Журнал «Безнең мирас»

Матбагачылык тарихы

Русиядә гарәби хәреф илә басмачылык. Азиатский матбагасы
Казан шәһәре руслар тарафыннан алынганның соңында Казан халкы бик авыр хәлләргә төшеп, бик кысынкылыкта калмышлардыр. Бу агырлыклар вә бу кысынкылар боларга тәэсир итеп, болар гаять дәрәҗәдә каралмышлар, мәктәп-мәдрәсә, уку вә укыту дигән нәрсәләрнең исемнәрен онытырга якынлашмышлардыр. Бар укыган нәрсәләре дә күңел сабакларыннан, догалыклардан, әлифбадан гыйбарәт булып, китап юклыгы сәбәпле боларны такталарга язып укырга яисә күңел сабагы итеп агыздан укырга мәҗбүр булмышлардыр. Шуннан соң ул заманның аңлырак татарлары, бу хәлләргә ачынып, Русиянең императорларыннан беренче Александр җәнабларга гариза биреп, үзләренең әлифбаларын вә дин китапларын басар өчен Казанда бер матбага булындыруны рәҗа итмешләрдер .


Шуннан соң Казанда, гимназия йортында бер матбага ачылып, шул матбагага Петербургтагы Сенат матбагасыннан ике станок вә берникадәр гарәпчә хәрефләр күндерелмештер. Вә матбага Азиатский типография («Шәрык» матбагасы) исемендә ачылмыштыр. Шуннан соң мөселманнар бу матбагада үзләренә кирәк булган дини китаплар бастыра башламышлардыр. Бу матбага 1800 нче сәнәләрдә ачылып, 1802 нче сәнәләрдә Габделгазиз Бурнашев дигән кешенең идарәсенә тапшырылмыштыр. Соңра, Бурнашев шул ук сәнә 26 нчы ноябрьдә мөдирлектән газел ителеп , бу матбага, мәгълүм мөддәттә бәһасен түләп бетерү шарты илә, Казан байларыннан Апанаев җәнабларына тапшырылып, 1807 нче сәнәгә кадәр аның тасрифында калмыштыр.


Шуннан соң бу матбага 1829 нчы сәнәгә кадәр Азиатский матбага исемендә үз башына идарә кылынып килсә дә, Казанда 1802 нче сәнәдә ачылган университет матбагасының мөдире 1819 нчы сәнәдә министрга язган отчетында: «Азиатский матбага машиналары вә мәсариф җәһәтеннән һәрникадәр университет матбагасыннан ким булмаса да, идарәсендә булган косурлыклардан университет матбагасы китергән файданы китерә алмый», – дип шикаять иттегеннән, 1829 нчы сәнәдә хөкүмәтнең фәрманы илә Азиатский матбагасының мөдире газел кылынып, бу ике матбага берләштерелмешләр вә Азиатский матбага исеме тәмам бетерелеп, университет матбагасы дип йөртелә башламыштыр. Бу матбага безнең сүнеп беткән әдәбиятыбызны аз булса да яңадан торгызырга сәбәпче булып, милли матбугатыбызның нигезен салучы бер матбага булганлыгыннан, без татарлар өчен моның хидмәте бик кыйммәтле вә шаян тәкъдир ителергә тиеш бер хидмәттер.


Харитонов матбагасы


Безнең милли матбугатыбызга иң күп хезмәт иткән вә аны нәзакәт вә матурлык җәһәтеннән башка мил­ләтләрнең матбугатына якынлаштырган бер матбага бар исә, ул да Казандагы Харитонов матбагасыдыр. Бу матбага 1896 нчы сәнәдә мөхтәрәм И.Н.Харитонов тарафыннан тәэсис ителмештер. Бу матбага, әүвәл ачылганда гаять дәрәҗәдә кечкенә булып, барлык тормышы бер машина вә алты наборщиктан гына гыйбарәт булса да, хуҗасы Харитоновның иҗтиһады вә гайрәте сәясендә бик аз заман эчендә тәрәккый итмеш, 1898 нче сәнәдүк бу матбага хозурында литография (ташбасма), 1899 нчы сәнәдә словолитня ачылмыштыр.



Шуннан соң бу матбаганың хуҗасы Харитонов, татар матбугатына аерым сурәттә әһәмият биреп, аны ислях итәргә керешмеш вә хаттатларның күрсәтүләре буенча төрле шәкелдә гарәп хәрефләре кисеп, әүвәлдә булмаган бик күптөрле хәрефләр ясап чыгармыштыр. Ачылган көннән бирле бу көнгә кадәр Харитонов матбагасында елның елында хәдсез-хисапсыз ислам әсәрләре басылып чыкмакта, бу көнге көндә бу матбагада басылган ислам әсәрләренең гадәде 2 000 000 га кариб саналмактадыр.


Басып чыгарган әсәрләре дә бу көнгә кадәр Русиядә басылган ислам әсәрләренең иң нәфисләреннән булып, хәзергә кадәр Русиядә буның эшенә каршы килерлек һичбер эш күрендеке юктыр. Милли матбугатыбызны тәртипкә куйган вә аны башка милләтләрнең матбугатларына тоташтырган матбага, һич шөбһәсез, Харитонов матбагасыдыр. Бу матбага башта Казанның Городовой пассажында, 14 нче номерлы кибеттә ачылып, 1908 нче сәнәгә кадәр шул урында дәвам итмеш. Хәзер исә Воскресенский урам чатында, Казанский урамда, Харитоновның үз йортындадыр.


Бу матбага хәзер Казанда гына түгел, бәлки бөтен Волга вә Кама буендагы матбагаларның иң зурысыннан вә иң могтәбәрләреннәндер. Матбаганың эчендә бары 130 кеше хезмәт итмәктә булып, мәҗмүгысы алты бүлмәдән гыйбарәттер. Беренче бүлмәсе печатный (баса торган) бүлмә булып, бу бүлмәсендә 5 баса торган зур машина, 2 американка, 1 бастункә булып, көненә 50000 кадәр нөсхә басып чыгарырга көче җитмәктәдер. Икенче бүлмәсе наборный (хәреф җыя торган) бүлмә булып, бу бүлмәдә русча китаплар җыелмактадыр. Өченче бүлмәсе газетный (газета җыя торган) һәм татарский наборный (татарча хәреф җыя торган) бүлмә булып, бу бүлмәдә фәкать газета эше һәм ислам әсәрләре генә җыелмактадыр. Дүртенче бүлмәсе литографский (ташбасма) бүлмәсе булып, бу бүлмәдә янә дә ике данә машина, ике данә литографский станок бардыр. Бишенче бүлмәсе словолитня (хәреф коя торган) бүлмәдер ки, бу бүлмәдә 4 хәреф коя торган машина булып, сәнәви 500 пот кадәр хәреф коеп чыгарырга көче җитмәктәдер. Алтынчы переплетный (китап төпли торган) бүлмәдер ки, бу бүлмәсендә тимерчыбык илә тегә торган 3 машина булып, берсе конторский кенәгәләр тегәр өчен зур, вә калган икесе кечкенә китаплар тегәр өчен кечкенәләрдер. Ике зур пресс (кыса торган машина) булып, башка кирәк булган төрле машиналардан гыйбарәттер.


Шәрәфләр матбагасы


Шәрәфләр матбагасы, Казандагы мөселман матбагаларының икенчесе буларак, 1906 сәнә 13 нче ноябрьдә ачылмыштыр. Яшь борадәран Шәрәфләр вә иптәшләре тарафыннан ачылган бу матбага татар матбагалар арасында үзен тиз күрсәтергә муаффәкъ булды . Матбагаларыбызның иң кирәкле вакытында эшкә башлап, кыска гына вакытта үзләренең матбагасында басылып чыккан нәрсәләрен һәр җирдә күрергә мөмкин, һәр җирдә исемне ишеттерер дәрәҗәсенә китерделәр. Матбагаларында басылган нәрсәләр гомумән халыкның соңгы теләвенә муафыйк яңа әдәбият булып, яңа китаплар алар матбагасында басылып чыга башлады. Ләкин кызып кына эшләп, көннән-көн эшләрен гүзәлләштереп барганда, 30 июньдә Казан губернаторының әмере илә матбага печатьләнеп, матбагада һәммә эшләр шул көенчә юлда калды.


1906 сәнә 13 ноябрьдән 1908 сәнә 30 июньгә кадәр бу матбагада күптөрле китап басылып чыкты. «Казан мөхбире», «Әхбар» газеталары һәм «Тәрбия» журналы бу матбагада басыла иде. Матбага, 5 ай ябылып торганнан соң, «Үрнәк» исемендә яңадан ачылып, иске хәлендә дәвам итә башлады. 1908 сәнә беренче ноябрьдән 1909 сәнә 1 нче сентябрьгә кадәр бу матбагада төрле китап басылып чыкмыштыр.


___________________________________________________________


1. Биредә Павел беренче булса кирәк, чөнки типография ачылган елда һәм аңа кадәр ул идарә итә.


2. Рәҗа итү – үтенү.


3. Газел ителү – эшеннән алыну.


4. Мөддәт – срок.


5. Мәсариф – чыгым.


6. Косур – кимчелек.


7. Хидмәт – эш, хезмәт.


8. Шаян – тиешле дәрәҗәдә.


9. Гадәд – сан.


10. Кариб – якын.


11. Мәҗмүгысы – барлыгы.


Текст Ш.Әхмәровның И.Н.Харитонов лито-типографиясендә басылган
(нашире – «Сабах» көтебханәсе) «Матбагачылык тарихы» китабыннан алынды (1909 ел)


Теги: Шиһаб Әхмәр Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру