Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Шагыйрь тәкъдире

Габдулла Тукайның биографиясе белән таныш булыгыз.

 

«Габдулла Тукай. Бала чак». Рушан Шәмсетдинов рәсеме. 2010 ел

 

 

1886 елның 14 (яңа стиль белән 26) апрелендә Габдулла Тукай Кушлавыч карьясендә Мөхәммәдгариф мулла белән Бибимәмдүдә гаиләсендә дөньяга килә.

 

1886 елның 29 августында Мөхәммәдгариф хәзрәт вафат була.

 

1890 елның 18 гыйнварында Бибимәмдүдә бакыйлыкка күчә. Апуш ятим кала. Үги атасы Шакир аны Өчилегә, Бибимәмдүдәнең атасы Зиннәтулла хәзрәт йортына илтә. Бераз вакыт шул гаиләдә торгач, Печән базарыннан Апушны Мөхәммәдвәли исемле Яңа бистә агае үз өенә ала. Габдулла Тукай ике ел дәвамында Казанда яши.

 

1892 елның июнендә Сәгъди абзый Апушны Кырлайга алып кайта. Биредә ул мәдрәсәгә йөри башлый.

 

1894 елда Апушны Җаекка, атасының сеңлесе Газизә белән Галиәсгар Госмановлар гаиләсенә алып киләләр. Монда ул Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин мәдрәсәсендә белем ала башлый. Габдулланың гыйлемгә тартылуы шулкадәр көчле була ки, 8 яшендә ул Коръәнгә керешә.

 

1896 елның сентябрендә өч еллык рус школасына укырга керә. Анда аны Әхмәтша Сираҗетдинов исемле учитель укыта.

 

1900 елның 30 июлендә Галиәсгар Госманов ашказаны авыруыннан үлеп китә. Габдулла мәдрәсәдә «ятып укый» башлый.

 

1904 елда дүрт ай дәвамында кечерәк шәкертләргә дәрес биреп ала.

 

1905 елның 26 ноябрендә «Фикер» газетасының беренче саны чыга. Соңрак әдип «Әлгасрелҗәдид» һәм «Уклар» журналларын чыгаруда да актив катнашачак.

 

1907 ел башында мәдрәсәдән китеп, «Казан» кунакханәсендә яши башлый.

 

 

 

«Габдулла Тукай. Җитлеккән чак». Рушан Шәмсетдинов рәсеме. 2010 ел

 

 

1907 елның октябрь башында Казанга кайта. «Әл-ислах» газетасы белән хезмәттәшлек итә башлый. Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, Вафа Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Ибраһим Кули, Төхфәт Мәмлиев, Гафур Коләхмәтов, Сәгыйть Сүнчәләй һ.б. белән таныша.

 

1908 елның язында Зәйтүнә Мәүлүдова белән беренче күрешүләре була.

 

1908 елның августында «Яшен» журналы чыга башлый. Әлеге журналда Тукайның 22 шигыре басыла.

 

1908 елның августында Мәкәрҗә ярминкәсендә булып кайта. Аннан Казанга әйләнеп кайткач, «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» әсәрен биш көн дәвамында иҗат итә. Октябрь башларында «Әдәбият-сәнгать түгәрәге»ндә әлеге поэма укыла һәм фурор тудыра. 14 октябрьдә Купеческое собрание бинасының залында узган әдәби-музыкаль кичәдә Тукай үзенең әсәрен укый. 22 октябрьдә поэма биш меңле тираж белән басылып та чыга. Тираж бер ай эчендә тулысынча таралып бетә.

 

1909 елның 23 ноябрендә «Балалар күңеле» китабы нәшер ителә. Шулай ук 1909 елда үз эченә 77 мәсәлне алган «Энҗе бөртекләре» китабы басылып чыга. Шул ук елда «Яңа кыйраәт» җыентыгы дөнья күрә. 1910 елда исә аның тулыландырылган икенче басмасы табадан төшә.

 

1910 елның апрелендә «Халык моңнары» җыентыгы басыла. 15 апрельдә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты турындагы лекциясе белән чыгыш ясый. 

 

1910 елның 15 маенда «Ялт-йолт» журналы чыга башлый. Әлеге басмада Тукайның иллегә якын шигыре басыла. 

 

1910 елның 4 декабрендә балалар өчен «Күңелле сәхифәләр» китабы дөнья күрә. 

 

1910 елда берничә буын татар балалары укып үскән «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» дәреслек-хрестоматиясе нәшер ителә.

 

1911 елның 23-24 апрель көннәрендә «Тургенев» исемле пароходка утырып, 29 апрельдә Әстерханга килеп җитә һәм «Люкс» кунакханәсендә туктала. 6 июньдә кире Казанга юнәлә. 

 

 

«Габдулла Тукай. Печән базары». Рушан Шәмсетдинов рәсеме. 2010-2011 нче еллар

 

 

1911 ел декабренең икенче яртысында Өчилегә кайтып китә. 1912 елның февраль азагына кадәр ул абыйсы Кәшфелкәбир белән Рабига җиңгәсендә яши. 

 

1912 елның 14 апрелендә шагыйрь соңгы сәяхәтенә чыгып китә. «Фултон» пароходына утырып, Самараның иң яхшы «Бристоль» кунакханәсендә туктый. «Икътисад» журналының редакторы Фатих мулла Мортазин белән күрешкәннән соң, икенче көнне иртән, поездка утырып, Уфага китә.

 

1912 елның 17 апрелендә Уфага барып җитә. Мәҗит Гафури һәм башка зыялылар белән очраша. Аннан Петербургка юнәлә.

 

1912 елның 20 апрелендә иртәнге 8дә Петербург каласына килеп җитә. 5 көн Муса Бигиев өендә яши. Соңрак «Казанская» кунакханәсендә торып ала.

 

1912 елның 6 май төнендә Петербургтан Уфага юнәлә, аннан Троицкига кымыз эчеп дәваланырга китә. Ике ай ярым чамасы шунда була. Июль ахырында Казанга кайта. 20 июль көннәрендә «Свет» кунакханәсенә кайтып төшә. 

 

1912 елның ноябрь башларында «Җан азыклары» дип исемләнгән шигырь җыентыгы басыла. Бу аның исән чагында чыккан соңгы мәҗмугасы. 

 

1912 елның 15 декабрендә «Аң» журналы чыга башлый. Басмага мәгънәле исемне Габдулла Тукай үзе куша.

 

1913 елның 26 февралендә Клячкин хастаханәсенә керә. 

 

1913 елның 28 мартында соңгы шигырьләрен – «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Мәктәп»не яза. 

 

1913 елның 1 апрелендә Шиһап Әхмәров Тукайны соңгы тапкыр фотосурәткә төшереп кала.

 

1913 елның 2 (яңа стиль белән 15) апрелендә сәгать 20:15тә Габдулла Тукайның йөрәге тибүдән туктый.

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 8
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи