Г.Исхакый фонды җитәкчесе Түләй Дуран әдипнең меңләп документын Казанда музейга бүләк итте
Гаяз Исхакый исемендәге “Идел-Урал” фонды (вакыфы) җитәкчесе Түләй Дуран татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның бөтен архивын, 46 көндәлеген һәм 10 меңнән артык документын Татарстан Республикасы дәүләт Сынлы сәнгать музеена бүләк итте.
“Г.Исхакый бик аз гомер кичерде, әмма ул язмаларында үзенең гомерен дәвам иттерә”, - диде Түләй Дуран үзенең ТР Фәннәр академиясендә ясаган чыгышында.
Түләй Дуран пленар утырышта “Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал вакыфы” китапханәсендәге шәхси архивы һәм документлары” дигән темага чыгыш ясады. “Мин Гаяз Исхакыйның үз вакытында еракта язылган көндәлекләрен, архивларын, хикәяләрен тупладым. Шуның белән бергә Ватаннан еракта язылган әсәрләрен җыюны да үз максатым итеп куйдым. Хезмәтемне күрсәткән дәвердә бөтен вакытымны архив туплау һәм андагы документларны берләштерүгә юнәлттем. Гаяз Исхакый бик аз гомер кичерде, әмма ул язмаларында һәм әсәрләрендә үзенең гомерен дәвам иттерә. Мин бүген сезгә серемне ачарга телим. Гаяз Исхакыйның бөтен архивы, 46 көндәлеге һәм 10 меңнән артык документы тупланды һәм бүген Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеена бүләк ителәчәк. Бөтен җыелган мал мирасханәгә бүләк ителә. Бу мал татар галимнәренә тикшерү һәм эзләнү өчен яңа бер чыганак булыр дип өметләнәм”, - диде Түләй Дуран.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171055/

- ТР Фәннәр академиясендә Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар милли яңарышы” Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышыузды. Конференцияне Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырды.
Түләй Дуран пленар утырышта “Гаяз Исхакыйның “Идел-Урал вакыфы” китапханәсендәге шәхси архивы һәм документлары” дигән темага чыгыш ясады. “Мин Гаяз Исхакыйның үз вакытында еракта язылган көндәлекләрен, архивларын, хикәяләрен тупладым. Шуның белән бергә Ватаннан еракта язылган әсәрләрен җыюны да үз максатым итеп куйдым. Хезмәтемне күрсәткән дәвердә бөтен вакытымны архив туплау һәм андагы документларны берләштерүгә юнәлттем. Гаяз Исхакый бик аз гомер кичерде, әмма ул язмаларында һәм әсәрләрендә үзенең гомерен дәвам иттерә. Мин бүген сезгә серемне ачарга телим. Гаяз Исхакыйның бөтен архивы, 46 көндәлеге һәм 10 меңнән артык документы тупланды һәм бүген Татарстан Республикасы дәүләт сынлы сәнгать музеена бүләк ителәчәк. Бөтен җыелган мал мирасханәгә бүләк ителә. Бу мал татар галимнәренә тикшерү һәм эзләнү өчен яңа бер чыганак булыр дип өметләнәм”, - диде Түләй Дуран.
- Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булу уңаеннан конференция материаллары җыентыгы, “Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар” текстологик җыентыгы (5нче чыгарылыш), “Гаяз Исхаки фотографияләрдә” буклеты нәшер ителә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/06/171055/
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА