Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Хан каласы Хаҗитархан

Хаҗитарханның үзәге хәзерге Кремль, Аккош күле, Татар Базары, элеккеге «Родина» кинотеатры (хәзер «Даир» рестобары) тирәсендә булган. Идел ярында урнашкан Татар Базары 16 нчы йөз карталарына да төшерелгән. Заманында сәүдәгәрләр Хаҗитарханга Татар капкасы аша кергән. Дошман исә, хәзерге Аккош күле тирәсеннән күтәрелеп, Хаҗитархан Кремленә һөҗүм иткән. Әстерханга рәсми рәвештә 1558 елны нигез салынган дип исәпләнелә. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында татар җәмгыяте төзелгәч, без күп мәртәбә «Әстерхан – меңьеллык татар шәһәре» дип язып, әлеге проблеманы күтәреп чыктык. Безгә: «Урыслар килгәнче иске татар шәһәре Иделнең уң ягында булган», – дип җавап кайтара иделәр. Әстерханның 450 еллыгын үткәрү мәсьәләсе күтәрелгәч, җирле тарихчылар шәһәрнең Иделнең ике ягында да булуын танып, шәһәребез күпкә олырак дип, фәнни-гамәли конференция үткәрергә тәкъдим иттеләр, әмма үзәк белән сүзгә килергә, каршы чыгарга кирәкми, дип, бу теманы яптылар.

 

Әстерханда язгы ташу вакыты – «сазан уйнак».

 

 

Хан биләмәләре, мәчет урыннары һәм изге җирләр

 

Тарихи документлар һәм халык хәтере башкача сөйли. Яулап алынганчы ук Әстерхан шәһәре Иделнең ике ягында да була. Шәһәрнең хәзерге Кремле урынында – иске Кремль, анда ханның кышкы ставкасы, янында Кәрван сарай булган, елга аша паром йөргән. Су аз елны Идел кышын туңган.

 

Кутум инеше буенда исә Ямгурчи хан ставкасы булган. Бу инеш аша салынган күперләрнең берсе бүген дә аның исемен йөртә. Хәзерге Каз аул – Мошаик – Алтын Урда ханнары заманыннан калган торак урын, зираты да шул чорныкы. Иделнең уң ягындагы Тинак, Карантинное, Привольже, Стрелецкий, Сүләнкә хәзер дә ханлык заманындагы эзләрне саклый. Әстерхан территориясендә ике меңьеллык тәңкәләр табылган. Тарихчы М.Г.Сәфәргалиев Хаҗитарханга 1250 елда нигез салынган дип яза.

 

Хәзерге Әстерханда – Иделнең сул ягындагы Кремльдә әүлияләр, ягъни изгеләр күмелгән. Газиз әүлия Даут бабайның кабере хәзер дә Кремльдә. Тик инде ул христиан дине изгеләре рәтенә күчерелеп, кабер өсте дә шуларныкына туры китереп үзгәртелгән. Сетевязальная фабрикасы һәм Н.Крупская исемендәге Өлкә китапханә урынында борынгы сарайлар, мәчетләр, корылмалар булуы турында сөйлиләр. Өлкә военкоматы урынында исә Девичий монастырь булган, аны заманында Дәрвеш Али ханның ставкасын, сарайларын һәм мәчетләрен сүтеп салганнар.

 

2000 нче еллар башында Кремль янындагы Аккош күле (ул элекке Иделнең бер өлеше) алдында Газпром үзенә заманча мәһабәт бина төзеп куйды. Бинага фундамент салганда борынгы мөселман каберләре килеп чыкты.

 

 

Алтын Урданың башкаласы Сарай-әл-Мәхрүсәдә табылган керамика калдыклары.

 

 

Татар Базары янындагы түбәдә (Әстерханда «түбә» дип калкулыкка әйтәләр) Иван Золотоус чиркәве бар. Анда элек хан мәчете һәм хан каберлекләре булган. Татар халкы ул җирләргә әле дә «хәер күтәрергә» йөри. Чиркәү эчендә мөселман каберләренең урыны билгеле: берсе – Фатыйма әүлиянеке, икесенең иясе билгесез.

 

Галимнәр, Әстерхан өлкәсендә йөздән артык әүлия кабере бар, ди. Татар Базары тирәсендәге калкулыкта хәзер дә иске янгын каланчасы тора. Олы яшьтәгеләр аның урынында да Хаҗитархан заманы корылмалары булуын әйтә. Шул ук Татар Базары тирәсендә (элекке «Родина» кинотеатрына бик якын) Үтәмеш әүлия күмелгән. Хәзер ул кабер юл астында калган дигән хәбәр бар.

 

Аннан 70-100 метр читкә китсәк, кенәз Владимир соборын күрәбез. Ханлык чорында аның урынында да зур мәчет булып, нигезенә мөселман әүлиясе дәфен кылынган. Кала алынып, мәчет җимерелгән, аның нигезендәге әүлия каберен һәм чиркәүнең дә Аллаһ йорты икәнен истә тотып, бер татар бае чиркәүне тулысынча үз акчасына төзеткән дигән мәгълүмат бар. Совет хакимияте елларында коммунистлар чиркәүләрне шартлатырга карар кыла. Әмма Әстерхан татарлары, кулга-кул тотынып, әлеге чиркәү тирәли басалар да Аллаһ йортын шартлаттыртмыйлар, ягъни хакимият вәкилләренә әүлиянең «тынычлыгын бозарга» ирек бирмиләр.

 

Әстерхан тимер юл вокзалының иске өлеше мәчет рәвешендә шәрык стилендә эшләнгәне тышыннан ук күренеп тора. Бинаның эчендә аның элек мәчет булганлыгы турында мәгълүмат та бар. Әстерхан дөньяның бик күп җирләренә, бигрәк тә мөселман илләренә капка булып тора. Элек хаҗга Әстерхан аша йөргәннәр. Хаҗдан кайтучылар, Хаҗитархан, Әстерхан – мөселман җирләре, монда борынгы бабаларыбыз җирләнгән, дип, туктап дога кылганнар, сәдакаларын калдырганнар. Олы яшьтәгеләрдән хәзерге тимер юл вокзалы янында кечкенә зират булуын, юлда вафат булган хаҗиларны һәм юлчыларны шул зиратка җирләгәннәрен берничә мәртәбә ишеттем.

 

Хәзерге Кремльнең подвалында, диварының аскы ягында мөселман кабер ташлары барлыгын чамаларга мөмкин. Җирле тарихчы, Нугай җәмгыяте рәисе Равил Джуманов: «Кремльдәге хәзерге чиркәүләр урынында мәчетләр булган, төзекләндерү эшләре вакытында Алтын Урда чорына караган катламны үзем күрдем», – диде.

 

Рәсми версия буенча, әгәр Әстерхан шәһәре, дөрестән дә, Иделнең сул ягында булмаса, алда язып үткән күп санлы әүлияләр каберен, мәчет нигезләрен ничек аңлатырга? Шәһәр яулап алынгач, татарларга хөрмәт йөзеннән, яңа төзелгән чиркәүләр астына җиңелгән халыкның әүлияләрен күмеп калдырганнар булып чыгамы?!.

 

Чиркәүгә – «сәдака күтәрергә»

 

Әүлияләр каберенә мөнәсәбәтле бик тә кызыклы һәм тарихи яктан гаять мөһим бер йола турында сөйлисем килә. Әстерхан татарлары телендә «сәдака күтәрү» (кую) дип атала ул. Сәдаканы ни өчен күтәрәләр? Гасырдан гасырга килгән әлеге йоланы мөселманнар ни өчен чиркәүдә башкара соң?

 

Кабинетымда эшләүче санитаркам Сания Гыйбадулла кызы еш кына элекке башкалабыз Хаҗитарханның үзәгендә булган мәчет һәм аның өстенә салынган Иван Золотоус чиркәвендәге «сары әүлия»гә «сәдака күтәрергә» йөри иде. Мин, кызыксынып: «Ник анда йөрисең? Беренчедән, чиркәүгә, икенчедән, сары хатын җирле татарлар телендә ак чырайлы урыс хатыны дигәнне аңлата, ягъни урыс әүлиясенә сәдака күтәреп теләк телисең булып чыга!..» – дидем. Сания ханым: «Татарлар гомер-гомергә шунда йөргән, шуңа мин дә йөрим», – дип аңлатудан ары китә алмады. Мин, кызыксынып, аннан Иван Золотоус чиркәвенә барып нишләгәнен сорадым. Ул: «Мин чиркәүгә кермим, кыйбла ягына караган тәрәзә төбенә (ә ул югарыда) сәдакамны «күтәрәм» дә, теләгемне әйтеп, китеп барам», – диде. Шуннан соң, бу йоланың асылын аңлау нияте белән, олы яшьтәге татарлардан сораштым. Бөтенесенең дә җавабы бер булды: «Хан заманында анда безнең мәчет булган. Әүлияләр, шул исәптән, Фатыйма әүлия дә биредә күмелгән. Явыз Иван алгач, мәчетне җимереп, өстенә чиркәү салганнар. Элек тә әби-бабайлар шунда йөргән, без дә йөрибез», – диделәр.

 

 

Мәкалә авторы Наилә Потеева-Фатыйхова сугышка кадәрге Әстерханда данлыклы «Кызыл Шәрык клубы» булган бина янында. Заманында биредә Габдулла Тукай, Һади Такташ һәм татарның башка күренекле шәхесләре чыгыш ясаган.

 

 

2006 елның 29 ноябрендә һәм 2012 елның 28 маенда Зөбәйдә Мамина менә ниләр сөйләде: «Минем дә Иван Золотоус чиркәвенә барганым бар. КарачаевоЧеркессиядән кодагыем килгәч, аны да алып бардым әле. Чиркәүгә кергәндә яулык бәйлим. Безнең Фатыйма әүлия чиркәү эчендә калган. Аның янында ниндидер көч сизәм, күңелемнән ышанып укыйм, дога кылам. Әтиемнең 1910 елгы тәтәсе Мәстүрә Садыйк кызы Ашимова (Шәрипова) болай дип әйткән иде: «Җиде атна буена һәр чәршәмбе көнне, морадыңа ирешүне теләп, сәдака күтәрәсең. Сәдакаңны Фатыйма әүлия янындагы тәрәзә төбенә куеп китәсең». Шәфкать туташы булып эшләгән 75 яшьлек икенче тәтәм: «Аның бит тулы бер йоласы бар. Җиде атна буена һәр чәршәмбе (мәетләр өчен сәдака бирелә торган көн), теләк теләп, стакангамы яисә берәр савыткамы, никадәр бирә аласың, шуның кадәр (күләме 5-10 сум булырга да мөмкин) сәдака куясың. Бу сәдака саулык сорап, балаларның мәшәкатьләрен яки башка берәр хәлне уңай хәл итү өчен «күтәрелә». Укыйсың, дога кыласың... Җиде атна буе җыелган сәдакаларны элекке мәчет нигезенә алып киләсең. Чиркәү тирәли 7 тапкыр сәгать укларына каршы әйләнәсең, бер таш та ташлыйсың. Аннан эчкә кереп, сәдакаңны тәрәзә төбенә күтәрәсең. Кабат укыйсың һәм дога кыласың. Мин, чыгып киткәндә, чиркәүгә куелган тартмага да сәдака салам. Бер тапкыр без килгәндә чиркәүне ябып тора иделәр. Җыелган сәдакаларыбызны, ышанып, попка биреп калдырдык, ул да, үз чиратында, ышандырып алып калды. Халык ул җиргә ышанып бара, аны изге җир дип саный», – диде.

 

Дөрестән дә, аннан соң җиңеллек килә. Иван Золотоус чиркәве тирәсе мөселманнар өчен дә изге җир булган, халык иске хәтер белән йөри, ул кан белән килә, нәселдән-нәселгә тапшырыла.

 

2010 елның 10 февралендә элеккеге мәчет нигезенә багышлап үткәрелгән очрашудан тагын бер хатирә язып алдым. Әстерханның Бөек Ак мәчете тирәсендә яшәүче элекке атаклы муллалар – Ходжаевлар нәселе кызы, 85 яшен тутырып килүче Разия апа менә ниләр сөйләде: «Татар Базары түбәсендә Иван Золотоус чиркәве бар. Анда мәчет һәм татар-мөселман зираты булган. Хәзер татарлар, җиде атна сәдака җыеп, аннан соң аны кыйбла ягына караган тәрәзә төбенә куеп китәләр, тик моны кеше күрергә тиеш түгел. Бер малай, үтилгә тапшыру өчен, Иван Золотоус тирәсеннән капчыкка күп итеп кеше сөякләре җыйган. Шуннан аның әбисенә болай дип төш кергән: «Малаең (оныгың) нәрсәләрне алды, барысын да урынына илтеп куйсын!» Аннан соң бабасы сөякләрне кире илтеп күмгән. Балалары яисә туганнары югалган очракта да шунда хәер күтәрергә йөриләр. Ярдәме тия, халык шуңа күрә йөри дә инде».

 

 

1911 елда Габдулла Тукай яшәп алган бина. Хәзерге көндә Әстерхан шәһәренең Габдулла Тукай урамындагы 5 нче йорт.

 

 

Татар сөякләре өстенә төзелгән йортлар

 

500 елдан соң да халык хәтерендә сакланган мәчет Әстерхан ханлыгы башкаласы Хаҗитарханның үзәк мәчетләреннән булырга тиеш, дип, 2008 елның 28 августында мин, фотоаппарат алып, хәзерге Татар Базары түбәсендәге Иван Золотоус тирәсендәге урамнар – Жон Жорес, Узенькая буйлап киттем. Биредә урамнар шактый озын, аларда күбесенчә шәхси йортлар урнашкан, моннан заманында хәлле халык яшәгәнлеге аңлашыла. Бүген бу йортлар искереп-череп баралар инде. Узенькая урамының 14 нче йорты янында бер рус хатыны шактый кызыклы мәгълүматлар сөйләде: «Әбием белән әнием дә, мин дә бу йортта туганбыз. Ызбаның ясалган документларда бу йортта туган һәм яшәгән кешеләр хакында тулы мәгълүмат саклана. Идән астында кое кебек чокыр бар, без анда бәрәңге саклыйбыз. Шуның һәр ягыннан кеше сөякләре чыгып тора. Мин анда төшәргә дә куркам. Ирем төшә. Сөякләрнең бөтенесе дә ап-ак һәм алар бик күп... Күршеләр йортта нәрсәдер ясаганда җир казыды һәм бер капчык сөяк җыеп алдылар да: «Бу сөякләрне кая булса да куярга кирәк», – диделәр. Без аларга: «Бу – мөселман сөякләре, үзләренә тапшырыгыз, зиратларына күмәрләр яки анатомичкага илтегез, студентлар файдаланыр», – дидек. Әбием дә, башкалар да: «Монда элек мөселман зираты булган, безнең урам Иван Золотоус исемен йөрткән. Иван Золотоус чиркәвен салып, мөселман зираты булган җирләрне освещать иткәч кенә, биредә ызбалар салырга җир бирә башлаганнар», – дип әйтә торганнар иде. Шунсыз халык зират өстенә күченергә курыккан».

 

 

Әстерхан шәһәрендәге Төяк бистәсе менә шундый затлы татар йортларына бай була

 

 

Узенькая һәм Жон Жорес урамнарында яшәүче өч-дүрт ират белән дә сөйләштем. Алар да йортка су кертү максаты белән җир казыганда бик күп зур һәм ап-ак сөякләр чыгуы турында сөйләде. Бу урам халкы: «Без кирәксә-кирәкмәсә җир казымыйбыз», – ди. Дөрес, араларында зират өстендә яшәүләрен белмәүчеләр дә очрады.

 

Зиратның никадәр җирне биләп торганын ачыклау өчен, чикләрен күрсәтүләрен сорадым. Минем белән аралашкан хатын да, ир-атлар да Иван Золотоус чиркәвеннән – Боевая урамы – Жилгородок ягына таба 400-500 метр араны күрсәттеләр. 10-12 ел элек Жилгородок белән Татар Базары арасында урнашкан шактый зур мәйданда урнашкан шәхси йортларны мәхәлләсе, урамы белән сүттеләр. Бу Узенькая һәм Жон Жорес урамнары артындагы төп татар җирләре иде. Заманында анда безнең халык яшәгән, ягъни, шәһәр алынгач, татарларны читкә куганнар булып чыга. Хәзер бу урыннарда «Асторг» һәм башка сәүдә-күңел ачу үзәкләре төзелде.

 

Борынгы китап ни сөйли?

 

Идел буе район хастаханәсендә гомере буе табиб булып эшләгән София Латыйф кызы Низаметдинова (1928 елгы) аша кулыма Әстерхан тарихы турындагы бер кулъязма килеп керде. Шуларның берсендә Әстерханның урыс гаскәре тарафыннан басып алынуы төгәллек белән язылган: «1554 ел, яз көнендә Иван Грозный казаклары вә чир (гаскәр), сугышчы адәмнәрдән 300 мең гаскәр төзеп, Әстерхан шәһәренә йөргән. Бу гаскәр икегә бүленеп, берсен – кенәз Шималингә вә икенчесендә Вяземский кулына тапшырган. Бу гаскәр, каеклар илә Иделгә төшеп, Сарычин (Царицин) илә Дон арасында Черный Яр тугрысында Әстерхан гаскәре илә кенәз Вяземский гаскәре очрашып, бик каты сугыш булып, Әстерхан гаскәре (татарлар) җиңелгән. 2 июльдә Русия гаскәре Әстерханга җитеп, шәһәргә кергәннәр. Бу вакыт Әстерханда Ямгурчы хан иде».

 

Кулъязма белән белән таныша торгач, аның Әстерхандагы Криуш мәчете имамы Җиһанша Җаббаровның (Җиһанша ибне Габделҗаббар) 1907 елда чыккан «Әстерхан тарихы» китабыннан алынган икәне аңлашылды. Китапта Хаҗитархан һәм аның мәчетләре турында шактый материал тупланган. Анда, Әстерхан алынгач, Хан мәчетен сүтеп, биек собор салынганлыгы да язылган. Димәк, татар мәчетләре урынына чиркәүләр төзү халык телендәге мәгълүматлар белән генә түгел, ә язма чыганаклар белән дә раслана.

 

Әстерхан – суфыйчылык үзәге

 

Шулкадәр мәгълүмат җыйганнан соң, Иван Золотоус чиркәвенә үземнең дә кереп карыйсым килде. Чиркәү Татар Базарыннан кул сузымы арада гына, калкулыкта, ачык җирдә урнашкан. Киевта укыганда София соборына, Киево-Печерская лаврасына һәм Мәскәү, Санкт-Петербург соборларына кергәнем бар иде. Аллаһка тапшырып, сүрәләр укып, Иван Золотоус чиркәвенә кереп киттем. Поп мөселманнарны инде ерактан таный, күрәсең. Кергәч, берни сорамыйча, кыйбла ягына китереп бастырды да, янәшә торган 3 кабер урынын күрсәтте. Сәдака куеп китә торган тәрәзә төбе биегрәк. Башкалар кебек сәдака да күтәрмәдем, чиркәү тирәли дә әйләнмәдем. Бары тик баскан килеш белгән догаларымны укыдым. Халыкның элекке Хан мәчетенә яисә Үзәк мәчеткә ата-баба йоласын үтим дип йөрүен әле аңлап була, әмма әүлияләрдән «сәдака күтәреп» сорауны кабул итә алмадым, бигрәк тә чиркәүгә барып. Һәр халыкның үз йоласы, үз тәртибе...

 

Ислам дине белгече булмасам да, бу йола тамыры белән суфыйчылыкка барып тоташа кебек тоелды миңа. Гомумән, электән үк Әстерханда суфыйчылык көчле үсеш алган. Аның таралуына Дагъстан һәм Чечня мөселманнары да өлеш керткән дип аңладым. Алтын Урда заманнарына барып тоташкан Мошаик зиратында аварларның Мәхмүт ишаннары күмелгән. Кавказ халкы төркемнәре белән шунда йөри. Аларда әүлияләргә, изге дип саналган каберләргә табыну, алардан ярдәм сорау гадәте киң таралган.

 

Мин алда язып үткән урыннарны ярты ел эчендә берничә тапкыр игътибар белән әйләнеп, карап чыктым. Әйе, хан шәһәре Хаҗитарханыбызның мөселманнары монда күмелгән. Кан да, җан да бу җирләргә тагын-тагын әйләнеп кайтуны, эзләнүне, күп сорауларга җавап табуны сорый. Әстерханның иске шәһәр өлешендәге калкулыклардагы, Кремльдәге борынгы чиркәүләре – барысы да борынгы татар мәчетләре нигезендә төзелгән. Әлеге җирләрдән «Бисмилла» әйтеп узарга яки туктап Коръән укып, борынгы бабаларыбыз рухына багышларга кирәк дигән фикергә килдем һәм үземнең якыннарымны да шуңа өйрәтәм.

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 3
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи