Журнал «Безнең мирас»

Бүген татарыбызга татар телен ничек өйрәтергә дип баш каткан — министр урынбасары

Казанда Татар теле һәм әдәбтяты буенча V халыкара олимпиада уза. Анда 500 ләп кеше катнаша. Җиңүчеләрне 21 апрель көнне тәбрикләячәкләр.


Катнашучыларга килгәндә, алар Татарстанның барлык районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән тупланган.


ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, чит илдән һәм Татарстаннан читтә яшәүче татарларның белем дәрәҗәсен бер төрле, ә республикада үскән һәм татар мохитендә яшәгән катнашучыларның белемен икенче төрле бәяләячәкләр.


“Чит илләрдән һәм чит төбәкләрдән килгән катнашучыларга таләпләр башкачарак. Татарстанда, татар мохитендә үскән балалар белән аларны бер бизмәнгә салып үлчәп булмый. Чит илдән яки Татарстаннан читтә булган төбәкләрдән килгәннәр арасында катнашучы үз категориясендә белеме яхшы булуын күрсәтә икән, без аны һичшиксез бүләкләргә тырышачакбыз. Бу үзе бер каһарманлык. Без бүген татарыбызга татар телен ничек өйрәтергә дип баш каткан. Чит тел вәкиле туган телебездә шундый мөнәсәбәттә икән, без аны югары бәяләргә һәм бүләкләргә тырышачакбыз”, - диде Илдар Мөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.


“Татар-информ”

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру