Журнал «Безнең мирас»

Илшат Әминов: "Болгар радиосы" исемен саклаячак, ләкин тапшыру форматын үзгәртәчәк

"Болгар радиосы" беркая да юкка чыкмаячак, бары бераз үзгәрәчәк. Бу хакта "Яңа гасыр" телеканалы генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. "Болгар радиосы" исемен саклап калачак, бары тапшыру форматын гына үзгәртәчәк. Ул "Тәртип FM" тыңлаучыларына якын төрдә булачак. Шуңа күрә безнең яңадан теркәлергә дип документлар тапшырырга җыенуыбыз хакында йөргән сүзләр нигезсез", – дип искәртте Илшат Әминов.


Бүген "Болгар радиосы" радиостанциясе офисында "Яңа гасыр" телеканалы генераль директоры Илшат Әминов һәм "Тәртип FM"ның элекке оештыручысы Марат Ибләминов катнашында киңәйтелгән утырыш булды. “Богар радиосы” хезмәткәрләренә “Тәртип FM” эшчеләре кушылу мөмкинлеге турында хәбәр ителде. Шул ук вакытта эштән алыну яисә алмашу турында сүз юк дип искәртелде.



Исегезгә төшерәбез: 1 февраль көнне “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика җитәкчелегенең танылган татар телле “Тәртип FM” радиосы тирәсендә урнашкан хәлгә мөнәсәбәтле шөбһә белдерүен искәрткән иде.


“Элек “Татмедия” белән эшләгән безгә иптәш булмаган аерым иптәшләр безнең ресурсны да файдаланып, уңайлы сылтау белән татар телендә тапшырды булып чыкты. Алар ешлык алды, аннары темага реклама компаниясе ясап, аны сатып җибәрде”, – дип белдерде ул. Һәм шунда ул өстәп әйтте: “Хәзер Татарстан өчен радиостанцияне саклау вариантлары, карарлар бар. Тиздән без аларны игълан итәрбез”.


Чыгу юлы чыннан да табылган ахры. Ул коллективны да, тыңлаучылар яратып өлгергән форматны да саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

"Татар-информ"

Теги: Арсений Маврин

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру