Бүген күренекле татар шагыйре Габделҗаббар Кандалый туган көн
Габделҗаббар Кандалый (Габделҗаббар Габделмәҗид улы) 1797 елның 5 ноябрендә элекке Самар губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.
Татар һәм гарәп телләрендә иҗат итә. Габделҗаббар яшьтән үк гарәп, фарсы телләрендә укый-яза алган, тормышта кулланырлык хәтле мордва, чуаш, рус телләрен белгән. “Кандалый” псевдонимын туган авылы атамасыннан чыгып ала.
Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укый. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.
Шәкерт вакытында ук мәдрәсәдә укыта башлый. 1816 елларда Габделҗаббар «Рисалә–ил–иршад» («Туры юлга күндерүче хат») поэмасын яза. Борынгы мөселман әдәбиятындагы дини–дидактик әсәр традициясендә язылган бу поэма — зур күләмле, 28 бүлектән торган катлаулы әсәр. Шагыйрь укучысына вәгазь-нәсихәтләрен җиткерә.
Габделҗаббар Кандалыйның үсмерлек чорында язган икенче бер поэмасы — «Кыйссаи Ибраһим Әдһәм.
Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче булып санала. Эпистоляр жанрда язылган “Сәхипҗамал” поэмасын шигърияттә яңа күренеш дип әйтергә була – шагыйрь хатын-кыз образына сурәтләп, аңа дан җырлый.
Баштарак язган әсәрләре гарәп-фарсы сүзләре, архаизмнар күп булуы белән аерылып тора. Олыгайгач, шагыйрь әлеге стилен үзгәртә: ул халыкка якын, аңлаешлы, гади сөйләм телендә яза башлый.
1824 елда Габделҗаббар туган авылына кайта, имам булып халыкка хезмәт итә башлый. Хәзрәт, барлык авылдашлары кебек үк, гадәти тормыш алып барган, авыл кешесенә кирәкле күп кенә һөнәрләр белгән: умарта асраган, мич чыгарган, йозаклар төзәткән, сабын кайнаткан, китаплар төпләгән. Шул ук вакытта әдәби эшчәнлеген, тәрҗемә итүне дә туктатмаган: безнең көннәргә кадәр аның йөзәрләгән шигырьләре, берничә поэмасы килеп җиткән.
1840 елда мөселман дин әһелләрен тәнкыйтьләгәне, шигырьләрендә хатын-кыз образларына мәдхия җырлаганы өчен, шулай ук кайбер шәригать нормаларын бозган өчен Иске Кандал мәхәллә җыены Габделҗаббар хәзрәтне имамлыктан алу турында сүз кузгата. Хәзрәткә каршы чыгучылар азрак булса да, ул барыбер вазифасыннан китә. 1843 елда үз тарафдарлары оештырган икенче мәхәлләне җитәкли башлый. 1848 елда мөфтият ул мәхәлләгә башка имам билгели, һәм Габделҗаббар хәзрәт вазифасын ташларга мәҗбүр була. Шул чорда (төгәл вакыты билгесез), Г. Кандалый ике ел тоткынлыкта була, моның сәбәпләре билгесез.
1849 елда Г. Кандалыйның улы Садретдинны 25 елга патша армиясенә алалар. Шагыйрь өчен бу күтәрмәслек кайгы була. Ул бер-бер артлы хәсрәт–сагыш тулы шигырьләрен, бәетләрен, Ходайдан сабырлык сораган мөнәҗәтләрен яза.
Шагыйрь хәзрәт 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Аның җәсәде кайда урнашканлыгы төгәл билгеле түгел - Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела.
http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/05/129168/
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА