Журнал «Безнең мирас»

Һади Атласи турында яңа чыганаклар

Тарих – төпсез диңгез кебек. Күпме тирәнгәрәк төшәсең, казынасың, эзләнәсең, ул шулкадәр күбрәк серен ача. Бер тарихчының да: «Булды, бөтен нәрсә ачыкланды, белмәгән мәгълүмат калмады, инде ял итсәң дә ярый!» – дип әйткәне түгел, хәтта мондый уйны башына китергәне дә юк.


Чүпрәле районында исеменә Чәке сүзе кергән берничә авыл бар: Түбән, Югары, Иске һәм Яңа Чәкеләр. Бу өч авыл янәшә, бер-берсенә кушылып урнашкан, аларны Якла (кайбер чыганакларда Аксу) елгасы гына аера.


Әлеге авылларның ут күрше булуы архив мәгълүматларында да теркәлгән. Бу турыда «Межевая книга дачи деревень: Старая Чувашская, Старая Татарская и Нижняя Чекурская»да язылган. Әлеге чыганактан бер өзек китерәбез: «1884 года ноября 25 дня по указу Его Императорского Величества Государя Императора Александра Александровича, самодержца Всероссийского, и прочая, и прочая, и прочая, утверждена межа и эта межевая книга составлена Курмышским уездным Земледельческим Коллежским Асессором и кавалером Иваном Вентор, на участок Симбирской губернии Буинского уезда под названием деревен Старое Чувашское, Старое Татарское и Нижнее Чекурское…»


1909 елда җирне яңадан бүлү үткәрелгән. Бу мәгълүматтан да өзек китерәсебез килә: «1909 г. октября 7 дня мы нижеподписавшиеся жители д.Нижнее Чекурское на сходе при присутствии сельской старосты Идиятуллы Сулейманова 150 чел. из 196, имеющих право голоса в присутствии земельного начальника 6 участка рассмотрели проект добровольного раздела, принадлежащего д.Старое и Нижнее Чекурской земли между стоящим в этих 3-х обществах вместе с составленным на этот раздел землемером М.Г.Ивановым планом. Голосовали против – нет, единогласно».


Һади Атласи Һади Атласи

Чәке турындагы без тапкан әүвәлге мәгълүмат 1665 елга карый: «Слобода Чекурская Чюрачка, Семенов Вобатаров он жа, на речке на Аксе». Дөрес, әлегә аның кайсы торак пунктка караганын төгәл белә алмадык.


Элек Иске Чәке авылында татарлар һәм чуашлар бергә яшәгән, биредә ике мәчет эшләгән. Хәзерге заманда исә авылда бары тик чуашлар гына яши. Үткән гасырның 20 нче елларында авылның татарлар яши торган өлешен Югары Чәке дип атый башлыйлар. Анысын республикабыз архивында сак­ланган чыганаклардан белештек. Бу, үз чиратында, кайбер аңлашылмаучанлык, ялгышлар китереп чыгара.


Якташыбыз, күренекле галим, җә­мәгать эшлеклесе Һади Атласиның тормыш юлы турындагы язмаларда аның туган авылы Иске Чәке яки Түбән Чәке дип күрсәтелә.


Заманында аны: Иске Чәке авылында туган, дип язган идем. Әмма ялгышканбыз икән. Кабат 1858 елгы Түбән Чәке авылының «Ревизская сказка»сын карап, тикшереп чыктым һәм соңгы биттә мулла Хәмди Алтынбаев һәм аның улы Мифтахетдин турында мәгълүматка тап булдым. Анда: «Семейство это перечислено в 1851 г. из д.Верхние Каракитян Буинского уезда», – дип язылган. Димәк, әлеге гаилә берничә ел элек үк Каракитәдән Түбән Чәкегә күчеп килгән, Һади биредә 1876 елда дөньяга аваз салган. Галимне Иске Чәкедә туган дип санаганда да, аны «хәзерге Югары Чәке авылында» дип тәгаенләү дөрес булыр иде, чөнки беренчесендә чуашлар гына яши.


ТР Милли архивында 1886-1887 елларга караган «Дело Буинского уездного по воинской повинности присутствия по призыву молодых людей на службу по Городищенской волости» исемле эштән без Түбән Чәке авылында указлы мулланың Мифтахетдин Хәмди улы булганын ачыкладык. Шулай итеп, тагын бер мәртәбә Мифтахетдиннең әтисе хезмәтен дәвам иткәнлегенә, Һадинең Түбән Чәкедә туганына инандык.


Соңрак, Ульяновск өлкәсе дәүләт архивына мөрәҗәгать итеп, Сембер губернасы Түбән Чәке һәм Югары Каракитә авылларының халык санын алу кәгазьләре белән дә таныштым. 1834 елда Хәмдинең хатыны Зарифә (1786) дип теркәлгән. Ир балалары Аит (1814) һәм Мифтах(етдин), кыз балалары Салихә (21 яшь) һәм Әсхап (5 яшь) булган. Шулай итеп, Мифтахетдинның әнисе – Хәмдинең беренче хатыны Зарифә икәнлеген белдек. Соңрак Хәмдинең икенче хатыны Маукай Хаяр кызы икәнен дә ачыкладык.


Мифтахетдингә бу вакытта 17 яшь булып, ул аннан алдагы халык санын алу документында «новорожденный» дип языла. Шуңа да ул 1816 елгы «Ревизская сказка»да телгә алынмый.


Хәмдинең Аит исемле улы 1816 елда 2 яшендә була. Ләкин аның гомере бик кыска булып, 1819 елда фани дөньядан бакыйлыкка күчә. Шуңа да аның исеме бүтән чыганакларда искә алынмый.


Инде Хәмдинең үзенә килсәк, 1816 елда аны 30, ә 1834 елда 48 яшендә икәнен язалар. Димәк, ул 1786 елда дөньяга аваз сала. Хәмдинең әтисе, алда искә алынган мәгълүмат нигезендә, Алтынбай булып, 1750 елда туган, дип исәпләдек.


Шуннан бездә әлеге нәселнең мөмкин кадәр булган нәсел-тамырын барларга кирәк, дигән фикер туды. Бу турыда Мәскәүгә, Рәсәйнең борынгы актлар саклана торган архивка мөрәҗәгать иттек. Эзләнүләр бушка китмәде. Ниһаять, атаклы якташыбызның ерак бабаларын ачыкладык.


1762 елда үткәрелгән җан алу мәгълүматларыннан күренгәнчә, бу вакытта Югары Каракитә авылында 12 яшьлек Абдулла улы Алтынбай яшәгән. Шул ук мәгълүматтан әлеге чорда авылда мондый исемдәге бүтән кеше булмавын белдек. Шуннан соңгы елларда үткәрелгән җан исәбен алу мәгълүматларында теркәлгән Алтынбайлар бер нәсел кешеләре, дигән нәтиҗәгә килдек.


1747 елдагы икенче ревизия мәгълү­матларыннан Мостафа Кандрат, аның эне­ләре – 46 яшьлек Мортаза, 39 яшендәге Абдулланы таптык.


1723 елда (әле патша Петр I исән чак) үткәрелгән җан исәбен алу кәгазьләре дә сакланган булып чыкты. Аннан күренгәнчә, Кандратның 40 яшендәге Алмат исемле улы да була. Буыннар арасын уртача 25 ел дип алсак, Кандратны 1658 елда туган, дип чамаларга мөмкин.


Билгеле, кемнедер Кандрат исеме шиккә салырга мөмкин. Бу рус исеме бит... Тик шуны ассызыкларга кирәк: беренчедән, бу вакытта Югары Каракитә авылында йомышлы татарлар гына яшәгән, дип күрсәтелә; икенчедән, «Книга строельная»да 1649 елда «Каракоте» авылында йомышлы татарлар – Васка Богданов һәм аның иптәшләре, барлыгы 50 кешегә (ир-атка) 3 мең 180 чирек сөрү җире бирелү турында мәгълүмат бар. Шуның өстенә әлеге мәгълүмат бу чорда Каракитә авылының булуын да раслый, дип әйтә алабыз.


Икенче бер чыганакта шул ук чорда йомышлы татарлар Ишмайка Васильев һәм аның 20 иптәшенә 400 чирек (600 дисәтинә) җир бүленеп бирүе турында языла. Сүз хәзерге Чүпрәле районының Зур Чынлы авылы турында бара. Ике чыганакта да «служилые татары» дип язылсалар да, рус исем-фамилияләре бирелә. Шулай булгач, безнең карашка, язучы кеше алда атап үтелгән исемнәрне русчалатып яки кушамат нигезендә язган булырга тиеш. Мондый күренеш белән безгә бер генә тапкыр очрашырга туры килмәде. Шуңа да җан исәбе алу кәгазьләрендәге кайбер төгәлсезлекләргә укучыларның исе китмәсен иде.



Инде укучылырыбызны Атласиның бабалары турындагы табылган мәгълү­матлар белән таныштырырга кирәк, дип саныйбыз. Алда искә алган Кандратның олы улы Алмат сукыр була. 1723 елда аның сигез яшьлек Әликә, алты яшьлек Күчүм, алты айлык Батырша исемле уллары теркәлгән.


Шулай ук Алматның 30 яшьлек Мос­тафа исемле энесе, ә аның ике яшьлек Усман, ике айлык Али исемле уллары күрсәтелә. Мостафаның 25 яшьлек Мортаза, 15 яшьлек Абдулла исемле энеләре турында да хәбәр ителә.


Мортазаның 1747 елда 18 яшьлек Бакый, 8 яшьлек Муса, 6 яшьлек Ризван, 5 яшьлек Бакай, 4 яшьлек Биккол исемле уллары булган. Абдулланың исә бу вакытта 7 яшендәге Җәлил, 1 яшьлек Али исемле уллары теркәлгән.


Өченче җан исәбен алу кәгазьләрендә (1762) без Абдулла гаиләсенә игътибар итек. Алардан күренгәнчә, бу вакытта 16 яшь кенә булуга да карамастан Алиның алты айлык Бәгди исемле улы була. Хатыны шул ук авылның Зария Мортаза кызы. Биредә Абдулланың кызлары Мукилә (25 яшь, ул Тимерсән авылының Искәндәр исемле йомышлы татарында тормышта була), 20 яшьлек Гөлшанрия, 4 яшьлек Зәкия турында да мәгълүмат табылды. Шулай ук чыганакта Алтынбай турында да языла. Аңа бу вакытта 12 яшь була.


1782 елгы җан исәбен алу кәгазьләрендә Алтынбайга 31 яшь, дип язылган. Аның шул ук авылдан алган 30 яшьлек Сәлия Абдулла кызы исемле хатыны була (1752). Алтынбай бик яшьли – 14 яшендә 13 яшьлек кызга өйләнгән булып чыга, чөнки җан исәбен алганда аларның бу вакытта 17 яшьлек Бәшир исемле уллары (1765) теркәлгән. Аңардан башка ир белән хатынның 7 яшендәге Мөхәммәт, бер яшьлек Хәмит исемле уллары да була.


Аның хуҗалыгында шулай ук 1742 елда туган, Бизнә авылына кияүгә чыккан Гөлшанрия исемле апасы, 1759 елгы, Чәке авылына тормышка бирелгән Гөлзәния исемле сеңлесе күрсәтелә.


1816 елгы җан исәбен алу мәгълү­матларына килсәк, бу вакытта Алтынбайга 64 яшь, дип укыйбыз. Билгеле, биредә төгәлсезлек бар, ләкин калган мәгълүмат белән чагыштырсак шулай килеп чыга да. Чөнки аның улы Бәширгә бу вакытта 50 яшь була, без алдарак Алтынбайның 14 яшьтә өйләнүе турында әйткән идек. Бу вакытта Бәширнең, абыйсы Хәмит каралты-курасы янәшәсендәге аерым хуҗалыкта яшәп, 19 яшендәге Зәбир исемле улы, 16 яшендәге Тутия, 8 яшендәге Мәүлия мсемле кызлары турында мәгълүмат бирелә. Ә 1811 елгы җан исәбе алудан соң туган улы Әхмәт 1812 елда вафат була.


Алтынбай бу вакытта Хәмит исемле улында яши, дип күрсәтелә. Хәмитнең 1810 елда туган улы Хаби 1812 елда фани дөньядан китеп бара. Гаиләдә тагын өч яшьлек Даут, ике яшьлек Абидулла исемле угыллары да була. Алтынбайның икенче хатыны Сафура (1761), Хәмитнеке Нәзбүхан (1786) исемле.


Бәширнең күршесендә Хәмди исемле энесе дә яшәгән. Бу вакытта аңа 30 яшь була. Әлеге йортта без аның 30 яшьлек Зарифә исемле хатыны, 3 яшьлек Сәлихә исемле кызы һәм 2 яшьлек Аит исемле улы белән бергә яшәгәнен күрәбез.


Инде 1834 елгы җан исәбе алу мәгъ­лүматына күчик. Аннан күрен­гәнчә, өч бертуган Алтынбай уллары элеккечә үк ут күрше булып яши. Тик бу вакытта инде аларның әтиләре исән булмый, ул 1819 елда бакыйлыкка күчә. Хәмитнең Даут исемле улы да 1822 елда вафат була. Шул ук вакытта аның соңгы җан исәбен алудан соң туган Нәүмәт (1818), Давыд (1822), Әхмәт (1824), Вәлит (1827) исемле улларын, Хөсни (1820), Мәрьям (1831) исемле кызлары бар икәнен беләбез.


Язмалардан күренгәнчә, Бәшир 1826 елда фани дөньяны куйган. Аның улы Зәбирнең гаиләсе арта: уллары Җәббар (1816) һәм Зәйнетдин (1834), кызы Гарифә (1825) дөньяга килә. Бәширнең йортында хатыны Мөнәвәрә (1809), каенанасы Назыма Әбдрәшит кызы (1780), балдызлары Миләйхан (1811), Гүстәрә (1824) бергә яшәгән.


Хәмди гаиләсенә килсәк, 1817 елда аның Мифтахетдин исемле улы, 1829 елда Әсхап исемле кызының тууы турында мәгълүмат табабыз.


Инде яңадан 1858 елның 5 мартында Түбән Чәке авылында үткәрелгән җан исәбе алу кәгазьләренә әйләнеп кайтыйк. Аңардан күренгәнчә, Хәмди улы Мифтахетдинның гаиләсендә яши. Биредә 28 яшьлек Әсхәпҗамал исемле кызы да булуы күрсәтелгән. Мифтахетдинның хатыны Мәрхәмә Хәмзә кызы 37 яшьтә дип күрсәтелә. Бу вакытта Мифтахетдинның 13 яшьлек Сафиулла исемле улы, 6 яшендәге Бибинәсимә, 5 яшьтәге Бибимотыйга, 1 яшьлек Бибимагибә исемле кызлары була. Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк, әлеге гаиләне исемлеккә иң соңыннан, 67 нче сан астында язганнар.


Шулай ук 1858 елның 12 апрелендә Югары Каракитә авылында җан исәбен алу кәгазьләрендәге Һ.Атласиның туганнары турындагы мәгълүматка да тукталырга кирәк, дип саныйбыз. Бу вакытта алар ике хуҗалыкта язылалар.


Алардан күренгәнчә Хәмит (1853 елда вафат) хуҗалыгында 19 кеше яши. Шулардан беренче улы Абидулла белән Хафизә Халик кызының Вәлиулла (1840), Хәйрулла (1846), Нуретдин (1849), Камалетдин (1855), Җамалетдин (1858) исемле; икенче улы Нәүмәтнең (1857 елда үлә) беренче хатыныннан Идрис (1849), Хисмәтулла (1854), икенче хатынынан Исхак (1854), Хәерниса (1857) исемле балалары; өченче улы Әхмәт белән хатыны Хөсниҗанның (1833), кызы Мәүхимә (1856), 4 нче улы Вәлит белән хатыны Хафизә Азизовна (1833), аларның Ләтифә (1856), Гафифә (1858) исемле кызлары язылган.


Фәнни хезмәтләрдән Һ.Атласи башлангыч белемне әтисеннән ала, соңрак Буада гыйлем эсти, дип укыйбыз. Якташларының искә алуыннан күренгәнчә, ул Рус Шатрашаны дигән авылда да (хәзер Ульяновск өлкәсе) белем ала. Анда укытучы булып рус кешесе эшли һәм аңарда бары хәлле кешеләрнең балалары гына укый алган. Бу турыда Һ.Атласиның авылдашы, минем якташым һәм хезмәттәшем профессор И.Х.Мөдәрисов менә ниләр сөйләде: «Һади белән бер елларда туып, бергә үскән кешеләрнең сөйләшкәннәрен үзем тыңлап торган чакларым булды. Ул вакытларда миңа 7-8 яшьләр булгандыр. Һадилар йортына каршы якта Касыйм бабай, сулда землянкада Шәйҗан абзый (аның кушаматы «камун Шәйҗаны». – И.Г.), уңда безнең өй урнашкан иде. Һадилардан 4-5 йорт аша гына Баһаутдинов Зартдин яшәде. Искә алган бабайлар арасында иң яше минем бабай Нәсибулла булып, ул алардан 5-6 яшькә яшьрәк иде. Шуны ассызыклыйсы килә: аларның барысы да 95-100 ел гомер кичерде.


Ул чорларда телевизорның, радио­ның нәрсә икәнен дә белмиләр иде бит әле. Шуңа да бабайлар кичләрен Шәйҗан абзыйның өй төзергә әзерләгән бүрәнәләре өстенә, яз җитеп көннәр җылына башлагач ук җыелышып утырдылар. Шуннан инде әңгәмә башлана. Без, бабайлар сөйләгәнне тыңлар өчен, аларның аяк очларына җыелышып утырабыз. Без дигәнем, мин, Зартдин абзый оныгы Фән, Касыйм бабайныкы – Рузин (бу кешеләрне мин дә бик яхшы хәтерлим. – И.Г.). Картларның салмак кына сөйләүләрен тыңлый-тыңлый йок­лап киткән чаклар да аз булмады.


Алар сөйләшендә мулла Һадие дигән исем дә еш яңгырады. Сүз мулла Мифтахетдиннең малаен русча укытырга Рус Шатрашаны авылына (әлеге авыл Түбән Чәкедән 5 чакрым гына ерак­лыкта. – И.Г.) йөртүе турында бара иде. Һава торышының нинди булуына да карамастан, кышлыкта булса, тунга чорнап утыртып, махсус кеше аны алда искә алынган авыл мәктәбенә алып барган һәм кайткан. Шуңа авылда: «Үзе мулла, ә малаен урыс мәктәбендә укыта», – дигән сүзләр дә ишетелә. Бу вакыйгалар 1943-1944 елларда булуына карамастан, бабайлар еш кына мулла Һадие кайда икән, исәнме икән, ни эшләп йөри икән, дип сорашканнарын да хәтерлим. Бу чорларда алар инде алтмышны узып киткәнгә сугышка чакырылмадылар.


Рус Шатрашаны мәктәбе ул вакытларда тирә-якта дан тоткан булган. Шул авылда туып, шушы мәктәпне тәмамлаган генерал Иван Теленов үзенең «Мои воспоминания» дигән китабында: «Состоятельные татары водили своих детей в нашу школу», – дип язган.


Әлеге мәктәпнең директоры булып ярты гасырдан артык Иван Степанович Челноков исемле кеше эшли. Минем әти дә сугыш башланганчы да, сугыштан соң да югарыда искә алынган авылдан 400 метр ераклыкта гына урнашкан Татар Шатрашаны мәктәбендә директор булып эшләгәнгә, алар дуслар иде. Шушы китапны ул әтигә дә укыта. Шуннан әти мондый нәтиҗәгә килеп безгә дә сөйләде: «Рус Шатрашаны авылына безнекеннән дә якынрак татар авылы юк, бары чуашлар гына. Чокалы авылы 15 чакрым ераклыкта булып, аннан беркем дә баласын мәктәпкә йөртмәгән. Һади белән бер чорда үскән Нәсибулла бабай да: «Безнең анда йөрергә мөмкинлегебез юк иде шул», – дип әтигә сөйләгән».


Шулай булгач Һадидан башка бүтән татар угылының рус мәктәбендә укуына ышану мөмкин түгел. Шуны да ассызыкларга кирәк, Һадилар таза тормышлы булган. Моны И.Х.Мөдәрисов истәлеге дә раслый: «Һадиларның йорты биек, якынча 2 метрлы койма белән әйләндереп алынган иде. Койма бүрәнәләр урталай ярылып, бастырып, ягъни вертикаль рәвештә эшләнгән. Ул шундый тыгыз итеп корылган, тотынып менәр өчен бернинди тишек тә, ярык та калдырылмаган. Шулай да без бала-чага аның артында нәрсә бар икән, дип, җиләк-җимешләрне күрер өчен булса да койма өстенә менгәли идек.


Сугышта бер кулын калдырып кайткан Мурасов Гаязны (мин аны яхшы хәтерлим. – И.Г.) авыл советы рәисе итеп куйдылар. Өйләнгәч, Һадилар йортын алып, шунда озак еллар торганга күрә, йорт искереп череде. Гаяз абый аның урынына яңасын ясады һәм бакчасына бәрәңге дә утырта башлады. Бер елны, мунчадан ерак булмаган урында, ат сукасына черек такталар эләгеп чыга. Агач сандык күренгәч, аны казып та алалар. Анда төлке, бүре тиресеннән тегелгән туннар сакланган икән. Дөрес, алар инде череп беткән була. Моңардан башка, әнинең сеңелесе Нурания апа бәрәңге утырткан вакытта, туннар яшерелгән урыннан ерак түгел, калын һәм киң итеп эшләнгән берничә алтын балдак табып, әнигә күрсәтә. Соңыннан, имеш, «...алтын яшерелгән хәзинә шунда булган, тик табылган әйберләрне беркемгә дә күрсәтмәделәр», – дигән сүзләр ишетелде».


Алда әйтеп үтелгән Касыйм бабай­ның кызы Шәмсекай апа (93 яшенә җитеп вафат була) Илгиз Хәбибулла улына Г.Тукайның үзе исән вакытта ук нәшер ителгән китабын күрсәтә. Тукайның һәр шигыренә Һади Атласи үз фикерен, кайсыберләренә шактый кискен булганнарын да, язган була. Шәмсекай, укымышлы булганга, бу китапның тарихи әһәмияткә ия булуын аңлаган. Илгиз аспирантурада укыганда ул китапны 30 сумга сатып ала. Соңрак бу турыда тарих укытучысына сөйли, бик үтенеп сорагач, аңарга укып торырга бирә. Кызганыч ки, китап яңадан Илгизгә кайтмый. Элеге укытучы вафат булгач, аның хатынына мөрәҗәгать иткән идем. Тик күпме эзләсәләр дә таба алмадылар...


Һ.Атласиның күрше авыл мәктәбендә белем алуын рус телен яхшы белүе дә раслый. Чөнки, әтисенең дә, соңрак Буада Нургали дәмелла мәдрәсәсендә укыганда да аңа рус теленнән дәресләр бирүче булуына ышану кыен. Дөрес, Атласи Буада укыган чакта ук гарәп, фарсы һәм төрек телләрен камил үзләштергән. Бу мәдрәсәләрнең ныклы белем бирүен раслый торган мәгълүмат. Юкка гына Совет хөкүмәте мәдрәсә тәмамлау турындагы таныклыкны педагогик көллият дипломына тәңгәл булу турында махсус карар кабул итмәгән шул. Шул чорда укытучыларга хезмәт хакын да әлеге карар нигезендә түләделәр.


Хезмәтебезнең соңында Һадиның әтисе Мифтахетдин мулланың 1892 елда вафат булуын искәртеп үтәсебез килә. Аның икенче хатыны, Һадиның әнисе Сәрвиҗамал әби 1842 елда туган. Һади үзе 1885 елда туган Хөсникамалга өйләнә. Аның әтисе – Габделфәттах Габделкаюм улы, ә әнисе – Мөһәммәтшаһ кызы Гайшә. Әлеге гаилә таза тормышлы булып, Мөһәммәтшаһның он ясату фабрикасы да була. Хөсникамал 1967 елда бакыйлыкка күчә. Һадиларның җиде балалары туып, шуларның бишесенә бу дөньяда яшәргә, игелекле гамәлләр кылырга насыйп була.


Язмабызга кушымта итеп, үзе­без­нең эзләнү нәтиҗәсендә табылган мәгълүмат нигезендә Һ.Атласи нәселенең шәҗәрәсен бирергә булдык. Без аны Мөһәммәтһади исеме белән тәмамлыйбыз, чөнки калган өлеше бүтән авторларның хезмәтләрендә язылган.

Теги: Иршад Гафаров Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру