Тарихи мирас Уку өчен 4 минут

Онытылмас мизгелләр

Гыйнвар аенда татар дөньясы Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия иясе, Яңасала авылы тумасы Гомәр Бәшир улы Бәшировның (07.01.1901-07.05.1999) тууына – 125, атаклы композитор, СССРның һәм ТАССРның халык артисты (1957, 1939), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1958), Җаек шәһәре тумасы, Нәҗип Гаяз улы Җиһановның (15.01.1911-02.06.1988) тууына – 115, музыкант (баянчы), дирижер, композитор, ТАССРның халык артисты (1986), Балтач районындагы Сасна авылы тумасы Рәшит Шәкүр улы Мостафинның (06.01.1946-11.06.2023) тууына – 80, Татарстанның халык (1997) һәм Россиянең атказанган артисткасы (2002), Лаеш районындагы Агайбаш авылы тумасы Фирдәвес Хәбибулла кызы Хәйруллинаның (04.01.1951-15.07.2003) тууына 75 ел тулуны билгеләп үтә.

 

Гомәр Бәширов язучыларның Бауман урамындагы элекке Тукай клубында үткәрелгән «Әдәби ел йомгаклары» дип аталган җыелышларында һәм юбилей кичәләрендә еш катнаша иде. 1970 нче еллар

 

 

 

Нәҗип Җиһанов

 

 

Гомәр Бәширов – Язучыларның Тукай клубында. 1970 нче еллар

 

 

Г.Бәшировның каләмдәшләре – Флера Гыйззәтуллина (уңда), Мөхәммәт Садри (сулдан беренче) һәм Шәйхи Маннур (сулдан икенче) белән залда утырган чагы. 1970 нче еллар

 

 

 

Г.Бәширов каләмдәше, чордашы Нәкый Исәнбәт белән. 1970 нче еллар

 

 

 

Г.Бәшировның каләмдәшләре белән фикерләшеп утырган мәле. 1970 нче еллар

 

 

 

Г.Бәширов һәм шагыйрь Нури Арслановның урыннары бу юлы янәшә туры килде. 1970 нче еллар

 

 

 

Г.Бәширов белән Н.Арслановның Тукай бюсты каршында гәпләшеп, уйланып утырган чагы. 1970 нче еллар

 

 

Композитор Нәҗип Җиһанов һәм баянчы Рәшит Мостафинга кагылышлы фотосурәтләр:

 

 

Нәҗип Җиһанов һәм режиссер Эмиль Ключарев (композитор Александр Ключаревның улы). 1970 нче еллар

 

 

 

Нәҗип Җиһанов белән Эмиль Ключарев. 1970 нче еллар

 

 

Нәҗип Җиһанов һәм музыка белгече Галина Касаткина. 1970 нче еллар

 

 

Баянчы Рәшит Мостафин һәм композитор Заһид Хәбибуллин. 1970 нче еллар

 

 

Фирдәвес Хәйруллинага мөнәсәбәтле фотосурәтләр:

 

 

Фирдәвес Хәйруллина телестудиядә – репетиция вакытында. 1970-1980 нче еллар

 

 

Фирдәвес Хәйруллина белән Ринат Таҗетдиновның «Намус» романы (Г.Бәширов әсәре) буенча куелган спектакльдә уйнаган чагы (режиссеры – Әхтәм Зарипов). 1970-1980 нче еллар

 

 

 

«Намус» спектакленнән бер күренеш: Ринат Таҗетдинов, Нәҗибә Ихсанова һәм Фирдәвес Хәйруллина. 1970-1980 нче еллар

 

 

 

Фирдәвес Хәйруллина белән Ринат Таҗетдинов. 1970-1980 нче еллар

 

 

 

Фирдәвес Хәйруллина һәм Ирек Баһманов репетиция вакытында. 1970-1980 нче еллар

 

 

 

Фирдәвес Хәйруллина, Нәҗибә Ихсанова һәм Ринат Таҗетдинов. 1970-1980 нче еллар

 

 

Сәхифәне Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан телевидениесенең элекке дикторы Рөстәм Нәбиуллин алып бара.

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен Вконтакте төркеменә кушылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

  • 1
  • 0
  • 0
  • 0
  • 0
Вы оставили реакцию!

Комментарийлар

Авторлашырга
Похожие статьи