Журнал «Безнең мирас»

Сорбонна шәкерте

Татарстан Милли музеенда күренекле милләттәшебез Сара Касыймхан кызы Шакуловага кагылышлы кадерле ядкярләр саклана.
«Мин 1887 елда Рязань губернасы Касыйм шәһәрендә дөньяга килгәнмен, — дип яза ул үзенең тәрҗемәи хәлендә. — 1894 елның көзендә мине шәһәрдән ун чакрым ераклыкта урнашкан татар авылына җибәрделәр.
Андагы мәдрәсәдә бик тиз укырга һәм язарга өйрәндем… Туган телемне өйрәнеп җиткәч, мин авылда кала алмадым, чөнки хатын-кызлар гимназиясенә керергә әзерләнә идем».
Гимназиядә уку Сарага бик җиңел бирелә. Җиде ел буе ул алдынгы укучы була. Аеруча математика, тарих, әдәбият укытучыларын уңышлары белән сөендерә.


Сара Шакулованың гимна Сара Шакулованың гимназиядә укыган чагы

«1905 елның октябрендә без гимназиядә тыныч кына укып йөри идек, — дип яза соңрак Сара Касыймхан кызы үзенең истәлекләрендә — 1905 елның 17 сентябрендәге Манифест Касыйм шәһәренә соңарып килә һәм һөнәр училищесы укучыларын бик нык дулкынландыра. Алар манифестация оештырып, гимназиягә юнәлә. Безнең беренче каттагы класс тәрәзәләре ачык иде. Мин тәрәзә аша чыгып күрше подъездның түбәсеннән манифестантларга таба киттем. Алар мине алкышлап каршы алды. Без фабрика эшчеләренә кушылдык. Яшьләр революцион фикерле кешеләр белән аралаша башлады…»


Сара Шакулова элек тә математика һәм фәлсәфә буенча белемен тирәнәйтү турында уйлана. Ләкин кайда? Ничек? Россиядә хатын-кызларга югары уку йортларына юл ябык. Шакулова ничектер Цюрихта медицина докторы дипломы алган беренче рус хатыны Суслова турында «Дело» журналыннан укып белә.
Ниһаять, ул, тәвәккәлләп, үзе дә Сорбонна университетына юл тота һәм имтиханнарын уңышлы тапшырып, укырга кабул ителә.
1912 елда университетны тә­мам­­­лагач, Сара Шакулова туган иле­­нә әйләнеп кайта. Мәскәү университеты ректоры белән катлаулы сөйләшүләрдән соң, аңа, Сорбонна дип­ломы белән, өлгергәнлек аттестатына имтихан тапшыру кирәклеге ачык­лана. Шуннан соң гына Мәскәү университеты курсына тагын 25 имтихан бирергә кирәк була. Боларның барысын да Сара 2 ел дәвамында тапшыра.
1915 елның гыйнвар аеннан ул Зарайск шәһәренең реаль училищесында математика укыта башлый. Казан уку округының халыклар училищесы инспекторы Спасский аңа, мөселман хатыны буларак, укыту эшенә рөхсәт бирми. Сара Касыймхан кызын укучылары бик ярата. Ул үз шәкертләрен ирекле, хөр рухлы итеп тәрбияләргә омтыла.
Февраль революциясеннән соң, Шакулова Казан уку йортлары өчен смета төзү эшен җитәкли, мәгариф советын оештыруда катнаша.


17196-30 Семья Шакуловых Сара Шакулова әнисе һәм туганнары белән

1920-22 елларда Сара Касыймхан кызы Башкортстан мәгариф халык комиссариатында коллегия әгъзасы һәм нарком урынбасары вазифаларын башкара. Аның актив катнашлыгында һөнәр училищелары оештырыла.
1923 елның апрелендә Сара Шакулованы Мәскәүгә чакырып алалар. Ул РСФСР милли мәктәпләр инспекторы булып эшли башлый. 1925 елда аны Мәскәүнең Н.Нариманов исемендәге беренче татар мәктәбе директоры итеп билгелиләр. Булачак язучы Габдрахман Әпсәләмов та әлеге мәктәптә укыган.
30 нчы еллар башында гына Сара Шакулова үзенең «Лисанс эс Сьянс» Сорбонна дипломы турында «исенә төшерә» һәм лаеклы ялга чыкканчы Мәскәүнең югары уку йортларында югары математика кафедрасында укыта.
Шунысы кызык, беренче математик татар хатын-кызы һәм актив җәмәгать эшлеклесе булу белән беррәттән, аның архивында «Зөһрәкәй» исемле роман караламасы да саклана.

Теги: Флёра Дәминова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру