Бауман урамына Сөембикә исеме бирергә җыеналар
Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан Татарстан президентына мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга рәхмәт белдерелә һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителә, дип хәбәр итә azatliq.org.
«Сөембикә ханбикәнең сөргеннәрдә газап чигүендә һәм билгесезлектә вафат булуында, хәтта кабере дә билгесез булуында аны Казан алынмас борын дошман кулына биреп җибәргән татарлар үзләре дә гаепле. Һәм безгә бу тарихи хатаны төзәтергә, Сөембикә ханбикәнең исемен дәүләт дәрәҗәсендә яңадан халыкка кайтарыр вакыт җитте. Кызганычка каршы, бүгенге көндә Казанда Сөембикә ханбикә исемендәге урам да юк, аның исемендәге мәйданнар, мәдәният йортлары да юк, бу темага дәүләт дәрәҗәсендә фәнни-мәдәни чаралар да үткәрелми. Һәрхәлдә, татар зыялылары Сөембикә ханбикәнең исемен мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр белән Татарстан җитәкчелегенә еш мөрәҗәгать итсәләр дә, милли элита аның язмышына битараф кала бирә», диелә мөрәҗәгатьтә.
Шушылардан чыгып мөрәҗәгать авторлары Казанның хәзерге Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы дип үзгәртергә тәкъдим итә. «Революциягә хәтле бу үзәк урам Проломная, дип аталган, чөнки урыс гаскәре шуннан җимереп Казан кирмәненә бәреп кергән. Революциядән соң бу урамга бомбист-террорист Бауман исемен биргәннәр, шул хурлыклы исем бүген дә саклана. Безнең милләт шушы җимерүчеләр исеменә генә лаекмыни соң инде? Нигә ханнарыбыз һәм ханбикәләрнең исемнәрен үзәк урамнарга куймыйбыз, бу бит татар тарихын да мәңгеләштерү булыр иде. Казан кирмәнендә Кол Шәриф мәчете төзелү, Сөембикә манарасы янында Казан ханнарының җәсәдләрен зурлап җиргә тапшыру шушы зур эшләрнең башы булды. Сөембикә ханбикә шәхесенә карата да шушындый зур игътибар һәм хөрмәт булсын иде, ул моңа лаек» диелә мөрәҗәгатьтә.
Мөрәҗәгать авторлары бу мәсьәләне озакка сузмыйча, Бөтендөнья татар конгрессының корылтае үткән көннәрдә, «Сөембикә ханбикәне шушы урамнан тоткын итеп биреп җибәргән август аенда ук хәл итүне — Бауман урамын Сөембикә ханбикә урамы, дип үзгәртергә тәкъдим итә.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА