Әнием теле – күңелем гөле!
Татарстан радиосы дулкыннарында 40 елдан артык алып барылган «Тел күрке – сүз» тапшыруларының чишмә башында танылган тел галимнәре белән бергә күренекле язучыларыбыз торды һәм яңа ачылган программабызның халык күңеленә барып җитүендә аларның әһәмияте гаять зур булды.
Сибгат Хәким, Гомәр Бәширов, Нурихан Фәттах, Хәсән Сарьян, Мөхәммәт Мәһдиев, Әбрар Кәримуллин, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла кебек язучыларыбызның чыгышлары тапшыруларыбызда даими яңгырап торды һәм зур кызыксыну уятып, тыңлаучыларның киң игътибарын җәлеп итте, олы ихтирамын казанды. Әдипләр сөйләм серләрен ачарга, аның нечкәлекләренә төшенергә өйрәттеләр, ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләп, нинди генә авыр шартлар булмасын, аны күз карасыдай сакларга, киләчәк язмышын кайгыртып яшәргә чакырдылар. Бу язучылар арасында Уфадан милләттәшебез, әдип һәм галим, башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле, башкорт мәктәпләре өчен «Әлифба» дәреслеге авторы Йосыф Гәрәй дә бар иде.Ул безнең тапшыруларда туган телебезгә кагылышлы кызыклы һәм гыйбрәтле язмалары белән катнашып килде. Кызганыч, саф татар телендә язылган бу язмаларның бүген безнең кулда тик «Әнием теле – күңелем гөле», «Этнонимнар ни сөйли?», «Чөйгәне шоңкар булган» һәм «Сүзләр озын гомерле» дигәннәре генә сакланып калган. Шуларның берсен – «Әнием теле – күңелем гөле» дип аталганын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Рөстәм Акъегет
Нинди генә сүзләр юк! Нәфисләре бар. Күңелсезләре. Мөлаемнәре күп. Ачулылары. Хәтта мәкерлеләре йөри телдән-телгә.
Ачык күңелле сүзләр дә бик ишле. Моңлылар да аз түгел. Купшылар, шатлар, ямьсезләр дә җитәрлек.
Кайберләре ялтырап тора. Гүя, зөбәрҗәт! Икенчеләре дөм караңгы. Әйтерсең, мунча ташы.
Бер уйласаң, сүз җанлы кебек. Хәтта кеше кебек алар, бермәл ачык йөзле, бермәл шыксыз чырайлы. Төрле төс ала сүз. Ачу белән әйтелсә, «зифа» дигән сүз дә зифа түгел. Елмаеп туса, «юньсез» дигәне дә күркәм. Калып, тавышлы «нәләт» каргыш икән, шаян «дөмеккере» дә яшәгә тиң.
Шагыйрь гади сүзләрне дә энҗе итеп тезә. Исәр асыл ташны да күмер ясый. Сүз таба алмау оялта. Хурландыра. Тапкыр сүз ышандыра. Данлый.
Елаткан да – сүз, көлдергән дә – сүз. Күтәрә дә ул. Терелтә дә ул. Авыруга да сабыштыра, үтерә дә.
«Бәгырь», «күз нуры», «бер генә» сүзләре булмаса, сөюеңне ничек аңлатыр идең? Алай гына әйтмисең бит әле. «Бәгърем», «бәгырькәем», «бер генәм» дисең. Бер генә хәреф арта. Ә сүз йөрәк җылысына төренә.
«Мөртәт», «хаин», «сатлык җан» сүзләре булмаса, дошман ялчыларын ничек тиргәр идең?
«Былбыл туа, диләр, сайрар өчен,
Кеше туа, имеш, җырлар өчен,
Ләкин сәхнә түгел шул дөньясы,
Туры килә байтак еларга.
Явыз, дип әйтмә бу дөньяны,
Алай әйтмә, иптәш, ярамас.
Ә кеше гомере – көн белән төн,
Бәхет белән михнәт аралаш».
Кешегә шатланганда да, кайгыдан янганда да, бәхет тоярга да, хәсрәт чиккәндә дә сүз кирәк. Шуңа күрә тормышта канатландыра торган сүзләр дә, мәңге төзәлмәс яра салганнары да әйтелә.
Иң матур, иң җылы сүзне иң яраткан, иң якын кеше ишетә. Мәгәр, аяныч, иң пычрак, авыр сүзне дә якын кешегә бәрәләр. Оныта кеше, бахыр. Кичерә, «табак-савыт» шалтырамый булмый, ди. Шалтырау гынамы? Түшәм, диварлар тетри. Ләкин вакыт дигән хәйран калмалы табиб оста дәвалый. Шатлык килә дә кайгыны юа.
Һәммә кеше Галимҗан Ибраһимов яки Әмирхан Еники була алмый. Ләкин сүз кадерен һәр кеше белергә тиеш. Яшьләрнең теле, кызганыч, бик ярлы.Күп сүзне белмиләр. «Белмәү гаеп түгел», диләр. Гаеп, иптәшләр. Бик гаеп. Белергә тырышмаганга белмиләр. «Инсаф, гөрләвек, сагалдырык, селтәм, тут, тәүфыйк, түтә» сүзен дә белмәгәч, ничек сөйләшәсең. (Мин шушы сүзләрне ишетмәгән бер егетне очраттым.)
«Фатыйма», «Гайшә», «Гөлсем»нәрдән, «карчыклар исеме!» дип көлгән кызлар да, «Ибраһим», «Ишкилде», «Фәррәх»ләрне «предки» дип мыскыллаган егетләр дә бар. Ә үзләре кем? «Финат» та «Фәлсәт» яки «Әүфә» дә «Әфидә»! Ымлык та түгел бит болар, ичмасам. Куркылык урынына шулай, ташка үлчим, мәгънәсез «кушамат» тагалар әллә? Ә тарихи исемнәр нинди асыл мәгънәле! Мәсәлән:
Вәсил, Вәсилә – мәгънәсе: аерылмас дус; Газали, Газалия – көчле, буй-сыны күркәм; Ләбиб, Ләбибә – акыллы, зирәк; Нәсим, Нәсимә – кыйбла җиле; Хәбиб, Хәбибә – килбәтле, сөйкемле иптәш һ. б.
Туган тел исемнәргә дә, бүтән сүзләргә дә бай. Бөтен сүз – газиз. Онытылмаса иде ул сүзләр. Һәр төшеп калган сүз телне ярлыландыра. Элек менә аран (арып-талып мәгънәсендә), муллану («мул»дан), матавык (тоткарлык), авык (ягъни бик кыска вакыт, момент мәгънәсендәге) сүзләр булган. Нигәдер онытылганнар. Сүз үлү – аяныч хәл. Әмма дә сүзләр дә үлә шул.
Ат җиккәндә генә дә бик күп әйбер һәм сүз кирәк: дилбегә, тезген, дуга, бавыргалык, чөелдерек, йөгән, авызлык тәртә һ.б. Атлар бик кимеде. Ат җигүчеләр аз. Шуңа бу сүзләр авылда да онытыла баралар. Атлар да, бу сүзләр дә яшәсә иде!
Безнең гомердә генә тутырма (ягъни өйдә ясалган колбаса), кулланма («биш бармак»), кош теле, кәлҗимә, казы дигән ашамлык исемнәре онытылды. Ясасыннар иде әниләр тутырманы, пешсен иде гөбәдияләр. Яшәсен берүк әгъла ашлар һәм аларның атамалары! Дөрес, яңа сүзләр дә туа. Ләкин арага кирәкмәсләре килеп керә. Шуның өчен аларны бик сак сайларга кирәк. Гадәттә, үз телен белмәгән кеше чит сүзгә ябыша. Нигә «доходы күп», дип әйтергә? «Килере» дип була бит. Нигә «носки» дип маташырга. «Оекбаш» бит ул! «Кулымдагы күк яулыгым җитәр микән чатырга?» – дип җырлый идек без.
Телне «икмәк-тозлык» кына белгән «тәрҗемәчеләр» туган телне бик ботарлыйлар. Берәү, «невеселое настроение»не «күңелсез кәеф» дип, кәефне бозды. «Кәеф» күңелле дигән сүз ул. «Күңелсез кәеф» булмый. «Кәеф юк», дип кенә әйтергә иде.
Берәү «Шофер, ты в ответе!» дигәнне «Шофер, син җавапта!» дип тәрҗемә иткән. Бу бит үз телеңнең табигатен белмәү. «Син җаваплы!», «Җаваплылык синең өстә! – дияргә кирәк.
Үз теленең рухын, грамматикалар ачып бирә алмас эчке серләрен тоймаган яшьрәк иптәшләр катлаулырак фикерне инша кылганда абзацларны «күренгәнчә», «билгеле булганча», «әйткәнчә» дип башлыйлар. Бу сүз шәрәмәтләре русның «как видно», «как известно» яки «как сказано» кебек әйтемнәрен бирә алмый. Форма килә, әмма мәгънә килми.
Кайберәүләр «до свидания» дигән тәгъбирне «яңадан күрешкәнгә кадәр исән булыгыз» дип күчереп алганнар. «До свидания»нең эчтәлеге алай түгел. «Яңадан күрешергә язсын» дигән изге теләк ул!. Бездә дә халык: «Сау булыгыз!», «Сәламәт булыгыз!» дип сөйләшә.
«Буларак» сүзен дә байтак иптәшләр урынлы кулланмыйлар. Бер карт миңа хат яза: «Мин сезне язучы буларак беләм», – ди. Кем монда язучы булып чыга? Минме? Хат язучымы? Әлбәттә, хат язучы. «Булачак» сүзе җөмләнең иясенә – субъектка гына карарга тиеш. Ә бу карт аны тәмамлыкка – объектка бәйли. Шуңа ул теләмәгән кире мәгънә туа.
Һәр яхшы сүз хөрмәткә лаек. Һәр сүз үз урынында яхшы. Сүз бит ул – тарих, күзгә күренгән фикер, йөрәк авазы. Сүз күп булсын. Бу кешеләрнең үзара аңлашуын тизләтә, зиннәтли, аныклый.
Сөйләшкәндә төрле сүзләр очрый:
Салкыны бар, була җылысы.
Җылы сүзләр күңел гөле, диләр,
Гөлгә кырау була тегесе...
Серләшкәндә төрле сүзләр чыга.
Ялтырата йөзне кайнары.
Сулган йөзләр хәтта шундый сүздән
Күргәнем бар чәчкә атканны.
Яратыгыз сүзне. Сокланыгыз аңа. Саклагыз. Җыегыз аны. Асылташлар, чәчкәләр җыйган кебек җыегыз. Эзләгез. Табыгыз. Кулланыгыз. Сөйләгәндә авызыгыздан йолдыз чәчегез! Тыңлаучының йөзе яктырсын. Күңелдән энҗе-мәрҗәндәй уйлар, әгъла хисләр тусын.
И гүзәл тел! Син иң башлап,
мин тугач та җиһанга,
Мөлаем елмаю белән
сүз кушучы иң алдан.
И нурлы тел! Һәрвакыт син –
газизе бәгъремнең,
Авылдашым, кулалмашым,
шатлыгым, кайгым минем.
И моңлы тел, и хәзинәм,
фәһемле фикердәшем,
Каләм очлап бирүчем син,
ахирәтем, сердәшем.
И уңганым, бертуганым,
гомерлек якын дустым,
Башка телләрне өйрәткән
хәстәрле укытучым.
Син һәркемне өйрәтәсең
Туган илен сөяргә,
Эшләргә дә, җырларга да,
еларга да, көләргә.
И туган тел! И даһи тел!
И уйларым асылы,
Мең буын бабам-әбиемнең
хисе һәм акылы.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА