Журнал «Безнең мирас»

Әтиемнең фронт эзләреннән

Кечкенә чакта мине ѳй түрендә торган ѳстәл тарт­масы, дѳресрәге, шул тарт­мадагы соры тѳстәге күн тышлы папка эчендә әтиемнең язган кенәгәләре кызыксындыра иде. Укый белмәсәм дә, искә тѳшкән саен идәнгә ятып шул кенәгәләрне актара торган идем. Бераз үсә тѳшеп укырга ѳйрәнгәч, мин әтинең, Хәмзин Наил Зиннур улының, 1955 елдан башлап, кѳненә ѳч тапкыр һава торышын, авыл тормышын, колхоз-совхоз яңалыкларын язып барганлыгын аңладым.


Алар арасында ѳстән аска ачыла торган, башкаларына охшамаган, үзенчәлекле, саргаеп беткән кесә дәфтәре мине аеруча кызыксындырды. Әти анда 1942 елның 11 августыннан алып (туган йортыннан чыгып китүдән башлап) 1945 елның 28 июненә кадәр, Харьков каласы госпиталеннән чыгып, туган якларына кайту кѳненә кадәрге чор турында язып барган. Кѳндәлектә атап үтелгән Ярославль, Сталинград, Курск, Киев, Львов кебек шәһәрләр әтинең кай тирәләрдә сугышып йѳрүе турында сѳйләсә дә, бик күп кечкенә кала, авыл исемнәре турында минем ишеткәнем дә юк иде. Шунлыктан, әтинең сугышта үткән юлын картага тѳшерү теләге туды. Кечкенә форматка (А3 форматы) зур шәһәрләр белән кечкенә авылларны берләштереп урнаштыру эше җайлы булып чыкмады, масштабын саклап, кырыклап картаны кулланып, аларны кечерәйтеп бер картага җыю шактый вакытны алса да, бик мавыктыргыч һәм кызыклы эш булып чыкты. Бу эшләрне башкарып чыгарга миңа улым Айзат ярдәм итте. Менә, ниһаять, картаны ясап бетереп принтердан чыгардык та бѳтен гаилә белән (90 яшьлек әни, мин, җәмәгатем Илүзә һәм балалар – Айзат, Айзилә, Айбулат) әтинең Бѳек Ватан сугышында йѳргән эзләре буйлап карта сәяхәтенә чыгып киттек.


Сулда - Наил Хәмзин фронтташ дусты белән Сулда - Наил Хәмзин фронтташ дусты белән

Башлангыч ноктабыз (пунктыбыз) – Түбән Кама районының Ташлык авылы. Бѳек Ватан сугышы башланганда Хәмзин Наил Зиннур улына 16 яшь (1924 елның 1октябрендә туган) була. Сугышка яраклы бѳтен ир-атны Ватанны сакларга алалар, авылда карт-коры, хатын-кыз, малай-шалай гына кала. Аларга тырыш хезмәт куеп, фронтка икмәк, ит, сѳт һәм башка авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү максаты куела. Һәр кешенең фашизмны җиңүгә үзеннән лаеклы ѳлеш кертәсе килә. Авыл халкы үзе ѳчен дә, сугыштагы ир-атлар ѳчен дә эшли. Колхоз идарәсе шушындый авыр вакытта яшь егет Наилне өч кырчылык әртиленең җитәкчесе итеп куя. Ул бу эштә үзен оста оештыручы, сәләтле җитәкче итеп күрсәтә. Әртил үзенең басуларыннан мул уңыш җыеп алып, дәүләт заказын арттырып үти, 1942 елгы язгы чәчү эшләрен кыска вакытта югары сыйфатлы итеп башкара. Бу хезмәтләре ѳчен Ватаныбыз аны «1941-1945 елларда намуслы хезмәте ѳчен» медале белән бүләкли.


Унсигез яше дә тулмаган Наил Зиннур улын 1942 елның 11 августында Ширәмәт военкоматыннан армиягә алалар. 1924 елгылар авылда күп булган. Бѳтен авыл халкы аларны зурлап, гармун белән җырлап-биеп, елап сугышка озаткан. Ул елларның шаһитлары, яшь солдатларны озатканда җыенга (безнең якларда Сабан туен ул елларда җыен дип йѳрткәннәр) жыелган хәтле халык булган, дип искә ала. Бик күпләр, атлар җигеп, Тоба авылына кадәр озата барган. Әтине дә, ат арбасына утыртып, әнисе Мәликә, сеңелләре Динә, Финә (әтисе Зиннурны 1941 елны ук сугышка алып китәләр, энесе Әзәл ФЗУда укый) Тоба авылына илтеп куялар, Смыловка авылы пристаненнан аларны пароход белән башлангыч хәрби әзерлек үтәр ѳчен Ярославль каласына озаталар, аннан поездга утыртып Сурок станциясенә алып киләләр.


Сулдан уңга: ѳстәге рәт –Кәлимуллин Риан, Зѳфәров Шә­рипҗан, Гайнетдинов Фаиз; астагы рәт – Хәмзин Наил, Гәйфетдинов Фәүзи. 1940 ел, июнь Сулдан уңга: ѳстәге рәт –Кәлимуллин Риан, Зѳфәров Шә­рипҗан, Гайнетдинов Фаиз; астагы рәт – Хәмзин Наил, Гәйфетдинов Фәүзи. 1940 ел, июнь

Матбугатта Мари Республикасының данлыклы Суслонгер һәм Сурокта сугышчан әзерлек үтүче яшь солдатларның ачлыктан, ялангачлык­тан күпләп үлүләре турында шактый язылды. Әти менә шул мәхшәрдә 1942 елның 1 октябреннән алып 28 декабрьгә кадәр (89 кѳн) була. Ѳйгә килгән хатларда солдатның авыр тормышы турында ачык итеп язылмаса да (хатларны даими тикшереп торганнар), әнисе Мәликә улының бик куркыныч җиргә эләгүен аңлап (ѳстәге хәрби җитәкчеләр белмәсә дә, якын-тирәдәге халык солдатларның кырылуын белгән), ашамлыклар, йон оекбашлар, җылы кием-салым тутырып посылка җибәрә. Бераз вакыттан соң адресаты табылмады, дип посылка кире кайта, ачып карагач, эченнән кирпечләр килеп чыга. Улының язмышы ѳчен борчылган ана Кәримә исемле авылдашы белән (аның да малае шунда була) ѳйдә булган азык-тѳлеген биштәренә салып, балаларын олы яшьтәге каенанасы Хәдичә әбигә калдыра һәм Сурокка кузгала. Мең газаплар белән Казанга килеп җитүләре турында сѳйләп тормыйча гына, Сурок станциясенең кайда икәнлеген белмәгән хатын-кызлар, кешеләрдән сорашып, тимер юл буйлап җәяүләп кенә, Казаннан туксан чакрым ераклыкта урнашкан хәрби частьне эзләп китәләр. Килеп җиткәч, андагы хәлләр Мәликә белән Кәримәне тәмам аптырашта калдыра. Күптән юньле ризык күрмәгән ач, пычрак киемле, бетләп беткән совет солдатларының аяныч хәлләре 1921 елгы ачлыкны кичергән хатын-кызларны тетрәндерә. Кѳчле рухлы, нык ихтыярлы совет солдаты алар алдында мескен, кѳчсез, очраган бер кешедән кулларын сузып ашарга теләнеп сораучы кыяфәтендә килеп баса. Мәликә әби гомеренең соңгы кѳннәренә кадәр бу җан ѳшеткеч вакыйгаларны искә тѳшерә иде. Балаларына дип алып килгән ашамлыкларын шул солдатларны кызганып бирә торгач, хатын-кызларның биштәрдәге азык-тѳлеге дә бетә яза. Ашарга эләкмәгән солдатларның ялварулы күз карашларыннан качып, ике ахирәт газиз балаларын эзләп китә. Яңа килгән солдатлар җир эченә казып ясалган «землянкаларда», «ѳлкәнрәк» солдатлар җирле халык ѳйләрендә, ә командирлар махсус төзелгән кечкенә баракларда яши. Бәлки безнең балалар яхшырак хәлдәдер, дигән ѳмет очрашуның беренче мизгелләрендә үк чәлпәрәмә килә. Шул ук ач чырай, тырпаеп торучы колаклар, эчкә баткан күзләр, бетләп беткән чәч, ябык гәүдә, пычрак кием… Очрашу шатлыгыннан соң, тамак ялгап алгач, ике ана солдат киемнәрен юарга керешә, Сурокта яшәүче берәүнең мунчасына кертеп балаларын яхшылап юындырганнар. Күпне күргән ике ана бу мәһшәрнең тизрәк бетүен теләп, кайтып китәргә мәҗбүр була, чѳнки аларны ѳйдә бер­сеннән-берсе кечкенә балалары, ѳл­кән яшьтәге Хәдичә әби, колхоз эше кѳтеп тора.


Әтине сугышка озаткан кѳнне тѳшкән фото. Әнисе Мәликә, сеңелләре Динә һәм Финә. 1942 елның 11 августы, Тоба авылы Әтине сугышка озаткан кѳнне тѳшкән фото. Әнисе Мәликә, сеңелләре Динә һәм Финә. 1942 елның 11 августы, Тоба авылы

Әтинең исә Суроктагы хәлләр турында сѳйләгәне булмады. Бары бер очракны гына искә ала иде. Салкын җилле тѳнне аны каравылга куялар, янәсе хәрби хезмәткә ѳйрәтәләр. Тикшерүчеләр килеп киткәннән соң, әти салкын җилдән ышыкланып, коймага терәлеп утырган җиреннән оеган... Уянгач, янында мылтыгы юклыгын абайлап ала да, эзләргә керешә. Каравылда торучы башка солдатлар да кайсы баскан, кайсы утырган җиреннән йоклый, шулар арасыннан йоклап ятучы берәүдән үз мылтыгын табып ала да кабат постына китә. Күрәсең, теге солдат мылтыгын әллә үзе югалткан, әллә тикшерүчеләр ул йоклаган вакытта алып киткән, анысын әтидән сорарга башка килмәгән.


Әти белән бер кѳнне армиягә алынган Би авылыннан Җиһангиров Хадий Габделхак улы Сурокта туңган җирдә землянка казытуларын, урманда агач кисү, хәлсез солдатларның агач астында басылып үлүләре, бүрәнәне бер кѳнне бер урынга, икенче кѳнне кабат үз урынына кире ташытуларын, үзләренең бик ачыккач, агач кайрыларын ашаулары турында еш искә ала торган булган.


Тизрәк фронтка җибәрүләрен кѳтеп яткан әтинең теләге кабул була, аны яңа ел алдынннан, 28 декабрьдә поезд белән Сталинградка җибәрәләр. «Сугышчан тәрбия»не нык ѳйрәнгән яшь солдатларны Сталинград фронтында совет гаскәрләренең һѳҗүмгә күчкән вакытында алгы сафка куялар. Әти беренче сугышка кергән 9 гыйнвар кѳнен еш искә ала иде. Яшь солдатларны окоп­ларга урнаштыралар, рѳхсәтсез атарга ярамаганлыгын аңлаталар. Кышкы салкын үзенекен эшли, тик яткан солдатлар туңа башлый, командирлардан бераз язылып, җылынып алырга иде, дип үтенәләр. Тегеләре исә кѳлеп: «Сейчас, жарко будет», – дип кенә җавап бирә. Чыннан да, бераздан нимесләр ата башлагач, куркудан тирләп-пешеп беттек, дип әти кѳлеп сѳйли иде. Һѳҗүмгә күтәрелгән «нык әзерлекле» яшь солдатлар ул кѳннәрдә бик күпләп кырылган. «Командирыбызның окоптан чыкмаска боеруы гына безне исән калдырды», – дип әти искә ала иде.


Әтием бер якташының яраланып ѳенә кайтып киткәнен искә алгалады. Ул фронттагы авыр шартларга түзә алмыйча, үз аягына мылтыктан ата – янәсе ялгыш мылтык курогына бас­кан. Исемен язып тормыйм, ул абый, исерек хәлдә, 2006 елда әтигә инсульт булганын ишетеп хәлен белергә килгән иде. Әти, яткан җиреннән нишләргә белмичә, нәрсәдер әйтергә теләп (инсульттан соң бераз сѳйләү сәләте бетеп торды), җаны-тәне белән нәфрәтен күрсәтеп, манма тиргә батты. Аның бераз параличланган уң кулы белән юрганын чытырдатып тотып, кунакны ѳйдән куып чыгарырга теләвен күрдем. Ул абыйны озата чыккач, әти янына бүтән килмәвен үтендем. Исән калган Бѳек Ватан сугышы ветераннары арасында ул кешенең пенсиясе иң зур булганлыгын да әйтеп китми булмас.


13 гыйнварда әтинең кулы яралана. Госпитальдә дәваланып чыккач, легендар Ленин орденлы, ике тапкыр Кызыл Байраклы 13 нче укчы гвардия дивизиясе составында Курск-Орел дугасы ѳчен барган каты сугышларда катнаша. Әлеге хәлиткеч көрәштән соң дошманны бѳтен фронт буйлап куа башлыйлар, берәм-берәм авылларны, калаларны фашистлардан азат итәләр. Әтиемне аеруча зур батырлыклар күрсәткәне ѳчен Ватан сугышы ордены һәм бер медаль (исеме истә калмаган) белән бүләклиләр. 1943 елның 18 августында, башы яраланып госпитальгә эләккәч, орден белән медаль югала. Әти сугыштан соң военкомат аркылы язып эзләтеп тә караган иде, тик очына чыга алмады. Терелеп чыкканнан соң Украина җирләрен азат итүдә дә катнаша. Яңадан әтинең хатирәләрен искә тѳшерәм: «Совет гаскәрләренең бѳтен фронт буйлап һѳҗүмгә күчкән вакыты. Кѳн саен диярлек бер авыл яки кала азат ителә. Кайвакыт һѳҗүмчеләр шулкадәр алга китәләр, алар артыннан баручы азык-тѳлек белән тәэмин итүчеләр ѳлгерә алмый. Безнең бер тѳркем солдатлар дошманнан азат ителгән бер украин авылына бәреп керәләр һәм анда нимеснең ташлап калдырган ашамлык­ларына тап булалар. Тамакны ныклап туйдырганнан соң, бар булган кесәләргә, биштәрләргә, күтәрелгән шинель итәген кулланып куенга азык-тѳлек тутырыла, автоматлар аркага асыла. Берничә кѳн юньләп ризык күрмәгән, мондый байлыкка ия булып, шатлыклары чиктән ашкан солдатлар үзләренең хәрби частьларын эзләп китәләр. Ачык басу аша үткәндә, әллә каян килеп чыккан нимесләр ата башлый. Башта куркытырга теләп аяк астына аталар, юлдан тѳянеп баручы совет солдатларыннан кѳлгәннәре аермачык ишетелеп тора. Аннан безнең солдатларның тѳрле якка таралып, трофейларын күтәреп йѳгерүләрен күреп (азыкны ташламыйлар, частьта ач иптәшләре кѳтеп тора бит) чынлап ата башлыйлар, тик тигезә генә алмыйлар». Әти шушы очракны искә алып, ничек шулвакытта нимесләр тигезә алмаганнардыр, һаман да аңлый алмыйм, ди торган иде.


Шулай бервакыт, февраль аеның кѳчле буранлы тѳнендә ике татар егете, якташлар – Хадий белән Наилне тирә-юньне яхшырак ѳйрәнер ѳчен разведкага җибәрәләр. Күз күреме юк дәрәжәсендә булган караңгы тѳндә ике разведчик юлларны, елга-чокырларны, якын тирәдәге авылларны ѳйрәнеп кайта. Шыкраеп каткан егетләр үзебезнең позицияләргә җиткәндәрәк: «Стой, кто идет? Пароль?» – дигән тавыш ишетә. Разведчиклар: «Свои, свои», – дип җавап бирә. Тегеләре исә һаман пароль сорый, ә болар исә парольне әллә туңып беткәнгә, әллә курыкканга онытканнар, бер үк сүзне кабатлыйлар: «Свои, свои». Парольне әйтмәгәч, безнең позицияләрдән автоматтан ата башлыйлар. Башлар, гәүдәләр белән карга чумып, кѳч-хәл белән исән калдык, дип искә ала Хадий абый. Боларның командирлары ату тавышын ишетеп килә һәм ике солдатының разведкага китүен хәбәр итә. Ату туктатыла, Хадий Җиһангиров һәм Наил Хәмзинне строй алдына бастырып командирлары пароль турында сорый. Оныттык, дигәч, башта Хадий абыйның яңагына, аннан Наилнекенә чалтыратып җибәрә. Атылып барып тѳшкән егетләр командирның пароль турындагы соравына «Звезда, звезда», – дип җавап кайтаралар. Икенче кѳнне кѳндез парольне гомернең соңгы кѳненә кадәр онытмаслык итеп хәтердә калдырган егетләрне яңадан разведкага җибәрәләр. Егетләр якын тирәдәге иңкүлекләрнең берсендә нимеслар тарафыннан ташлап калдырылган хәрби техникага, солдат кием-салымына тап була. Иң беренче эш итеп, икесе дә табылган шинельләрнең итәкләрен кисеп, үзләренә портянка ясый, катып-туңып йѳргән аякларына җылы керә. Шунда ук нимес офицерлары планшетларын да табып алалар, кайткач иптәшләренә ѳләшәләр, берничәсен үзләренә дә калдыралар. Хадий абый, соңгы планшетны, яраланып госпитальгә эләккәч, карта уенында оттыруын искә ала торган була.
1944 елның 1 гыйварын әти Киев шәһәрендә каршылый, аннан, язмалардан күренгәнчә, Житомир, Верба, Кременец… 1944 елның 20 апреленнән 31 августына кадәр кече лейтенантлар әзерләү курсларында укый. Аны тәмамлагач, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында взвод командиры булып катнаша. Сандомир плацдармы ѳчен барган сугышларда 9 ноябрь кѳнне аягына снаряд кыйпылчыгы тиеп каты яралана, уң аягын кисәләр. Аягыңны кискәндә бик авырттымы, дигән сорау­га: «Операция җирле наркоз астында эшләнде, табиблар белән сѳйләшеп яттым, кискәндә аркылы пычкы белән кистеләр, йомшак ипи кискәндәге кебек кенә булды, ләкин соңыннан бик нык авыртты, сызлады», – дип сѳйли торган иде. Аннан Польшаның Жешув, Украинаның Львов, Тернополь, Проскуров (Хмельницкий), Жмеринка, Киев, Лубны госпитальләре... 1945 елның 16 февралендә яңадан операция ясатырга туры килә. 19 март кѳнендә ѳйдән килгән хат аша Хәдичә әбисе үлгәнлеген белә. Җавап хатында: «Вечная слава әбигә!» – дип язган сүзләрен сеңелләре Динә белән Финә хәзер дә искә тѳшереп сѳйлиләр.


Бер хатында әти госпитальдә ашау яклары әйбәт булуын, тѳрле ашлар, боткалар, чәй, компот бирүләре турында яза. Җавап хатында сеңелләре язылган бар нәрсәләрнең дә аңлашылганлыгын, бары тик компот сүзенең мәгънәсен аңлатып язуын үтенәләр. Кѳндәлектә шулай ук, офицер буларак, 600 сум хезмәт хакы алганлыгы, аның 200 сумын энекәше Әзәлгә җибәрүе турында да мәгълүмат бар. Ѳйдә чирек капчык он була торып, аннан бернәрсә дә пешермәүләре сеңелләре Динә белән Финәне аптырашта калдыра. Алар тамаклары ач булганга берәр нәрсә пешереп ашау турында берничә тапкыр әниләренә сүз кузгатып карыйлар. Тик әниләре Мәликә генә онның олы малае Наилнең сугыштан җибәргән акчага алынуын һәм ул кайткач кына шушы онны кулланачагын әйтә. Язмалардан күренгәнчә, савыгу җиңел генә бармаган. Әтием 9 апрельдә егылып аягын тагын бик нык авырттырган, ике кѳн югары температура белән башын күтәрә алмыйча яткан. 9 май, Җиңү кѳнен әти Полтавада каршылый. Аңа бу шәһәрнең госпиталендә протез эшләп бирәләр.


Кѳндәлегендәге соңгы язма Харьков каласында 1945 елнын 28 июнендә язылган. Юлга чыгар алдыннан әти авылга хат юллый: «Смыловка прис­танена ат белән килеп каршы алыгыз, килмәсәгез, пароход белән кире китәчәкмен», – дип язып куярга да онытмый. Әнисе Мәликә ат җигеп каршы алырга китә, ѳрлектәй малаеның таяк ярдәмендә генә кѳчкә хәрәкәт итүе ананы бик борчыса да, исән кайту шатлыгы бѳтен хәсрәтне онытырга ярдәм итә. Алар кайтканда бѳтен авыл халкы Хәмзиннәрнең капка тѳбенә җыела. Бу вакыйганың шаһитлары сугыштан инвалид булып кайткан әтинең утырган җиреннән генә авыл халкы белән күрешеп чыкканнан соң, ат арбасыннан тѳшәргә читенсенеп торганын, йѳзләгән күз текәлеп карап торганда егылмыйча гына йѳреп китәчәгенә бик үк ышанып җитмәвен, аннан саклык белән генә арбадан тѳшеп, таякка таянып ѳйгә кереп киткәне турында искә алалар.


Без кечкенә чакта «мылтыклы» уйный идек. Дошманыбыз һәрвакыт нимес (фашист) булды, уен рейхстагны алу белән тәмамланды. Ак кар эченә казып ясалган окоптан дошманга аткан чагында, «ура» кычкырып һѳҗүмгә барганда, әти дә яу кырында шулай йѳрде микән, дигән сабыйларча беркатлы уй барлыкка килә иде. Тѳннәрен уенга үземчә анализ ясаганда, кабат әти турында уйлыйм: ул бик батыр сугышчы булгандыр, әллә ничә тапкыр яралануга карамастан, һаман сугыш кырыннан китмәгән, автоматчы да, разведчик та булган…


Наил Зиннур улы Хәмзин Наил Зиннур улы Хәмзин

Әтинең батыр сугышчы булуы ты­ныч тормышта да исбатланды. Гомеренең күп ѳлешен ул авыл советы рәисе, «Уңыш», «Ленин» исемендәге күмәк хуҗалыкларда рәис ярдәмчесе, аның дәвамчысы булган «Коммунизм байрагы» совхозында партоешма сек­ретаре булып эшләде. Ул вакытта халык гаиләдә берәр хәл булса, парткомга (халык телендә шулай атала) килә иде. Шулай бервакыт, 1970 нче еллар тирәсендә, кичке уннар булгандыр, куркуы йѳзенә чыккан, чәче-башы тузган бер апа йѳгереп кереп каенатасының балта күтәреп үз малаен чабып үтерергә җыенуын хәбәр итте. Ул апаның йѳз-кыяфәте хәлнең чыннан да җитди булуы турында сѳйли иде. Әти тиз генә протезын аягына киде дә, күршеләргә кереп китте. Күрше апа мин анда керергә куркам, дип бездә калды, аның әледән-әле кычкырып елавы, үтермәсә генә ярар иде, дип ире ѳчен борчылуы мине дә бик куркытты. Ул вакытта күрше апага бик ачуым да килгән иде. Ничек инде, илле биш яшьлек олы гәүдәле әтисе утыз яшьләрдәге ат егардай гайрәтле малаен куркыткан, ә минем бер аягы булмаган инвалид әтием шул абыйны җиңәргә тиеш? Үзе бездә качып ята. Бераздан кулына балта күтәреп, теге апаның ирен ияртеп әти килеп чыкты: «Мә, балтагызны җыебрак йѳрегез, кулыннан тартып алдым, Аллага шѳкер, яшьләрне генә куркытырлык кѳч калган икән әле. Бик ярсыган иде, кѳчкә тынычландырдым», – дип, бу вакыйгага нокта куйды.


Икенче тапкыр әти ялгыш пычак белән кулын кисте, ярасы шактый зур иде, каны нык тамды. Айрат абыйның яңа гына килен булып тѳшкән җәмәгате Роза апа, яралы кулны күрү белән, ѳйдән марля, йод алып чыгарга йѳгерде. Ул чыкканда әти кулына туфрак алып, ярасына сибеп утыра иде. Моны күргән Роза апа чүт егылып китмәде, янәсе кулына инфекция керер, үлекләр, шешәр... Әти ярасын туфрак белән эшкәртүен дәвам итеп:


– Әй, кызым, сугышта без яраны һәрвакыт туфрак белән эшкәрттек, санитарлар килгәнне кѳтеп ятмадык, сугышырга кирәк иде, юк-бар ярага игътибар итәргә вакыт булмады, – дип җавап кайтарды.


Кѳндәлекне ѳйрәнгәндә мин менә нәрсәләргә игътибар иттем. Әти сугышта 1942 елның 11 августыннан алып 1945 елның 28 июненә кадәр була, ягъни – 1052 кѳн. Шуның 232 кѳнен госпитальләрдә дәвалана, өч тапкыр яралана. Гомеренең соңгы елларында күрше Фәндия апаның Җиңү кѳненә нишләп бармыйсың, дигән соравына: «Җаный, анда сугышкан кеше калмады диярлек. Ныклап сугышканнар йә сугыш кырында ятып калды, йә кайткач, яраларыннан үлеп бетте. Дүрт ел сугышта булып бер пуля, снаряд кыйпылчыгы да тимәгән солдат йә штабта яткан, йә сугыш вакытында тѳрмәдә утырган яки качып кайткан», – ди торган иде.


Ниһаять, әтинең фронт юллары буенча тѳзелгән карта буйлап сәяхәт тәмам. Картаны ясаганда күп эзләнергә, туганнарның хатирәләрен яңартырга туры килде. Динә һәм Финә апалар абыйлары турында шактый мәгълүмат бирде.


Авылыбызның мөхтәрәм карты, утны-суны кичкән батыр фронтовик әтиебез 2006 елның 21 июнендә бакый дөньяга күчте, ә сугыш башланган көн – 22 июньдә аны бөтен авыл халкы, туган-тумачалары, хөрмәтләп, соңгы юлга озатты. Батырлар даны – мәңгелек! Әтием турындагы истәлекләр дә тарих сәхифәләрендә уелыр, мәңге җуелмас, яшь буын аны өйрәнер һәм аларны тыныч тормышта яңа Җиңүләргә рухландырыр, дигән өметтә калам.


34


5 7 8 9 11


13 14 15 16 17 1921


20


22 23 24 25 29 31

Теги: Айдар Хәмзин Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру