Журнал «Безнең мирас»

Вафирәкәй

Үзенең фаҗигале үлеме белән күпме татар кешесен тетрәндерде ул! Минем әле мондый фаҗигале төстә вафат булган бер генә татар җырчысы турында да ишеткәнем булмады. Меңләгән тамашачысы аны соңгы юлга озатты.
Мин җырчыларны радиодан тыңларга яратам. Шулчакта җырчыларны гына түгел, аларның килеш-килбәтләрен, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, кигән киемнәрен, кыланышларын күрмим, гомумән, җырчы буларак күз алдына китермим. Мин фәкать җырны – көйне, сүзләрне ишетәм, тыңлыйм, шуннан үземә тәм табам, ләззәт алам. Кайвакытны шулай була: җырчы сәхнәгә килеп чыга, аны, ничектер, җырчы дип кабул итә алмыйсың, аның кыяфәте, буй-сыны, үз-үзен тотышы аңа җырларга ярдәм итми. Менә шулчакта җырчыны жәлләп, минем йөрәгем өзгәләнә, ул күпме көч сала, тырыша, ләкин сәхнә өчен кирәк булган талант әле анда ачылмаган була, сәхнәдә ул ят күренә. Ә менә Вафирә сәхнәгә килеп чыккач, сәхнә матурланып, ямьләнеп китә, әйтерсең лә бөтен сәхнә матурлык белән тула. Аны зифа буе, озын кара чәчләре, зур кара күзләре, чибәр йөзе «менә бу кыз бала сәхнә өчен, җырчы булыр өчен туган» дип, бөтен халыкка искәртә. Әйе, аның башкару осталыгы искиткеч зур биеклектә иде.
Мин Вафирә белән 90 нчы еллар башында шактый очраша идем. Без Ирек мәйданында, Камал театры каршында, Сөембикә манарасы янында, урамнарда – кышкы салкыннарда, көзге яңгырларда «Азатлык!», «Азатлык!» дип, «Яшәсен Татар халкы, яшәсен Татар дәүләте!» дип, тамакларыбыз беткәнче кычкыра идек. Ул һәрвакыт үз чыгышларын «Ком бураны» көе белән башлый иде дә, бик күтәренке рухта тәмамлагач, «Азатлык!» дип халыкка кычкыра иде. Мин шуңа игътибар иттем: аның азатлык дип өндәве чын йөрәктән булганга, халык та бердәм күтәреп алып кабатлый иде. Ул шулхәтле күңеле, йөрәге белән янып йөрде ки, ансыз бер генә митингны да күз алдына китерүе мөмкин түгел иде.



Шулай беркөнне Вафирәне очраттым да:
– Нишләп бу араларда күренмисең әле, бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорадым.
– Депутат булам, малай, депутат. Менә көзге тунымны саттым әле, депутат буласың килсә, җиде мең сум акча кертергә кирәк икән, – дип җавап бирде ул.
– Эх, – мин әйтәм, – тун сатып кына депутат итеп сайлансаң, бөтен кеше депутат булыр иде. Аның өчен башка әйберне сатарга яки үзләрен сатып алырга кирәк, – дим.
– Юк, малай, мин үземнең сайлаучыларыма барсын да аңлатам: ничек гади халыкны талаганнарын да, безне ничек алдаганнарын да, – ди.
Мин әйтәм:
– Сине депутат итеп сайларлык татар халкы тумаган әле, аның бит үз фикере булганы юк. Ул өстән кемне кушсалар, шуны сайлый. Син инде шуны гына аңларга тиеш.
Әлбәттә инде, Вафирәне депутат итеп сайламадылар. Югыйсә, бәгырькәем, үзе һәр сайлаучыны йөреп чыкты.
Без Вафирә белән Яңа ел алдыннан очрашкан идек. Ул мине Фирдәвес Хәйруллина белән бергә үзенә чәйгә чакырды. Бүлмәсе бик матур итеп җыештырылган, өстәлен мул итеп әзерләгән. Бераз ашап-эчеп алгач:
– Беләсезме, мин бит хәзер шигырь­ләр язам, шуларга җырлар да чыгаргалыйм. Теләсәгез, берсен сезгә җырлап күрсәтер идем, – ди.
Без Фирдәвес белән менә ни өчен чакырулы икәнлегебезне аңладык.
Ул ике җырын җырлап бирде.
– Әллә син дә Сара апа кебек композитор булып китәсеңме? – дип сорадым мин.
– Нигә, мин бит хәзер төнлә йоклый алмыйм, торам да яза башлыйм, – диде.
Шунда уйлап куйдым: Ходай Тәгалә бирсә бирә бит кешегә көч һәм дәрт!
Аның шулхәтле эшлисе, кеше кебек яшисе килә иде. Нишлисең бит, Ходай Тәгаләдән узып булмый, язмышыңа үз үлемең белән үләргә язмаган икән, берни эшли алмыйсың. Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина кебек җырчылар бу дөньядан вакытсыз киткәч, татарның музыка, җыр сәнгате авыр югалтулар кичерде. Сәнгатьтә шәхесләр кабатланмый. Хәйдәр, Вафирә кебек җырчылар тагын кайчан туардыр, бер Ходай гына белә.
Соңгы юлга аны меңләгән тамашачысы, шундагы халык үзенең гүзәл җырчысын гына түгел, ә бәлки милләт өчен янып-көеп йөри торган газиз баласын да югалтканына тәмам төшенеп озатты.

Теги: Әзһәр Шакиров Яңалыклар Сәнгати мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру