм аны белә торган милләтпәрвәр кешеләр җыелган. Гаяз Исхакый турында хәзерге вакытта бик күп мәгълүмат җыелган. Бүген без фәндә җыелган байлыкны халыкка җиткерергә тиешбез. Әгәр ул байлык халыкка җитми икән, димәк, Гаяз Исхакыйның исеме югалырга мөмкин. Менә шуны булдырмас өчен, безгә, әлбәттә, зур эшләр башкарырга кирәк. Гаяз Исхакый – бөек шәхес. Әгәр дә без аны татар милли Яңарышы белән бәйләмәсәк, әгәр дә аның андагы урынын күрсәтә алмасак, ул шулай ук дөрес булмас. Ни өчен? Гаяз Исхакый – Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Ибраһим Хәлфин дәвамчыларының берсе. Иң беренчеләрнең берсе дисәм дә ялгышмамын мин. Алар күтәргән байракны күтәреп алып китү, аны милләтебезгә җиткерү, аны чын мәгънәсендә тарих мәйданына чыгару – ул, әлбәттә, бик зур эшләрнең берсе. Һәм Гаяз Исхакый монда үз ролен уйнады”, - диде Индус Таһиров.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171052/

- ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышыузды.
Индус Таһиров пленар утырышта “Гаяз Исхакый – XX гасыр башы татар милли Яңарышын әйдәп баручы” дигән темага чыгыш ясады. “Монда Гаяз Исхакыйны чын күңелдән ярата һәм аны белә торган милләтпәрвәр кешеләр җыелган. Гаяз Исхакый турында хәзерге вакытта бик күп мәгълүмат җыелган. Бүген без фәндә җыелган байлыкны халыкка җиткерергә тиешбез. Әгәр ул байлык халыкка җитми икән, димәк, Гаяз Исхакыйның исеме югалырга мөмкин. Менә шуны булдырмас өчен, безгә, әлбәттә, зур эшләр башкарырга кирәк. Гаяз Исхакый – бөек шәхес. Әгәр дә без аны татар милли Яңарышы белән бәйләмәсәк, әгәр дә аның андагы урынын күрсәтә алмасак, ул шулай ук дөрес булмас. Ни өчен? Гаяз Исхакый – Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри һәм Ибраһим Хәлфин дәвамчыларының берсе. Иң беренчеләрнең берсе дисәм дә ялгышмамын мин. Алар күтәргән байракны күтәреп алып китү, аны милләтебезгә җиткерү, аны чын мәгънәсендә тарих мәйданына чыгару – ул, әлбәттә, бик зур эшләрнең берсе. Һәм Гаяз Исхакый монда үз ролен уйнады”, - диде Индус Таһиров.
- Гаяз Исхакый (1878-1954) – XX гасырда формалашкан яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе, татар халкының рухи-мәдәни үсешендә, татар милли-сәяси хәрәкәтендә үзенең лаеклы урыны булган күренекле шәхес. Илле еллык әдәби, публицистик һәм сәяси эшчәнлегендә, шул исәптән Франция, Германия, Польша һәм Төркиядә яшәгән чорларда, Гаяз Исхакый иллегә якын әдәби әсәр, йөзләгән мәкалә язган, уннан артык татар газетасы һәм журналын нәшер итү эшен җитәкләгән.
- “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” Халыкара фәнни-гамәли конференциянең төп оештыручысы булып Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тора.
- Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш), “Гаяз Исхаки фотографияләрдә” буклеты нәшер ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171052/
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА