Дөнья хәбәрләре Уку өчен 1 минут

«Әби патша» каретасы

«Әби патша» каретасы

Патшабикә Екатери­на II 1767 елда Идел буенча сәфәре вакытында 5 көн Казанда була. Язма чыганаклар хәбәр иткәнчә, «Әби патша» шәһәр буенча каретада йөргән, ә аннары экипажын Казан һәм Зөя архиепископы...

Патшабикә Екатери­на II 1767 елда Идел буенча сәфәре вакытында 5 көн Казанда була. Язма чыганаклар хәбәр иткәнчә, «Әби патша» шәһәр буенча каретада йөргән, ә аннары экипажын Казан һәм Зөя архиепископы Вениаминга бүләк итеп калдырган. Карета 1896 елдан шәһәр музеенда саклана. Гасыр дәвамында үз төсен югалткан ядкярне 1987 елда төзекләндерергә карар кылалар. Карета, фәкать 16 елдан соң гына, реставрацияләнеп музеебызга килүче кунакларга күрсәтелә башлады. Мәскәү белгечләре, җентекле рәвештә эшләп, аңа әүвәлге зәвыкны, затлылыкны кайтарды. Бүгенге көндә карета музей залларының берсен бизәп тора. Аның бронзадан ясалган күчерелмәсен башкалабыз Казанның Бауман урамында күреп тә хозурлана аласыз.


dsc06310


kareta_ecaterina


Фоторәсемнәр ТР Милли музей архивларыннан алынды.

#Гүзәлия Җәләлева #Яңалыклар #Тарихи мирас #Музейларыбыз

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи