Журнал «Безнең мирас»

Буа дәүләт драма театры икенче театраль лабораториядә Ркаил Зәйдулла әсәрен уйнады Бу хакта тулырак

Татар театрлары үз йөзен табу өчен иҗади эзләнүләр үткәрүдә Буа дәүләт драма театрыннан үрнәк алырга тиеш. Бу хакта бүген Буада театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов белдерде. Бүген «Буа Талиясе» II театраль лабораториясенә нәтиҗә ясала.
"Лаборатория – ул тренинг, артистларга иҗади осталык дәресе. Ә "Талия" ул бил дигән сүз түгел, ә комедия, - дип аңлатты әлеге проект җитәкчеләреннән берсе Нияз Игъламов. - Бүгенге көндә комедия нәрсә ул? Шушы сорауга бергәләп җавап эзлибез".
«Буа Талиясе» кысаларында куелган сәхнә әсәрләрен карарга Буага Россиянең төрле шәһәрләреннән театр белгечләре чакырылды, бәяне һәм нәтиҗәне алар бирә. Казаннан ТР мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хабетдинова, язучы Ркаил Зәйдулла, «Идел» журналының рус редакциясе баш мөхәррире Айсылу Хафизова һ.б кайтты. Театр тәнкыйтьчеләреннән Ульяновскидан - Олеся Кренская, Кировтан Екатерина Рябова килде.
Әйтергә кирәк, оештыручылар «лаборатор әсәрләрне» театраль эскиз, дип атый. Дүрт көн эчендә сәхнәләштерелгән әсәрләрне тулыканлы спектакль дип атап булмый, ди Нияз Игъламов. Алга таба , әлбәттә, Буа театры бу эскизларны спектакль итеп эшләп төгәлли ала, ди ул.
Программага дүрт әсәр кергән иде. Санкт-Петербургтан режиссер Егор Чернышов - Ркаил Зәйдулланың «Мишәр хикәяләре. Мылтык» хикәясен, Уфадан яшь режиссер Алсу Галина – Максим Курочкинның «Сөеш, Көмешкә һәм Шайтан», Санкт-Петербургтан Степан Пектеев – Вуди Аланның «Централ-парк вест», Кемероводан Антон Безъязыков Николай Гогольның «Өйләнү» әсәрен сәхнәләштергән. Бу әсәрләр бер-бер артлы район Мәдәният йортында, Адав-Толымбай авылы Мәдәният йортында, Буаның Үзәк паркында һәм татар театрында күрсәтелә.
Нияз Игъламов белән берлектә әлеге проектны тормышка ашыруда шулай ук Мәскәүдән театр белгече, «Алтын битлек» театраль премиясе эксперты Александр Вислов һәм Буа театры җитәкчесе Раил Садриев катнаша. Алар үзләре дә театраль эскизларда уйный.
Быелгы лабораториягә әсәрләрне 1,5 ел элек сайлый башлаганнар. «Бу әсәрләрне киләчәктә театр сәхнәсендә куярга мөмкин булачак. Буада халыкка да, артистларга да яшәргә, иҗат итәргә кызык булсын, төбәгебез кайнап торсын дип телим, бу чараларны шуңа үткәрәбез», - дигән фикерен белдерде Раил Садриев. Ул лаборатория эшендә катнашучыларга рәхмәтен белдерде.
Нияз Игъламов Татарстанның башка театрлары да Буадан үрнәк алып, иҗади эзләнүләр эстафетасын дәвам итәрләр, дигән теләген әйтте. «Күп кенә татар театрларына әле үз йөзен табарга кирәк», - диде ул «Татар-информ»га.
https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/09/169395/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру