Журнал «Безнең мирас»

125 ел манарасыз “яшәгән” Самара мәчете манаралы булачак

3 декабрь көнне Самара каласының Тарихи мәчете төзелүгә 125 ел тулуга багышланган чаралар узачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына чараларны оештыручы, Самара татар тарихчылары җәмгыяте рәисе Шамил Галимов хәбәр итте.
g68
Мәчет 1891 елда, фабрикалар хуҗасы, чыгышы белән сембер татары булган Тимербулат Акчурин акчаларына салына. Ике катлы, таштан эшләнелгән Аллаһ йорты җирле халык өчен дини үзәк буларак бик зур роль уйный. Мәчет каршында “Хәйрия” хәйрия фонды, бушлай тукланырга мөмкинлек биргән ашханә, китапханә, мәдрәсә, рус-татар мәктәбе гамәлдә була. Бөтен мөселман дөньясына танылган, Россиядә икътисади теманы яктырткан иң беренче “Икътисад” журналы чыгарыла.


Шамил Галимов сүзләренчә, Тимербулат Акчуринның Самарада бөтенләй яшәмәгән булуы да ихтимал. “Тимай бабай безнең Самарада булмаган да, ахры. Чөнки моны раслый торган бер нинди документлар да юк. Күрәсең, аның монда приказчиклары булган һәм мәчетне ул алар ярдәмендә төзеткән”, - диде тарихчы.


Тарихи мәчет 1932 елга кадәр эшли. Мәчет тарихында иң тирән эз калдыручылар рәтендә имам Мөхәммәд-Татыйх Мортазин була. Революциядән соң исә, 1930 еллар башында илдә мәчетләр ябыла башлый, бу Самара мәчетенә дә кагыла. 1938 елның гыйнварында, яла ягылып, мәчеткә йөрүче 41 мөселман һәм гыйбадәт йортының имамы атып үтерелә. 1957 елда аларны аклыйлар, тик бу вакытта мәчет инде эшләвеннән туктаган була һәм балалар бакчасы булып санала.


2000 еллар башында мәчет кабат мөселманнарга кайтарыла. 2009 елда исә, төзекләндерүдән соң, ул мәчет буларак ишекләрен ача һәм мөселман халкы өчен хезмәт итә.


“Бу мәчетнең элеккедән үк манарасы булмаган. 1926 елда манара төзергә бер омтылып караганнар, өлгермәгәннәр. Аннан дин әһелләренә каршы репрессияләр башланган. Хәзер исә мәчетне зурайтып, манара куярга исәп бар”, - диде Шамил Галимов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына.


Аның сүзләренчә, бу мәчет Самараның иске өлешендә урнашкан һәм ул якта бердәнбер мәчет булып санала. “Бу мәчет безнең өчен тарих”, - ди Шамил әфәнде.


Мәчетнең 125 еллыгы уңаеннан, Самарада тантаналы чаралар узачак. Анда Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Самара мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Самара каласы башлыгы Олег Фурсов һ.б. рәсми затлар катнашуы көтелә. Шулай ук бу көнне фәнни конференция уздыру күздә тотыла. Ул “XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында мөселман халыкларының милли-рухи яңарышы: чорлар авазы. Самара тарихи мәчетенең 125 еллыгы уңаеннан” темасына багышланачак.


“Татар-информ”

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру