Авар шагыйре Магомед Әхмәдов тәрҗемәчеләр мәктәбе җитмәвен әйтте
Дагыстан республикасыннан килгән авар шагыйре һәм тәрҗемәчесе Магомед Әхмәдов бүгенге көндә тәрҗемәчеләре мәктәбе җитми дип саный. Хәзер ниндидер глобальләшү процессы бара, ди ул. Бу фикерен шагыйрь бүген Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә “Россия Федерациясе мәдәни киңлегендә милли әдәбият” дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышындаәйтте.
Дагыстан Язучылар берлеге рәисе Магомед Әхмәдов элек тәрҗемәчеләр мәктәбе эшләп килгәнен искә алды. “Заманында совет тәрҗемәчеләре мәктәбе бар иде. Анда искиткеч шагыйрьләр эшләде. Тәрҗемәчеләр мәктәбеннән Чыңгыз Айтматов, Мостай Кәрим һ.б. кебек шәхесләр чыкты. Кызганыч, ул бүгенге көндә инде юк, ә уйлап карасаң, Россиядә милли әдәбиятның күләме шактый күп. Аларның берсенә дә тәрҗемәчеләрнең ярдәме тими", - диде ул.
Авар шагыйре Дагыстан әдәбияты белән соклануын да әйтте. "Ул гаять матур, бигрәк тә аның поэзиясе үзенчәлекле урын алып тора. Дагыстан халкы үзенең әдәбиятын кадерли, шигырьләрне дога урынына кабатлап та йөртә. Бездә шигърият шулкадәр матур, әмма шул матурлыкны башка телдә шул ук дәрәҗәдә күрсәтеп бирер өчен оста тәрҗемәчеләр юк. Милли әдәбиятта ниндидер үсеш булсын өчен, һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш”, - дип саный Магомед Әхмәдов.
Шагыйрь милли тел темасына да кагылып үтте. “Күптән түгел генә безне милли телләрне мәҗбүри өйрәнүдән мәхрүм иттеләр – ихтыярига күчерделәр. Бу – милли телләргә бик каты басым ясау дигәнне аңлата. Тел – халыкның күңел көзгесе. Бүгенге көндә тел проблемасы әдәбият проблемасына әйләнә бара. Чит телдә алдавы җиңел, ялганлаганда теоретик яктан кешенең намусы уянмый. Ә туган телендә сөйләшкәннең намусы үз урынында, ул чын кешегә әйләнә. Күпчелеге инде чит телдә сөйләшеп үзенең туган телен, намусын, күңелен югалтты”, - диде ул.
Түгәрәк өстәл утырышында төрле өлкәләрдән килгән вәкилләр үзләренең фикерләре белән чыгыш ясады.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170538/

- Бу чара Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык тарафыннан тормышка ашырылган һәм милли әдәбиятларга ярдәм күрсәтү программасына кергән “Россия халыклары милли әдәбиятлары” фестивале кысаларында уза.
- Фестиваль Казанда 27-30 август көннәрендә уза.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170538/
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА